|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2019 Матбугат
ТНВда "Манзара"ны алып баручы Гөлназ Рәхмәтуллина гаиләсендә кайгы
ТНВ каналында “Манзара” тапшыруын алып баручы Гөлназ Рәхмәтуллинаның кайгылы көннәре: 74 яшендә иң газиз кешесе - әнисе Даимә Мөхәммәтгәрәй кызы Дәүләтшина бакыйлыкка күчкән. Җан авыртуы белән Гөлназ болай дип уртаклаша: "Әнием мәңгелеккә яныбыздан китеп барды. Ике гает арасында, 2 август җомга көнне җир куенына иңдерелде. Изге җаннардан булып, җәннәт түрләрендә урын алсаң иде, Әнием. Бүген әнисез тормышымның 12нче көне. Җитәр, гел елама диләр, бик тырышсам да, күз яшьләре якында гына. Әтигә тагын да кыенрак икәнен аңлыйм, сизәм, Аллаһы тәгаләдән аңа түземлек, саулык сорыйм. Ярты гасыр бер җан, бер уй, бер сулыш булып яшәделәр.... Кайгыбызны уртаклашкан, авыр көннәрдә безгә терәк булган, ярдәм кулы сузган, догада булган туганнар, авылдашлар, дуслар, хезмәттәшләр - барчагызга да мең рәхмәт", ди ул.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, әле бер ай элек кенә Гөлназның алтын туйларын билгеләп үткән әти-әнисен Кама Тамагында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә зурлап котлаганнар. "Үзара ярты сүздән дә аңлашып, килешеп, бер-берсенә пар канат булып, безгә дә, авылдашларга, туганнарга да үрнәк алар!" ди Гөлназ Рәхмәтуллина.
Якыннарыбызны югалту бик авыр, Ходай сабырлык бирсен... Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
--- |
Иң күп укылган
|