поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.08.2019 Мәгариф

"2100 иероглиф өйрәнәм дә кайтам”, яки татар егетенең Япониядә башыннан кичкәннәре

“Бердәмлек” газетасын күптәннән яздырып алучылар бәлки ул фотоны хәтерлиләрдер әле: тулы чиләк җиләк янында 1 – 2 яшьләрдәге бөдрә чәчле малай зур гына кашык тотып утыра, ә астында: “Әни җыя тора, мин ашый торам”, - дип язылган. Бүген сезгә сер тишәм – ул Ренат Рәфыйков иде. Аңа бүген егерме ике яшь һәм ул икенче ел инде Япониядә япон телен өйрәнә. Бер атнага гына әнисен күрергә кайткан егетне тотып алдым да сораулар бирә башладым.

- Ренат, син ничек япон теле белән мавыгып киттең соң әле? Аны бит безнең мәктәпләрдә өйрәтмиләр бугай?
 
- Белмим, миңа Япониянең культурасы, кешеләре, табигате гел ошый иде. Әти-әнием Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскәннәр, ә мин Себердә, әти белән әни эшләгән Губкинский шәһәрендә туганмын. Бер генә япон кешесен дә күреп белмәдем, тик китаплар укып, компьютер-телевизордан карап кына Көнчыгыш иле белән таныштым. Ә мәктәпне тәмамлагач, Самарага кайтып, дәүләт университетының химия-технология бүлегенә укырга кергән идем, ярты ел эчендә миңа бу укуның кирәге юклыгын аңладым һәм университетны ташладым. Әни бу турыда хәбәрдар түгел иде, ә үзем аңа ничек әйтергә дә белмәдем. Эш юклыктан компьютер аша иероглифлар өйрәнә башладым.
 
Бу вакытны мин яхшы хәтерлим. Ренатның хәлен белергә дип кергән идем – фатирдагы бөтен әйберләргә дә сары кәгазьләр ябыштырылган, ә анда иероглифлар сурәтләнгән. Аның институтны ташлавы, япон теле белән мавыгып китүе билгеле булгач, әнисенә әләкләргә туры килде. Уйлаштык-уйлаштык та, бала кызыксына икән, язмышы шулдыр дип, әнисе аны туризм һәм сервис колледжына укырга кертте, ә япон теленнән репетитор яллады. Шулай ике ел чамасы вакыт узды. Ренат Мәскәүгә барып, япон телен белү дәрәҗәсен билгеләү буенча Бөтендөнья имтиханын тапшырып, бишенче дәрәҗә алып кайткач, аның мавыгуы буш эш булмавы аңлашылды.
 
- Ренат, Япониягә барасың килә идеме соң?
 
- Юк, мин башта телне камил белергә теләдем. Тик ул бик катлаулы, аны яхшы белгән кешеләр белән аралашсаң гына өйрәнергә була. Ел ярым компьютер аша, тагын тугыз ай Ия Фирсова исемле укытучы белән шөгыльләнгәч, мине әни Япониягә, тел мәктәбенә укырга җибәрергә булды. Бу вакытта мин колледжны тәмамлап, институтта экономика факультетында укый башлаган идем инде. Тик анда да укырга насыйп булмады, чөнки самолет мине кояш чыгу иленә илтеп куйды.
 
- Кайсы шәһәрдә яшисең инде хәзер. Нәрсәсе белән ошады ул сиңа?
 
- Кофу дип аталган шәһәр таулар арасында сыенып утырган, ә мин яши торган бүлмә тәрәзәсеннән Фудзияма тавының башы күренеп тора. Искиткеч матур табигать.
 
 
- Япон теле мәктәбендә кемнәр укый?
 
- Нишләптер анда Азия халкы күп. Индия, Кытай, Тайвань, Мьянма, Вьетнам яшьләре япон теле белән кызыксына. Минем дусларым арасында Казахстан, Белоруссия, Украина егетләре, хәтта Казаннан һәм Тольяттидан ике татар кызы да бар.
 
