• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 10 Июль Назилә Сафиуллина
  • 10 Июль Илгиз Шәйхразиев
  • 10 Июль Светлана Звонарева
  • 10 Июль Зәки Зәйнуллин
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

14.08.2019 Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова уйнаткан машинаны отучы: «Кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым»

«Ишеттеңме әле, күршең автомобиль отты!» – дип яза беркөнне танышым. Бу сөенечле хәбәргә ышанмыйча, инстаграмнан дөрес мәгълүмат эзли башладым. 20 июльдә җырчы Гүзәл Уразова үзенең сәхифәсендә «Лада Гранта» машинасы уйнатуын хәбәр итә. Ул гына да түгел, 10 кешегә 1000 литр бензин дә бүләк ителәчәк, дип яза җырчы.

Үз бәхетен сынап караучылар саны 27 мең кешедән арткан, ләкин автомобиль хуҗасы берәү генә. Аны 8 августта туры эфирда билгеләделәр. Казанда яшәүче Раилә апа Ахунова шул машинаны отар дип кем уйлаган? Хәер, ул үзе бу зур җиңүенә ышандымы икән соң?
 
– Раилә апа, беренчедән, автомобиль отуыгыз белән чын күңелдән котлыйм! Мондый җиңүләргә ирешкәнегез бар идеме?
– Рәхмәт! Бәйгеләрдә берничә тапкыр катнашсам да, бәхет елмайганы булмады. Монысында да кызык өчен генә үземне сынап карарга булдым.

– Җиңүче икәнегезне белгәч, нинди хисләр кичердегез? Ышандыгызмы?
– Ничек ышаныйм инде?! (көлә) Гомеремдә беренче тапкыр зур бәйгедә җиңдем бит! Җиңүчене билгеләгәндә, мин эштә идем. Вакыт булган саен, туры эфирга күз салып алдым. Берзаман, җиңүче кем икән соң, дип кызыксынып карасам – минем исемем язылган. Башта үз күзләремә ышанмадым. Аннары кибетне яңгыратып кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. «Мин машина оттым!» – дип сөенүемне кибеттәге бөтен кеше ишетте.

– Машинаны кайчан алып кайтасыз соң?
– Аны әле барып алмаган. Бу атнада хәбәр итәбез, диделәр.
 
– Яңа машинагызның куанычын күрегез! Киләсе бәйгеләрдә дә уңышлар елмаеп торсын!
– Рәхмәт!
 
 

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.08.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте