|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2019 Фаҗига
Казанда әнисе сабыен юындырганда ялгыш үтергәнКазанда яшәүче хатын-кыз яңа туган баласын юындырганда, ялгыш идәнгә төшереп җибәргән, бала үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. «Тикшерүчеләр фаразы буенча, 9 август кичендә хатын коендырган вакытта өч атналык улын ялгыш идәнгә төшереп җибәргән. Бала баш мие имгәнү сәбәпле үлгән», - диде Шептицкий.
Хатын үз гаебен таныган, дип яза Татар-информ. Фаҗига факты буенча, саксызлык аркасында үлемгә китерү сәбәпле, җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|