|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2019 Җәмгыять
Бар дөньяга танылган Ниагара шарлавыгы Татарстан флагы төсләренә буялачак
Татарстан Республикасы көнендә — 30 августта Ниагара шарлавыгы милли флаг төсләренә буялачак. Шулай итеп, Татарстанны республика көне уңаеннан Канададагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре котламакчы, дип хәбәр итә Бизнес Онлайн. Монреаль татар җәмәгатьчелеге төркеме җитәкчесе Марат Сәлахетдинов сүзләренә караганда, шарлавык махсус яктырткыч «буяулар» ярдәмендә төсен үзгәртәчәк.
«Мин Татарстанны аеруча итеп котларга теләдем һәм Ниагар шарлавыгы администрациясенә, Республика көнендә махсус яктырткычны кулланырга рөхсәт итү өчен, Монреаль татарлары ассоциациясе исеменнән гариза яздым. Бәхеткә, уңай җавап килде», - дигән Сәлахетдинов.
Гадәти булмаган котлауны 30 августта инстаграмда montrealtatar аккаунтындагы турыдан-туры трансляция ярдәмендә карарга мөмкин булачак. Туры эфир җирле вакыт белән 22:00 сәгатьтә башлана һәм 15 минут дәвам итәчәк.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|