поиск новостей
  • 19.01 "Кичер мине, әнкәй", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Гыйнвар
  • Артур Гыйниятуллин - саксофончы
  • Фарыйх Мадьяров - самбочы
  • Мурат Сиразин (1957-2021) - фермер
  • Рәфыйк Таҗетдинов - музыкант
  • Азат Аббасов (1925-2006) - җырчы
  • Гаяз Максуди (1891-1942) - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдаётся 2-х комнатная квартира с мебелью в центре Актаныша на длительный срок. т. 89063332251
 
 

 
Архив
 
17.08.2019 Җәмгыять

Күп бала тапсаң рәхәт яшисеңме?

“Күп бала тапсаң, рәхәт яшәрсең!” Әнә шул исемдәге проект Россия Президенты грантына лаек булган. Проект җитәкчесе, биш бала әнисе Анна Прохорова, хатын-кызларны үз артыннан ияртмәкче.

– Татарстанда бала тапкан кешеләргә игътибар көннән-көн арта. Элеккеге вакытлар белән чагыштырып булмый инде. Минем әбинеке 11 булган әле. Тапкан бит. Ә хәзер мөмкинлекләр җитәрлек: бакчалар төзелә, мәктәпләр сафка баса. Торак алыр өчен дә ярдәм бар. Шуңа күрә халыкны күп бала табарга өндәргә кирәк, – ди Анна Прохорова. – Беренче һәм икенче балаларымны тапканда, мин дә башкалар кебек идем. Арыдым, талчыктым. Йөклелек вакытында һәм бала үстергәндә, үземне ничек тотарга кирәклеген дә белми идем. Күп укырга туры килде. Белем дә, тәҗрибә дә өстәдем.
 
“Күп бала тапсаң, рәхәт яшәрсең!” проектында акушер-гинекологлар йөклелекне җиңел уздырырга, диетолог дөрес тукланырга өйрәтә. Анна үзе исә йога серләре белән уртаклаша. Файдасын үз тәҗрибәсе аша тапкан. Әлеге курслар елга дүрт мәртәбә уздырыла. Ике көн дәвамында булачак әниләргә файдалы киңәшләр бирәләр. Киләсе курс 17, 18 август көннәрендә узачак.  Бер төркемгә 60 кешене алалар. Алар, проектка эләгү өчен, башта сайтка кереп теркәлергә тиеш. Шартлар гади: иң мөһиме – хатын-кыз бәби көтәргә тиеш.
 
– Кайберәүләр үзләренең организмы турында белми. Шуның аркасында бәби тапкан вакытны авыр кичерәбез. Шуңа да безнең курсларга беренче бәбисен табучылар күбрәк йөри. Икенчесен алып кайтырга җыенучылар, ник алдан белмәдек икән, дип уфтана. Әле менә соңгы курста алтынчы баласын табарга җыенучы ханым да бар иде, – ди Анна ханым.
 
Баланы үстерергә дә ярдәм бар ди Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова.
 
–  “Демография” илкүләм проекты нигезендә, күп балалы гаиләләр өчен шактый гына социаль ярдәм күрсәтелә. Татарстан Президенты указы белән дару өчен сертификат, бакчага йөрүчеләрне түләүдән азат итү кебек ярдәм бирелә. Бала алып кайтырга теләгән гаилә башлыгының яхшы эш урыны, хезмәт хакы да булу кирәк. Сүз дә юк, кемдер алты баланы да үстерә ала, кемгәдер бу авыр булырга мөмкин. Әмма Татарстанда бала табучылар дәүләт ярдәмен тоя, – ди ул. – Республикада төрле проектлар эшли. Безгә һәрвакыт төрле инициатива күрсәтеп, мөрәҗәгать итәләр. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча укыту курслары, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар үстерүче һәм күп балалы гаиләләр өчен интернетта аралашу киңлекләре ачабыз. Бала табучылар өчен бу проект бик тә әһәмиятле. Сәламәт икәнсең, баланы табарга беркайчан да соң түгел.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.08.2019
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar