поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.05.2010 Милләт

ХАЛЫК МӘНФӘГАТЬЛӘРЕН КАЙГЫРТЫП

Самара төбәгендә татар җәмәгатьчелеге тормышына кагылышлы бик күп изге гамәл-эшләр башкарылып, шуларның күпчелеген үз өстенә татар җанлы милләттәшебез Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин ала. Самараның Җәмигъ мәчетен, «Яктылык» татар мәктәбен төзүгә зур өлеш керткән бу игелекле кеше бүген дә татар газеталарына, милли бәйрәмнәребезне уздырырга һәм ярдәм сорап килүче һәр кешегә булышып яши. Алай гына да түгел, ул мөселманнар зиратына өстәмә җир бүлеп бирү, «Яктылык» мәктәбе проблемаларын хәл итү, татар балаларын тәрбияләүне кайгырту белән дә мәшгуль.

Без Самара Җәмигъ мәчетенең попечительләр советы рәисе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең вице-президенты, «Прогресс-А» ремонт-төзү берләшмәсе генераль директоры, Самара өлкә Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх әфәнде МӨХӘММӘТШИН белән очрашып, аңа шушы мәсьәләләр турында кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

 

Вазыйх әфәнде, кешене соңгы юлга тиешлечә озатып, аны җиргә иңдерү динебездә фарыз гамәлләрнең берсе булып тора. Шәһәребездәге мөселман зиратлары бүген тулган диярлек. Аларга өстәмә җир биреләчәкме һәм мөселманнар өчен аерым бер муниципаль предприятие оештыру күздә тотыламы?

 

– Мөселман зиратлары өчен өстәмә җир бүлеп бирү мәсьәләсе буенча мин һәм мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллин шәһәр башлыгы Виктор Тархов белән очрашып сөйләштек. Ул безгә якын киләчәктә барлык дини конфессияләргә зиратлар өчен җир бүленеп биреләчәген хәбәр итте.

 

Шулай ук без Самара зиратларындагы мөселман участокларын (алар бишәү) яңа оешып килүче дини муниципаль предприятие карамагына тапшыруны сорадык. Хәзерге вакытта бу турыда сөйләшүләр алып барыла.

 

Иске зиратта ике катлы административ бина төзү дә күздә тотыла. Анда тәһарәт алу, намаз уку бүлмәсе, офис, кабер ташлары, коймалар ясау буенча һөнәрханә урнашачак. Әлеге бинаның эскиз проекты да әзер инде.

 

Сез бервакыт яһүдиләр белән мөселманнар бергә кушылып, бер дини муниципаль предприятие оештырылачак, дип әйткән идегез. Бу мәсьәлә бүген нинди хәлдә?

 

– Әйе, әлеге сорау буенча без яһүдиләрнең милли-мәдәни автономиясе вәкиле Михаил Каплан, шулай ук шәһәр башлыгы Виктор Тархов очрашып сөйләштек инде. Проблемаларыбыз бер булганга, без яһүдиләр белән берләшергә булдык һәм бу мәсьәләне бергә хәл итәчәкбез.

 

СезСамараның «Яктылык» татар мәктәбен төзегән кешеләрнең берсе. Биредә хәлләр ничегрәк тора: барысы да тәртиптәме, әллә башкарасы эшләр бармы?

 

– «Яктылык»ның янкормасын төзегәндә мәктәпнең иске бинасы исәпкә алынмыйча калган: анда җылылык, электр системалары, суүткәргеч ташландык хәлдә. Янкорманы төзү эшләре тәмамлангач, мин бу мәсьәлә буенча Самара шәһәр округы башлыгы Виктор Тарховка мөрәҗәгать иттем, һәм ул билгеле күләмдә бүлеп биргән акчага эшләрнең яртысы башкарылды да инде: суүткәргеч, канализация алмаштырылды, электр системасының бер өлеше төзекләндерелде. Шәһәр администрациясе җитәкчелеге мәктәптә яңа җылылык системасын, тәрәзә блокларын кую өчен дә акча бирергә вәгъдә итте. Ягъни без быел «Яктылык»ның иске бинасын тулысынча ремонтларга җыенабыз, һәм киләчәктә биредә бернинди проблема да булмаячак.

