поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.05.2010 Җәмгыять

АННАН-МОННАН РЕМОНТ

Редакциягә кызыклы гына хат килеп төште. Авторы Әлфия Пантелеева Кукмара район башлыгын, андагы чиновникларның тетмәсен теткән. Больницадагы шартлар начар, кибеттә сатучылар дорфа, санитария нормалары үтәлми, капиталь ремонтка бүлеп бирелгән акча “юыла”, түрәләр үз мәнфәгатен генә кайгырта – болар зарның бер өлеше генә. Сүзләрен дәлилләп, пачка-пачка гариза, квитанция һәм башка документ күчермәләре дә җибәргән. “Район башлыгы бер интервьюда: “Кукмарада бәхетле халык яши”, – дигәнрәк сүзләр әйтте. Бездәге тормышның “рәхәтлеген” барысы да белсен!” – дип тә өстәгән.

ЖКХ – “ЖИВИ КАК ХОЧЕШЬ”

 

Ун биттән торган хатны кыскартып, кайбер өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

 

– Беркөнне төнлә торып, утны кабызуым булды – нәрсәдер чырт-чырт итте дә кире сүнде. Электр үткәргечләре бик иске, күршеләрнең фатирында да мондый хәлнең булганы бар. Янгын-фәлән чыга күрмәсен дип, электрик чакыртырга ниятләдем. Шалтыраткач, диспетчер электрикның авылда яшәвен, килә алмавын әйтте. Дөрләп янып китсәк, без нишләргә тиештер?! Бусын 01 номерын җыйгач та аңлатып тормадылар. Аннары төне буе коридорда утырдым, иртәнге 6да куркынычсызлык тәэмин итүче оешмаларга яңадан шалтырата башладым. Ул үткәргечләр бүген дә шундый коточкыч хәлдә, янып китмәсәк ярар иде дип дер калтырап яшим.

 

Кукмара ЖКХсы – “живи как хочешь” дигәнне аңлата, минемчә. Йорт буенча җаваплы кешебез (старший по дому) ике ел авырып урын өстендә ята, һаман аңа алмашка кеше сайлап куя алмыйбыз. Моның өчен торак-коммуналь хуҗалык директорының килеп китүе кирәк. Аны чакыра-чакыра хәлдән тайдык, ике тапкыр гариза яздык. Юк, килергә вакыты юк. “Безнең гәҗит” аша чакырыйк әле үзен, Кыш бабай чакырган кебек!

 

Бөтен проблемаларыбызны тәфсилләп аңлатып, район башлыгына ике тапкыр гариза яздым. Тиешле вакыт аралыгында җавап бирделәр дисезме? Юк, әлбәттә. Бер ай үткәч, кабинеттан кабинетка йөреп, көч-хәл белән сорауларыма җавап ала алдым. Инсульттан соң хәлем болай да авыр иде, бу бюрократик сазлык тәмам эштән чыгарды. Пычрак белән коендырылган кеше кебек өстерәлеп кайттым да үкереп еладым. Бу вакыйгадан соң бер атна өйдән чыга алмыйча, дүрт аяклап йөрдем. Озын язганым өчен гафу итегез, 4 ел буе эчкә җыйган “сызлавык” шартлады.

 

Һәммәсен тикшерә башласаң, журналист кешегә ел буе язып ятарлык материал бар бу хатта. Чебеннән фил ясауга охшамаган дип, торак-коммуналь хуҗалыктан тотынырга булдым.

 

БУШЛАЙ РЕМОНТ КҮПМЕ ТОРА?

 

Озакламый Әлфия Пантелеева яшәп яткан йортны күреп кайттым. Тимер юл урамы, 22. Бу өч катлы йортка капиталь ремонт ясау өчен бюджеттан миллион ярым сум бүленеп бирелгән. Ләкин, инде гадәткә кергәнчә, халыкны канәгатьләндерерлек эшләр генә күренми. “Кая киткән ул акча?” – бөтенесенең телендә шушы сорау. Журналист икәнемне белгәч, яныма 15-20 кеше җыелып, берсен-берсе уздырып зарланырга тотынды.

 

Түбәне алыштырдылар алыштыруын, тик җиренә җиткереп эшләп кенә бетермәделәр. Беренчедән, өске катта яшәүчеләрнең фатирына яңгыр үтә. Икенчедән, түбәгә яуган кар кыш буе өй кырыена ишелеп торды. Подъезддан чыгарга да куркырлык - башка бер өем кар төшсә, исән калуың икеле-микеле. Әнә, карагыз, шуның аркасында өйалды түбәсенә кадәр чәрдәкләнеп бетте. Берәр баланы имгәтсә, исләренә төшәр әле, - диде Люда Грязнова.