- Син анда ничә ел укырга җыенасың, япон кешеләре белән японча сөйләшә аласыңмы инде?
 
- Тел мәктәбе ике елга исәпләнгән. Мин инде үз иптәшләрем белән японча сөйләшә алам. Дөрес, кайчакта кул хәрәкәтләре, ымлаулар да кулланырга туры килә. Киләсе ел ахырына сөйләшү буенча проблема булмас, дип уйлыйм. Ә менә иероглифлар белән әлегә кыенрак. Кеше 2100 иероглиф белсә, япон телендә иркен яза ала, дип санала. Әлегә язганда миңа сүзлектән файдаланырга туры килә.
 
- Кайда һәм ничек яшисең?
 
- Без башта ике егет бер бүлмәдә яшәдек. Миңа карават кебек бер нәрсәдә йокларга насыйп булды, ә иптәшем идәнгә камыштан үреп ясалган җәймә җәеп ята иде. Хәзер мин берүзем яшим, һәм мин дә идәндә йокларга өйрәндем.
 
- Кышын салкындыр бит?
 
- Салкынга да өйрәндем. Японнар тәнне иркәләп аздырырга ярамый диләр. Мәсәлән, өйдә салкын булса да, тәпечмәк киеп йөрмиләр, салкын идәндә каты әйбердә йоклыйлар, аз, ләкин файдалы әйберләр генә ашыйлар. Дөрес, яшьләр үзләрен цигун күнегүләре белән артык җәфаламыйлар, ә менә олы яшьтәгеләр сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышалар, аларның күбесе йөз яшькәчә яши.
 
- Япониядә сине нәрсә гаҗәпләндерде?
 
- Чүп җыю тәртибе. Мәсәлән, кичен мин ашарга пешердем, ди. Димәк, кәгазь, целлофан, тавык сөякләре, бәрәңге кабыгы, электр лампочкасы кебек чүп барлыкка килде. Мин аларның һәрберсен аерым чиләкләргә салырга тиеш булам – барлыгы алты бугай. Пластик шешә була калса, боргычын аерым, шешәсен юып аерым куям. Машина, көн саен килеп, бөтен чүпне бергә алып китми, башта миңа смс килә, бүген, мәсәлән, ашамлык калдыклары, ике-өч көнгә бер – пластик пакетлар һәм шешәләр, аена бер – лампочкалар алып китәләр. Бөтенесен бер чиләккә тутырсаң – хәтта алмыйлар да. Японнар бик төгәл, чиста, тәртипле кешеләр. Җыелган чүптән тагын нәрсә дә булса ясала, ә яңа пластик шешәләр бөтенләй ясамыйлар. Искеләрне җыеп, яңадан коялар. Ә каты чүпләрне яндырып, барлыкка килгән көл, күмер, шлам белән диңгез ярын ныгыталар. Шулай берничә квадрат километр җир барлыкка килгән дә инде. Шунысы да игътибарга лаек - Япония хөкүмәте чит ил кешеләрен яшәргә калдырмый, чөнки җирләре аз.
 
- Димәк, син дә аннан китәчәксең?
 
- Әлбәттә. Тик башта мәктәпне, аннан колледж тәмамларга кирәк булачак. Мин Россиядә япон теле белгече буласым килсә, тиешле аттестатым да булырга тиеш бит инде. 2100 иероглифны гына түгел, күбрәк тә өйрәнеп, Россиягә кайтам, әлбәттә.
 
- Ренат, рәхмәт сиңа, Япониядәге тормыш турында бик кызыклы мәгълүмат бирдең. Карабрак йөре, бөтен-ләйгә кайткач, тагын да кызыклырак мәкалә язарбыз. Ә чүп җыю турындагысын безнең түрәләргә дә укытырга кирәк. Бәлки кулланышка алырлар.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 09.08.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»