|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2019 Криминал
Сабыен кафеда ташлап котылмакчы булган хатынның шәхесе ачыкланганКраснодар краенда кечкенә кызыннан җиңел генә котылырга теләгән хатын баланы кафеда калдырып киткән. Әнисе сабыйның кесәсенә балага яңа әти-әни табарга ярдәм сорап язган язу да тыккан. Краснодар крае буенча Тикшерү комитеты белдерүенчә, әлеге бала турында кафе хезмәткәре хәбәр итә. Аның әйтүенчә, нарасый көне буена уен бүлмәсендә әнисен көтеп утыра, дип яза Кызыл таң.
Соңрак полиция хезмәткәрләре баланың кесәсеннән записка таба, анда кызга 4 яшь булуы, шулай ук яңа әти-әни табарга ярдәм итүләрен һәм “Малютка” балалар бакчасына бирмәүләрен сорап язылган була.
Әлеге вакытта баланы дәваханәгә урнаштырганнар.
Үз баласын ташлап киткән бәгырьсез ананың кем булуы да ачыкланган. Ул Адыгея Республикасыннан килгән 35 яшьлек хатын булып чыккан.
--- |
Иң күп укылган
|