 

Фатирым стенасында бармак сыярлык ярыклар пәйда булды, ишек өстендәге өч кирпеч ишелеп төште. Бушлай ремонт дигәннәрен өметләнеп көткән идек. Унитаз алыштырган өчен – 500, ванна өчен – 500, электрикка тагын 500 сум түләттеләр. Җиһазлары безнеке булган өстенә. Гомумән алганда, йортка аннан-моннан косметик ремонт ясап чыктылар да вәссәлам. Өч тиен пенсиябезнең бер өлешен ай саен шуның өчен түләп барабыз. Өч төрле ремонт өчен акча җыялар бит, ачуым бер килмәгәе! Ул миллионнар кая гына китә икән, ә?! Күпме мыскыл итәргә була безнең ише карт-корыны? – дип, аны куәтләп алды Әлфия Пантелеева.

 

Исемен әйтмәскә кушып, сүзгә бер ир дә кушылды:

 

Беренче катта яшибез. Кышкы 40 градуслы салкыннарда фатирдагы салкынга, дымлылыкка чыдарлык түгел иде. Идәндә – 7-9, өстә 17 градус җылылык булды. Чөнки подвал каралмаган, хәтта утын да өзеп киттеләр. Шулай да, ремонтка дип ай саен салым җыюларын дәвам итәләр. Аптырагач, ясалмаган әйберләр өчен түләмичә дә карадык. Соңыннан: “32 мең сум бурычыгыз бар”, – дигән кәгазь тоттырдылар. Суд аша түләттеләр. Дөреслекне барыбер табып булмый, иң яхшысы – баш иеп, карышмыйча яшәү икән. Шул очракта гына чиста буласың. Хәзер өстәмә ремонтка дигән булып тагын акча чыгарып салдык. Кычкыртып талыйлар! Дәүләт бүлеп биргән миллион ярым гына җитмәгән, янәсе.

 

Җылылык системасы хакында. Үзебезнең чуен торбалар урынына пластиктан эшләнелгәнне китереп куйдылар. Италиядән кайтарылган, имеш. Чит илдә яшәмибез шул, монда ул система белән катып үлмәле. Кыш буе өшеп чыктык, – диде Николай Наумов.

 

70нче еллар башында төзелгән йорт бу, кызым. Менә 35 елдан артык шушында торам, бу - бердәнбер ремонт. Анысы да кешечә булмады, – монысы Сәгыйдә апа Курманова сүзләре. - Черек тәрәзә рамнары, буялмаган газ торбасы, 1 меңлек спутник антеннамны да түбәдән туктаусыз ишелеп торучы кар бәреп төшерде. Нигә күрше йортны пластик белән тышлаганнар, ә безнекен юк? Канализациясе дә тыгыла, чөнки дөрес ясамаганнар. Кыскасы, ремонт түгел бу! “Эшләгән эшегезне күрсәтегез баштан!” – дидем дә моннан соң ремонт өчен ай саен түләп бармаска булдым. Бер елга якын әҗәтем җыелып ята инде.

 

Тагынмы? Бер гаилә канализация белән суүткәргечләрне үз хисабына алыштырган. Фатир хосусыйлаштырылмаган булса, бу очракта дәүләт чыгымнарны капларга тиеш. Әһә, тот капчыгыңны! Түләгәндә генә тиз, ала башласаң очына чыгарлыкмы соң... Кәгазь боткасыннан туеп, теге гаилә кул селтәргә мәҗбүр булган.

 

Өйне әрле-бирле әйләнгән арада, күршедәге 23нче йортта яшәүчеләр дә килеп җитте. “Әйдә, әйдә, бер килгәч, безнең подъездны да күреп кит”, - дип, үзләренең дәгъваларын да тезеп китте алар. Хәер, бу ике йортның подъезды бер-берсеннән әллә ни аерылмый. Берсенең – стенасы, икенчесенең идәне алама...

 

ХАН САРАЕ, ИМЕШ

 

Чынлыкта 22нче йорт нинди хәлдә булырга тиеш соң? Югарыда әйтелгәнчә, Әлфия Пантелеева Кукмара муниципаль район башлыгы исеменә ике гариза язган. Менә башкарма комитет җитәкчесе Р.Г.Шәмсетдинов имзалаган җавап: “...Әлеге йортка капиталь ремонт вакытында 185нче Федераль законда (“О фонде содействия реформированию жилищно-коммунального хозяйства”) каралган бөтен эшләр дә башкарылды. Җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү системасына, канализация, подвал һәм фасадка ремонт, түбәгә капиталь ремонт, шулай ук подъездга косметик ремонт җирле бюджет хисабына булды”.

