поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.08.2019 Җәмгыять

«Син ник бу хәлләрне язып чыктың?» - Айгөл Зәйнуллинаның улы әнисенә авыр сорау бирә

«Болгар кызлары» төркеме җитәкчесе, җырчы Айгөл Зәйнуллина узган атнада әнә шулай дип шалтыратып, шатлыгы белән уртаклашты. Аның ике улын элеккеге ире рөхсәтсез генә Казахстанга алып чыгып китүе һәм кайтармавы турында язган идек инде. Узган атнада, ниһаять, җырчыга суд приставлары балаларын кайтарган.

– Беренче чиратта сезгә рәхмәтемне җиткерәсем килә, ниһаять балаларым янымда. Минем проблемага битараф булмавыгыз өчен рәхмәт. «Безнең гәҗит»кә элеккеге ирем әйткәннәрне укыгач, шаккаттым. Анда һәр сүз диярлек ялган. 24нче июльдә безнең элеккеге ирем Тимур белән чираттагы суд утырышы булды. Казый аңа судка балаларны да алып килергә кушты. Чөнки өлкән улыбызның үзе янында яшәвен тели икән, баладан да күрсәтмәләр алулары мәҗбүри. Тик ул судка үзе дә килмәде, балаларны да китермәде. Мәхкәмә утырышы аннан башка гына узды, балаларны минем янда калдырырга һәм аны аталык хокукларында чикләргә дигән карар чыгарылды. 24нче июльдә улларым бер-бер артлы смс яздылар: «Әни, без Казанда, безнең белән бар да тәртиптә», – дип. Аңа кадәр ике көн алар белән элемтәм югалган иде. Күрәсең, юлда булганнардыр. Кайда икәннәрен алдан хәбәр итүче булмады, Тимурның әнисе телефонын алмады, – дип аңлата ул.
 
Суд карары чыкканнан соң, балаларны 24нче июль көнне элеккеге иреннән суд приставлары ярдәмендә генә барып ала алган. Анда да маҗарасыз гына узмады, дип сөйли Айгөл Зәйнуллина. Балаларын кайтаруда үз вакытында җырчыга Казан шәһәренең кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре һөнәри берлеге рәисе Руслан Сәхәбетдинов ярдәм иткән. Ул төрле оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр юллаган.
 
– Руслан машинасы белән бер читтә тора иде. Тимур аны күреп алуга, янына йөгереп барды да, газ баллоны чыгарып, күзләренә сиптерде. Руслан күзләрен тотып, кармаланганда бик каты башын бәрде. Хәзерге вакытта аның күзләре 7 процентлы химик пешү алган һәм баш мие селкенгән. Газ баллонын үз-үзеңне яклаган вакытта гына кулланырга ярый. Ә монда элеккеге иремә беркем дә һөҗүм итмәде, моны суд приставлары да күреп торды. Бу уңайдан Тимурга эш кузгатуларын сорап, полициягә мөрәҗәгать итте Руслан. Балаларны әнә шундый гауга белән генә алып кайтып китә алдым. Ирем үзен бик агрессив тотты, аның янына ярый әле бер үзем генә бармаганмын, дип сөендем. Әле бит болар барысы да балалар күз алдында эшләнде. Нинди үрнәк күрсәтә ул аларга шулай булгач? Мондый кеше балаларны әнисеннән тартып алырга тиешме? Улларымны күреп алуга каты итеп кочаклап алдым. Бу минутта миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Еш кына без яныбыздагы бәхетнең кадерен белмибез. Чын бәхет – балаларның исәнлеге, аларның яныңда булуы. Минем хәлдә беркем дә калмасын. Безнең илдә минем хәлдә калганнарны яклый торган законнар көчле түгел. Ничә мәртәбә элеккеге ирем суд карарын бозып, балаларны алып китте. Аңа моның өчен штраф кына түләттеләр. Мондый йомшак җәза коточкыч хәлләргә китерә дә. Миңа: «Мин дә шушындый хәлдә калдым бит», – дип язучылар шактый булды.
 
Айгөл әйтүенчә, хәзерге вакытта балалар үзләрен яхшы хис итә, тик аларга йогынты ясаганнары сизелә икән. «Олы улым почмакка кысылган бүре баласы кебек. Агрессия сизелә. «Син ник бу хәлләрне Инстаграмга язып чыктың?» – дип сорый. Ләкин әгәр дә мин боларны җәмәгатьчелеккә чыгарып, тавыш китмәгән булса, балалар әле дә янымда булмас иде, дип уйлыйм. Әлегә ул моны аңламый. Җитәкчеләребезгә рәхмәт, ярдәм иттеләр», – ди җырчы. Бу вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамланса да, әле дә элеккеге иренең балаларны тартып алырга мөмкин булуыннан куркуын яшерми Айгөл Зәйнуллина.
 
– Тик бу хакта уйламаска тырышам. Минем өчен иң мөһиме – улларым белән бергә булу. Аларны бәхетле итү. 
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»