|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2019 Мәдәният
Камал театры кызыклы акция игълан итәГ.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренче мәртәбә "Әдәпле тамашачы" дигән акция игълан итә. Акциянең бер генә шарты бар: 21 августта 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр театр кассасында "Исәнмесез" дип әйтергә кирәк. Ташлама 21 августта 19.00 сәгатьтә булачак "Исәнмесез!?./Живы ли вы!?.» спектакленә генә кагыла. Төрле телләрдә әйтелгән һәрбер "Исәнмесез" дигән сүз өчен 5% ташлама ясала. "Исәнмесез" сүзе күпме күбрәк әйтелсә, ташлама шулкадәр күбрәк була (иң күбе - 50%). Мәсәлән, кассада «Исәнмесез», «Здравствуйте» һәм «Hello» дип әйтсәгез, гомуми ташлама 15% булачак (һәр «Исәнмесез» сүзе өчен 5%).
Акция өчен каралган билетлар саны чикле. Театр кассасының адресы: Казан, Татарстан ур.,1. Театр җитәкчелеге акция шартларын үзгәртү хокукына ия. Акция буенча һәр тамашачы ике билетны ташлама белән ала алачак.
--- |
Иң күп укылган
|