|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2019 Матбугат
“ШАЯН ТВ” сөенече белән уртаклаша“ШАЯН ТВ” каналы эшли башлаганга инде 9 ай булды. «Вакыт үтте дә китте, сизмичә дә калдык” дибез. Ә уйлансак, шушы үткән вакыт эчендә җанны җылытып торган иң матур хатирәләрдән дә мөһиме юктыр! Безнең дә шушы 9 ай эчендә хәтердә җылы хисләр булып күп кенә истәлекле көннәребез калды, ди шаяннар. Туган татар телендә бик күп мультфильмнар һәм тапшырулар дөнья күрде, бик күп чаралар һәм бәйгеләр уздырылды, күпсанлы дуслар табылды, тамашачыларыбыз белән җылы мөнәсәбәт урнашты.
Без эшлибез, без үсәбез, без алга омтылабыз! Боларның барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачыларыбыз. Тагын бер сөенеч: быел телеканалның яшь алып баручылары югары уку йортларына керделәр.⠀ Рүзил Минекаев ГИТИС актерлык һәм режисерлык юнәлеше буенча,
⠀
Чулпан Хаҗиева КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих көнчыгышны өйрәнү институты,
⠀
Мәликә Мотыйгуллина КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алачак.
--- |
Иң күп укылган
|