 

Әлегә «Яктылык» буенча бер генә мәсьәләне хәл итәсе калды. Үз вакытында губернатор мәктәпкә ике автобус бүлеп биргән иде. Хәзер без өлкә мәгариф министрлыгыннан һәм Самара шәһәре башлыгыннан «Яктылык»тан ерак түгел зур гараж төзергә өч миллион сум акча бүлеп бирүне сорыйбыз.

 

Вазыйх әфәнде, Сез төрле даирәләрдәге җитәкчеләр белән лагерь оештыру турында эшлекле сөйләшүләр алып барасыз. Татар балалары өчен мондый ял итү урыны өлкәнең кайсы җирендә булачак?

 

– Мин бу мәсьәлә буенча бер елга якын эш алып барам инде. Ниһаять, өлкә сәламәтлек һәм социаль үсеш министры Вадим Куличенко белән уртак килешүгә ирештек. Самара өлкәсендә бик матур ял итү урыннары бар. Шуларның берсе өлкәбезнең Кызыл Яр районында урнашкан. Гаҗәеп чиста сулы Кондырча елгасы буенда, наратлар арасында татар балалары өчен дә бина салуга ирештек. Биредә алар 21 көн бушлай ял итәчәкләр.

 

Тәрбия эшендә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары һәм Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә шәкертләре катнашачак.

 

– Дини остазлар булган җирдә туклану да мөселманча булырга тиеш бит.

 

– Балаларга лагерьда бары тик хәләл ризыклар гына ашатачаклар.

 

– Ә ничә бала ял итәчәк?

 

– Быел 100 баланың ял итүе күздә тотыла. Эшләр яхшы оештырылган очракта, киләчәктә ял итүчеләр санын арттырырга да мөмкин.

 

– Лагерьга теләсә нинди бала бара алачакмы?

 

– Быел лагерьга Самараның «Яктылык» мәктәбе һәм Камышлы районы укучыларының баруы планлаштырыла. Киләсе елга балаларны бөтен өлкәдән җыячакбыз. «Яктылык» мәктәбе директоры Дания Әбдерәхимова ял итәргә барачак балаларның исемлеген төзи башлады инде. Шул ук эшне Камышлы районында да башлап җибәрделәр.

 

– Вазыйх әфәнде, лагерьда ял итәр өчен татар балаларыннан гына торган төркем нинди максаттан оештырылачак?

 

– Беренчедән, балалар динебез ислам кануннарына нигезләнгән тәрбия үрнәген күрәчәкләр. Бүгенге болгавыр, алкоголизм, наркомания чәчәк аткан чорда бу бик мөһим булып тора. Икенчедән, татар мохитендә телне өйрәнү мөмкинлеге җиңеләя. Шулай ук биредә татар балалары үз милләтендәге дусларын табачаклар.

 

Туган якның матур табигатен күреп, тоеп, аның рәхәтлеген сизеп яшәүче балада ватанпәрвәрлек, патриотизм хисләре туа. Үз җиренең, туфрагының гүзәллеген күргән егет-кыз чит илләргә тартылмаячак, аның күңеле илебездә генә булачак.

 

Безгә чын Россия гражданнарын тәрбияләргә кирәк, чөнки татарның иң көчле сыйфаты – ул аның җирдән аерылмавы. Самара төбәге – борынгы болгар бабаларыбыз җире бит ул. Шуңа күрә дә яшьләр бу туфракның үзенеке икәнлеген аңлап үсәргә тиешләр.

 

Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Вазыйх әфәнде. Уйланылган барлык игелекле гамәлләрегез тормышка ашсын иде.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»