 

Кыскасы, барысы да ал да гөл! Кукмарада, чыннан да, бәхетле халык яши дигән сүз инде бу. Әлеге йортны үз күзләрем белән күреп кайтмаган булсам, алама корылма урынына хан сарае төзеп куйганнар дип уйлар идем, билләһи. Юк шул, иптәш түрәләр, рәхәттә яшәгән халык бу кадәр уфтанмас иде. Алар бит ремонтның бер генә өлешеннән дә тулаем канәгать түгел. Уйлап карасаң, шушы йортка бүленеп бирелгән миллион ярым муеннан җитәргә тиеш.

 

Шулкадәр сумманың кай тарафларга китүе белән кызыксынып, “Техстрой” компаниясе директоры Ринат Витальевич Ваһаповка шалтыраттым.

 

Баштан: “Юк, без ремонтламадык”, – дип тотынса да, соңыннан үзләре эшләгән объект булуы исенә төште аның.

 

Ничек теләсәк, шулай эшлибез дип уйлыйсызмы әллә? Без ясаган ремонтны махсус комиссия, прокуратура тикшерә. Суүткәргечләрне алыштырырга тиеш түгел идек әле, үз кесәмнән 120 мең сумымны чыгарып, анысын да ясаттым! – диде ул югары тонда.

 

Кайда нинди торбалар күмгәнегезне белмим. Һәрхәлдә, халыкка аңлатып мәшәкатьләнмәгәнсез. Түбәсеннән кыш буе кар ишелде, дип зарландылар.

 

Кар ишелә инде ул... Җиренә җиткереп башкармасам, өч ел буе ремонт ясап йөрмәс идем. Законны да беләм, җаваплылыгымны да.

 

Ринат Витальевич калган сорауларыма җавап биреп “вакланмады”. Белемем буенча төзүче булмавым, 185нче Федераль законны җитәрлек дәрәҗәдә белмәвем күңеленә хуш килмәде аның. Җитмәсә, журналист тикшерүен дә дөрес алып бармыйм икән. Икенче юлы берәр районга чыгып китәр алдыннан иптәш Ваһаповтан киңәшләр сорап, сабак аласы булыр инде. “Калган сорауларыгызны рәсми рәвештә җибәрегез!” – дип, телефон трубкасын да атып бәрде. Сорауларны юлладым юллавын, тик җавабын гына уку насыйп булмады. Бәлки, “Техстрой” директоры РФның “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” законы нигезендә журналист халкына 7 көн эчендә мәгълүмат бирергә тиешлеген онытып җибәргәндер? Юктыр ла, законнарны яхшы беләм, дип шапырынды ләбаса.

 

“ТЕХСТРОЙ” – ХӘЙРИЯ ФОНДЫМЫ?

 

Тиздән Кукмара район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина үзе минем белән сөйләшергә теләк белдерүен әйттеләр.

 

Ремонтланган йортка берничә мәртәбә бардык, прокуратура да ныклап тикшерде. Бөтен документлары да тәртиптә. Халыкны су һәм җылылык белән тәэмин итү беренче чиратта тора. Ничек уйлыйсыз, бик күп акча бирсәләр, бөтен йортны ялтыратып куймас идекмени? - диде Равия Абдулловна.

 

Барысы да идеаль тәртиптә булса, җитәкчеләрнең ник эче поша соң? Бурның бүреге яна, дигән әйтем үзләренә үк туры килмиме икән? Нигә иптәш Ваһапов сорауларыма кешечә җавап бирмәде, тавыш күтәреп маташты? Журналист белән дә шулай сөйләшкәч, гади пенсионерның зарларын тыңлап утырмавына иманым камил. Әлфия Пантелеева: “Ремонтның начар ясалуы турында Ваһаповка әйткәч, “Моңарчы яшәгән җиреңнән күченеп кайтмаска идең!” – дип җавап бирде”, – диюенә дә ышанам. Кесәсендәге хәләл 120 меңен чыгарып, ремонт акчасына өстәгән, янәсе. Төзелеш компаниясе түгел, коеп куйган хәйрия фонды инде менә – әкәмәт кызык! Ә надан халык шуны да аңламый, зарлана, газетага яздыра, әйеме? “Техстрой”ның эше шулкадәр шәп булгач, аны шул йортта яшәүчеләргә дә бераз аңлатырга иде, Ринат Витальевич. Һичьюгы, кайсы фатир түшәменнән су үткәнен, кышын ничек салкын булуын, ремонтыгызның ничек ясалуын күреп китәр идегез.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»