поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.05.2010 Авыл

ЧАБЫШ АТЛАРЫ АСРАУ – БАЙЛАР ЭШЕ

Әтнә якларында кунакта булып кайттым әле. Дусларымны күреп бер сөенсәм, чабыш атлары асраучы Илсур Габдрахманов эше белән танышканнан соң, күңелем тагын да үсте. Бар бит, мин әйтәм, арабызда тырыш кешеләр. Хәер, Илсур абыйның уңганлыгы, атлар белән күптәннән мавыгуы, ярышларда катнашуы турында Әтнә егетләре авызыннан күптән ишетеп белә идем.

Район үзәгендә Илсур абый өен табу бер дә кыен булмады. Аның Әтнәдә фермадан ерак түгел урамда урнашкан матур, зур йорты ерактан көлеп тора. Янәшәдә генә атлар өчен ак таш-тан эшләнгән кыр хәтле өр-яңа абзар, утар, карда тезелеп киткән. Шунда ук техникасы баскан: текә иномарка, «КамАЗ», атларны күчереп йөртү өчен «Газель», трактор... Кыскасы, бөтен әйбер дә хуҗаның кул астында.

 

Барысын да күзәтә-күзәтә, эчке якка үттем. Хуҗа кеше тышта мәш килеп эшләп йөри иде. Яңа мунча салып яталар икән. Ишегалдында зур гына карда тотып алынган. Анда ике ат йөри. Болары айгырлар, шуңа аерым ябылган. Калган биш-алтысы аерым кардада, алары арткы якта тора. Бөтен җирдә пөхтәлек хөкем сөрә.

 

Илсур абый балачактан атлар белән кызыксынган. Бу аларның нәселдән килә дияргә дә мөмкин. Бабасы Габдрахман да ат караучы булган. Илсур абый үзе дә малай чактан иптәшләре белән тай, атлар көтүе көтеп үскән. Дуслар белән фермадан кайтып керми идек, дип искә ала ул.

 

– Белемем буенча мин механик. Әтнәдә техникум тәмамладым. Совхозда җиңел машина йөрттем, шофер булып эшләдем. 1998 елда «КамАЗ» сатып алдым. Кешеләргә төзелеш материал-лары ташыдым. Үземне төрле тармакта сынап карадым. Әмма, каннан киләме, белмим, күңел гел атларга тартты. Барлык эшне янга куеп, атлар белән мавыгырга тотындым, – дип башлады сүзен Илсур абый.

 

Менә инде 5-6 ел дәвамында ул ярыш өчен атлар тәрбияли. Бүген аның «конюшня»сында сигезләп ат бар. Республикабыздагылар белән генә түгел, төрле өлкәләрдәге үзе кебек ат җене кагылганнар белән тыгыз элемтәдә тора. Интернет, кәрәзле телефон аша аралашалар, бер-берләренә ярышлар карарга йөреп, тәҗрибә уртаклашалар икән.

 

Ни дисәң дә, ике көймәнең койрыгын тотып булмый шул. Атлар белән шөгыльләнү хуҗа кешенең сәүдә эшен арткы планга чигерә, бөтен игътибарын үзенә ала. Барлык туплаган мал-мөлкәтен җыеп, ул таштан зур ат абзары төзетә. Бу эшкә ныклап ябыша Илсур абый.

 

– Атлар белән мавыгу чир кебек. Аннан арынып булмый. Моның белән бик аз кеше кызыксына. Бөтен акчам шунда кереп бара, дисәм дә була. Чабышка дигәннәре аеруча да зур игътибар сорый. Аларга витаминнар, махсус азык сатып алам. Бу бер дә арзан түгел. Кайчакта тартмасы белән алып кайтып, әйбәт сортлы алма, кишер дә ашатам. «Чистокровный английский» токымнан булган атлар безнең климатка авыррак яраклаша. Кавказ, Краснодар кебек җылы яклардан алып кайтканнары да бик тиз генә ияләшеп китә алмыйлар. Шуңа печән, солы гына түгел, витаминнарын да, махсус азыкларын да алларыннан өзмәскә кирәк. Аннары атлар гел саф һавада, хәрәкәттә булырга тиешләр. Ә бездә андый мөмкинлекләр азрак. Кышын, суык булганга, аларны күбрәк сарайда тотабыз. Җылы яктан кайтарылган атлар безнең һава торышына бик чыдам түгелләр. Менә алардан туган тайларны, үзебезнең климатка яраклаштырып, чабыш атлары итеп әзерләп, зур рекордлар куясы иде. Киләчәктә шушы хыялымны чынга ашырасы килә. Бүгенгә бу максатның яртысына ирештем дип саныйм, – ди Илсур абый.

 

Атларны ярышларда катнашырлык иткәнче, шактый көч куясы, саллы гына акча да чыгарып саласы бар әле. Ярыштырып карар өчен, тир түгеп, ким дигәндә ике ел асрарга кирәк. Ике яшь тулгач, аларны ярышта сынап кына карыйлар. Ә инде өч яшьтә атлар, ныклы әзерлек үткән булып, чынлап ярыша. Сатканда да күп очракта аларның ярышта үзләрен ничек тотулары, ирешкән нәтиҗәләре барысын да хәл итә. Ярыш алдыннан куйган бәя ике мәртәбә артырга, ике тапкырга түбәнгә тәгәрәргә мөмкин икән.

 

Бу эш мәшәкатьле булса да, күңел дигәннең туктыйсы килми инде ул. Илдус абый да үзенә берничә тапкыр: «Булды, күпме акча түгәргә була, туктыйм», – дисә дә, юк, бу шөгыленнән аерыла алмаган, яңадан шуңа баштанаяк кереп чумган. Аның әйтүенчә, чабыш атлары асрау, алар белән мавыгу – күбрәк байларның гына хәленнән килә торган эш. Шуңа да моның белән кызыксынучыларның күбесенең иганәчесе бар. Илсур абый чыгымнарны якынча гына санап күрсәтте. Кесәгә яхшы гына суга икән шул.

 

– Атларымның барысы да паспортлы, ДНК үттеләр. Бер атка паспорт эшләтү дә якынча 15 мең сумга төшә. Кайчакта алар белән махсус шөгыльләнер өчен тренерларга мөрәҗәгать итәм. Беренче категорияле яшь жакейлар да 10-15 мең сумнан кимгә хезмәт күрсәтми. Уколын вакытында кадатасы, авыртса, табиб чакыртасы, ияре-йөгәне дә арзан түгел, ашату-эчертү, бер урыннан икенче урынга күчерү, ипподромга барганда вакцинация үткәрү, кан анализын тикшертү, ярыш өчен, ипподромда кунганнары өчен түлисе... 4-5 атны ярышка алып барсаң, бу сумма 4-5 тапкыр арта. Кыскасы, санап бетерә торган түгел. Шулай да атлар асрауны туктатырга исәп юк. Әлегә бу эш хәлдән килә. Чыгымнарны тартып барып була, – ди Илсур абый.

 

Атларны тәрбияләр өчен Илсур абый бөтен көчен куя. Үзенең шәхси тракторы белән күрше авылларга хезмәт күрсәтә, алары исә азыклата түли. Атлар өчен анысы да мулдан кирәк бит. Гомумән, аның кулыннан килмәгән эш юк. Шушы соңгы 10 ел эчендә зур өй, кыр хәтле атлар абзары, гараж, мунча төзергә, «Газель», трактор, «КамАЗ», җиңел машина булдырырга өлгергән. Дистәгә якын атка игътибарны да бер минутка да читкә җибәрми. «Тырышкан таба, ташка кадак кага» дигәннәре Илсур абыйга туры килә дә инде.

 

Гаиләсе дә күпләр сокланырлык. Тормыш иптәше Илсөя апа – күрше авыл кызы. Бүген ул өйдә хуҗабикә. Алар 1987 елда өйләнешкәннәр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Ания – Казан дәүләт аграр университеты студенты, Алинәләре Әтнәдә техникумда белем ала. Алар – әтиләренең уң кулы. Әти-әниләре әйтүенчә, кызлар булсалар да, атларны бик яраталар, хайваннарны карауда өлешләре зур икән. Ашаталар, эчертәләр, гел булышалар. Кече уллары Исламга исә нибары 6 яшь.

 

– Әлегә бу өлкәдә тәҗрибә генә туплыйбыз. Үзем Әтнәдә район күләмендә үткәрелгән ат чабышларында гына катнаштым. Призлы урыннар алдым. Чит төбәкләргә, өлкәләргә чыкканым юк. Ә мин тәрбияләгән атлар үзләрен читтә дә күрсәтергә өлгерде инде. Ат ярышы белән кызыксынучылар күп түгел. Шунысы сөендерә: улым кул арасында барысын да күреп үсә. Болай бик кызыксына кебек. Атларны нык ярата, гел сыйпап кына тора. Өсләреннән төшми дә. Бөтен өмет Исламда. Бу эштә ул дәвамчым булыр дип ышанам, – ди Илсур абый, елмаеп. Ислам да каршы килми. Көлеп, әтисе сүзләренә ризалык белдереп, баш кына селкеп тора. Болай кечкенәдән мавыгучылар булса, киләчәктә Әтнә якларында ат ярышлары тагын да чәчәк атар әле.


Лилия ЙОСЫПОВА
Безнең спорт
№ 9 |
Безнең спорт печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»