Абзарга чыгып сыер савырмын дисәм, ирем @razil_kamalov миннән өлгеррәк булып чыкты
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллинаның ире сыер сауганга кайнанасы ни ди? (ВИДЕО)Бу көннәрдә "агач туй" көннәрен билгеләп үтүче Рафинә Ганиуллина һәм Разил Камалов гаиләсе Башкортстанның Тәтешле районында кунакта. Алар Разилнең әнисенә 7нче оныгын күрсәтергә кайтканнар, дип хәбәр иткән идек. Авыл булгач, кадерле кунак булсаң да, тик утырдың юк: утынын да әзеләшергә, сыерын да саварга кирәк. Шундый иртәләрнең берсендә Разил хатынына сюрприз ясаган. "Абзарга чыгып сыер савармын дисәм, ирем миннән өлгеррәк булып чыкты", - дип уртаклаша Рафинә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, йорт хуҗабикәсе, Разилнең әнисе, ә Рафинәнең кайнанасы Асия ханым да бу күренешкә дәшми калмаган: "Ну, улым, минем өйрәткәнем бушка китмәгән, дөресе, үзеңнең тырышып өйрәнәсе килгәнең. Бик пештек булдын шул. Ну, ничек?", ди ул.
Башкалар да бу видео астында үз фикерен калдырган:
"Булырдай кешедән бар да була, менә бит ничек оста сава, күзләр тимәсен сезгә, бәхетле булыгыз"
"Молодец. Рафинә - бәхетле, чын ир, ярата, хөрмәт итә"
"Гармунда уйнаган кебек сава сыерны, молодец!!!" дип яза алар.
--- |
Иң күп укылган
|