поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
15.08.2019 Җәмгыять

Ландыш Нигъмәтҗанова: "Бирсәләр – бирәләр, бирмәсәләр – юк. Кешенең күпме нервысы бетә"

Балалы гаиләләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программалары җитәрлек. Киләсе елдан бу ярдәм тагын артачак. Рөстәм Миңнеханов карары белән, 2020 елдан балалы гаиләләр өчен өстәмә пособиеләр түләнә башлар, дип көтелә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстан Президенты карары белән, киләсе елдан гаилә кереме аз булган күп балалы гаиләләр балалар бакчасына түләүдән азат ителәчәк. Айлык уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрдәге өч яше тулмаган балаларга дарулар алу өчен ел саен 10 мең сумлык сертификат бирү күздә тотыла.
 
Болардан тыш биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләргә өстәмә пособие түләнәчәк. Татарстанда шундый 627 гаилә ай саен 4әр мең сум акча ала башлаячак.
 
Ә сез өстәмә дәүләт ярдәменә ничек карыйсыз?
 
Ландыш Нигъмәтҗанова, өч бала анасы, Татарстанның атказанган артисты:
 
– Ана капиталын алдым, өченче балага җир биргәннәре юк әле, документларын җыеп тапшырдык, чират җитми, күрәсең. Сорап йөри торган гадәтем юк, бирсәләр – бирәләр, бирмәсәләр – юк. Дәүләтнең күп балалы гаиләләргә ярдәм итүе – бик күркәм гамәл, бары шул ярдәмне алыр өчен документ җыеп интегәсе булмасын иде ул. Электрон система, диләр, әмма авыл халкы аны аңлап бетерә алмый, яшьләр өчен дә катлаулы ул, документ җыю процессын камилләштерергә кирәк. Мохтаҗ икәнеңне раслап йөреп, кешенең күпме нервысы бетә. Күп балалы гаиләләргә тиешле ташламалар турында күбрәк сөйләсеннәр иде. Күпләр алар турында белми дә кала.

Әдилә Вафина, өч бала анасы, Яшел Үзәндә тәрбияче:
 
Минем өчен иң көткән яңалык – балалар бакчасына түләүдән азат итү. Ник шундый закон кертмиләр дип гел әйтә идем. Өч балалыларга ташламалар каралган анысы, ләкин барыбер өч сабыең да балалар бакчасына йөри икән, түләүләр гаилә бюджетына сизелерлек «суга».
 
Ания Гайнуллина, өч бала анасы, декрет ялында:
 
Балалар авырып китсә, өчесенә өч төрле дару алырга туры килә. Чөнки бер яшьлек сабыйга абыйларына яраган дарулар туры килми. Кыскасы, томау төшсә дә, өчесенә бер мең сумлык дару ала идем. Дарулар өчен ун мең сумлык сертификат бирелсә, яхшы инде. Бу вәгъ­дәләр сүздә генә калмасын иде.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.08.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы