поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.08.2019 Ана теле

"Алдыңгы сарык буламыни дип бәхәсләшүләр артта калса да, юк-юк та, береккән тезмәләргә кизәнү очраклары булып тора"

Тезмә синтаксисы (нәхүе) –катлаулы күренеш. Шулай да үзләштерергә кирәк. Аеруча синтаксик синонимия байлыгын. Мәсәлән, парлы сүзләрне.

Әйтик, тезмә синонимиясенең   дә сөйләмгә хезмәт итүенә төшенә башлаган идек.    Үткән язманы: “...үзебез әледән-әле сөйләм оештыруның гамәли төерләренә төртелеп торабыз. Берүк мәгънәле ике, өч тезмәгә юлыгабыз да кайсын алырга аптырыйбыз. Бу инде синтаксик синонимия өлкәсе. Күренекле галимебез Сәгъдәт Ибраһимов моны нечкә тоемлаган – хезмәте (Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика // Студентлар өчен кулланма .–Казан: Казан ун-ты нәшр., 1989)  бик эзлекле рәвештә, фәнни бер система белән сөйләмгә синтаксик чараларның төрледән-төрле синонимнарын табып, кирәк булганда үзең дә ясап, аларны сөйләм мотивларына бәйле рәвештә төрләндерү күнегүләре бирүгә багышлана да. Нинди система турында сүз бара? Әйтик, сөйләм мотивлары, дидек, синтаксик берәмлекләр дә, сүзләр кебек үк, сөйләмнең иясенә, адресатына, ниятенә һәм шартларына карап сайлап алына. Иҗтимагый планда бу әдәбият төренә, жанрларына карап төрле чара сайлана дигәнне аңлата. Тел исә, гадиләштереп әйткәндә, сөйләм оештыручыга үзенә бер әзер система ясаган: телдә функциональ стильләр төркемләп-төркемләп яши – матур әдәбият стиле, иҗтимагый-публицистик, фәнни, рәсми, эпистоляр стильләр; әйтмә һәм язма стиль үзенә аерым төсмерләнә.
   
Моңарчы шушы стильләрнең сүзләр ягыннан аерымлануы ныклап өйрәнелгән инде, без дә аларга шактый җентекле тукталабыз. С.Ибраһимов исә шушы функциональ стильләрнең синтаксик чараларының һәркайсының, конкрет атаганда сүзтезмәнең, җөмләнең төрле төрләренең, хәтта төрле конструкция-төзелмәләрнең, мәсәлән, аерымланган кисәкләрнең, тиңдәш кисәкләрнең, туры сөйләм һәм кыек сөйләмнәрнең стиль омонимнары һәм стиль әйләнмәләренең синоним булу мөмкинлекләрен барлый, аларның мәгънә төсмерләрен арттыруның дәлилләгән бихисап мисалларын китерә. Китапта текстның бирелеше үк кызыклы, мавыктыргыч, хәтергә сеңдерергә уңайлы. Әйтик, китап бите ике баганага бүленеп, бер баганада төзелмәнең аналитик рәвеше, икенчесендә синтетик варианты, яисә бер рәттә актив төзелмә, икенчесендә пассивы. Мәсәлән, аналитик төзелмә: кем алдан килә, шуңа бүләк бирелә; синтетигы: алдан килүчегә бүләк бирелә.
   
Минемчә, һәркемнең аңында мәктәптән үк менә шушындый чагыштырма рәтләр булырга, тормыш тәҗрибәсе баеган саен аларның саны да, рәтләр үзләре дә үсәргә, ишәергә тиештер, шул очракта гына без сөйләмебезне тиз дә, төгәл мәгънәле һәм хисле дә итеп төзи алабыз. Тел фәненең кирәклеге, аны төпле өйрәнүнең әһәмияте нәкъ менә шушында да инде. Югыйсә соңгы вакытта гади аралашу өчен телне фәнни өйрәнү кирәкми дигән үтә зарарлы сафсата көчәеп бара. Шөкер, бу яктан татар теле фәненә, аерым алганда, аның синтаксис өлкәсе галимнәренә зарланырга нигез юк. Әле телгә алынган хезмәтнең генә дә сөйләмгә җәлеп ителә торган синтаксик чара–конструкцияләренең ишле булуы, күпчелегенең өйрәнелгән булуы ачыкланды шикелле. Аларны җентекләп хәтергә сеңдерергә, иренмичә, иҗат итеп кулланырга гына кирәк. Мәсәлән, ”Сыналасың, әмма сынырга тырышмыйсың” (Татарстан радиосы, 2007, 7 окт.) дигән уңышсыз мисалга үзең үк “сынмаска тырышасың” синонимын таба аласың.
   
Без телгә алган “Русча–татарча сүзтезмәләр сүзлеге” авторы Хәниф Агишев менә нәрсә ди: “ Сүзләрнең бәйләнү техникасын өйрәнү, белү мәҗбүриме соң? Әйе йә юк дип кистереп әйтергә ашыгырга ярамый, уйланыйк әле. Беренчедән, сүз бәйләнеше закончалыкларын үзләштерми торып сөйләмне күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Аерым-аерым сүзләр белән аралашып булмасы һәркемгә ачыктыр. Лексик һәм грамматик бәйләнеш сөйләм эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. Бу закончалык аеруча чит телне өйрәнгәндә үзен нык сиздерә. Дөрес бәйләнмәгән сөйләм мәгънә хатасына да  сәбәп була. Француз телчесе Мишель Бреаль: “Тел ул хәтердәге сүзләр тезмәсе генә түгел әле”, дип бик дөрес әйткән.
   
Икенчедән, сүз бит телдә үзенә аерым йөрми. Ул кеше хәтерендә башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына кирәкле. Бәйләнешсез сүзләрне ятласаң да алар бик тиз хәтердән чыга. Менә ни өчен мәктәптә үк сүзләрне аерым-аерым түгел, ә мәгънәле сүзтезмәләрдә өйрәнү нәтиҗәле санала (арыш ипие, яшел үлән, күк – зәңгәр һ.б.).
   
Өченчедән, ди галим, сүзләрне бихисап ятлый алган кеше дә аларны бер-берсенә ялгау закончалыкларын белмәсә һәм моңа күнекмәләре булмаса, гади генә сөйләм оештыруда да кыенлык кичерәчәк”.
   
Сүзтезмәнең сөйләм оештырудагы әһәмияте, болай булгач, сүзнекеннән дә өстенрәк, көчлерәк булып чыга түгелме соң? Шулайдыр да. Сөйләм өчен ул ике функцияле берәмлек бит: төп сүзләрне беренчел бәйләүче чара булу белән бергә, ул мәгънә төгәллегенә ирешү чарасы да. Кабатлап әйтәбез: күпчелек очракта аерым сүз белән бирелеп бетмәгән мәгънә төсмерен бары тезмәдә генә биреп була...
   
Күренә ки,сөйләм оештыру  барышында сүзтезмәнең мәгънә һәм структур эчтәлегенә бәйле, уйланырлык мәсьәлә аз түгел, алар болар белән дә чикләнеп бетми әле. Тел фәненең аларны тәртипкә салып, эзлекле өйрәнмәве борчый. Арадан ике мәсьәләгә тукталып китмичә ярамас, көндәлек сөйләм оештыруда аларны һәркем истә тотарга тиеш.
   
Беренчесе. Язма сүзтезмә белән әйтмә сүзтезмә икесе бер түгел. Соңгы дәреслек, кулланмаларда синтагма төшенчәсе күренә башлады. Чөнки тормыш үзе, сөйләмият таләп итә. Бу – әйтмә сүзтезмә. Аны, чыннан да, аерым өйрәнергә, аерым күзалларга күнегергә кирәк. Мәктәптән үк. Уйланыр өчен ике генә мисал белән чикләнәбез: Алсуланам сине күрдем исә дип язган шагыйрь, ә сөйләде ул аны менә болай: алсуланам сине күрдеисәм. Күрәсең, ул аерманы тоемлаган, язу рәвешенә ябышып ятмаган. Яисә “Ишкәкче карт җыры”н искә төшерик: Әгәр еракларга китсәм //Үкенмәмме икән үкенмәм...
   
Үкенмәмме икән үкенмәм тезмәсе нәрсә аңлата? Үкенмәм кабатлау элементы гынамы, әллә үкенмәм дип хәбәр итү, ягъни предикатмы? Моны дөрес аңлату өчен язуда өтерне, ә әйтүдә интонацияне дөрес куярга кирәк.
   
Тагын бер җитди мәсьәлә – ул ныгыган (береккән) берәмлекләр. Инде бәян ителгәннәрдән аңлашылса кирәк, сөйләм закончалыгы сүзтезмәләрне дә сөйләм төрләренә, икенче төрле әйткәндә, стильләргә карап та якынайта. Шигырь өчен, публицистик әсәр өчен, юмор-сатира яисә рәсми стиль өчен сүзтезмә үзенчәрәк ясала, үзенчәрәк кулланыла. Әйтмә сөйләмдә дә ул берникадәр аерыла.
   
Менә матбугат сөйләме ныгыган берәмлекләр белән, башлыча, иҗтимагый-сәяси тезмә терминнар белән эш итә. Алар калыплашкан, сөйләмдә аларга шул хәлендә күнегелгән: һава торышы, җәмәгатьчелек фикере, массакүләм матбугат чаралары һ.б. Заманында алдыңгы сарык караучы тезмәсен анализлап, алдыңгы сарык буламыни дип бәхәсләшүләр артта калса да юк-юк та береккән тезмәләргә кизәнү очраклары булып тора. Һәрхәлдә андый берәмлекләрне, кем әйтмешли “вату” һәр очракта уңышлы килеп чыкмый.
   
Күрдек ки, телебез хәзинәсендә тезмәләр ифрат күп төрле һәм аларны куллану ысул, мөмкинлекләре дә мулдан. Әлегә кадәр сүз туры мәгънәле, ирекле ясала торган сүзтезмәләр турында барды. Сүзтезмәләр рәтендә күчерелмә мәгънәле, ягъни фразеологик берәмлекләр дә аз түгел, алар да сөйләмгә актив җәлеп ителә. Без аларны өч төргә төркемләп анализларга булдык. Беренче төркем – парлы сүзләр, икенче – кушма сүзләр һәм тезмә терминнар, өченче төркем – фразеологизм-идиомалар. Һәр өч төркем сүзтезмә буларак төзелеше ягыннан да, сөйләмгә җәлеп итү һәм куллану үзенчәлекләре белән дә аерылып тора. Һәр төркемне аерым-аерым анализлыйк.
   
Парлы сүзләр – татар теленең иң милли берәмлекләреннән берсе. Бик күп телдә, хәтта төрки телләрнең кайберләрендә дә алар юк. “Фәлән кеше телне төпле белә, аның сөйләме чын татарча – үтемле, тәэсирле, аһәңле, дип бәяләнә икән, бу сөйләм, иң беренче чиратта, парлы сүзләргә бай булыр. Язучыларыбыздан Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширев, Хәсән Сарьян һәм башка тел осталарының әсәрләрен бүгенге язучыларныкы белән чагыштырып карагыз, соңгыларында парлы сүзләрнең ким булуын, шул сәбәпле әсәрләренең сәнгати-хисси үтемлелегенең дә кайтыш булуын тоярсыз. Яисә матбугатта күренекле язучы, журналистларның, халык хәбәрчеләренең татарча уйлап язган язмаларын урысчадан тәрҗемә ителеп басылган язмалар белән чагыштырып карагыз, һич шикләнмичә әйтә алам, соңгыларында парлы сүзләр бермә-бер ким булыр яисә бөтенләй булмас. Чөнки аларда татарның милли рухы, милли фикерләү нечкәлекләре чагылып җитмәгән булыр. Әйтик күпчелек газетның яңа ел алды саннарында “якынаеп килүче яңа ел” диелә, ә журналист Шамил Баһаветдинев (Самар) менә-менә килеп кергән яңа ел, ди. Гомәр Бәширев әйткән “тел мамыгы” менә шушылардан җыела да инде.
   
Телебездә парлы сүзләр бихисап. Тел гыйлемендә дә алар турында шактый мул мәгълүмат тупланган. Тик ничек соң аларны сөйләмгә җәлеп итәргә? Менә бу ягы, ягъни аларның куллану мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре әле җитәрлек өйрәнелмәгән. Без дә бүген кайбер күзәтүләребез белән генә уртаклаша алырбыз.
   
Сөйләмгә сүзне эзләгәндә аның мәгънә ягына да, төзелешенә дә бергә игътибар  ителә, дигән идек. Бу закончалык парлы сүзләргә дә кагыла. Кызганыч ки, тел гыйлемендә менә бу ике ягы да бер дәрәҗәдә тикшерелмәгән әле. Күпчелектә алар форма ягыннан анализланган, классификацияләнгән. Аларны җентекле тикшергән Габделхәй Әхәтев тә, мәсәлән, башлыча, төзелеше, ясалышы ягыннан анализлый: парлашу модельләренә карап 13 төркемгә, компонентларының тотрыклылык дәрәҗәсенә карап –2, төрләнү-төрләнмәүләренә карап 2 төркемгә бүлә, ә мәгънә ягы 1 генә аспектта карала һәм ике төркемгә бүленә: туры мәгънәле парлы сүзләр (ата-ана, савыт-саба һ.б.), күчерелмә мәгънәле парлы сүзләр (ул теше-тырнагы белән каршы торды) (Әхәтев, 1979, 63–68 б.).
   
Фуат Ганиев исә парлы сүзләрнең мәгънә-семантик ягын тикшерә. Менә нинди мәгънә төсмерләре аерып күрсәтелә: күплек, җыелмалылык (дус-иш, кардәш-ыру, туган-тумача), хәрәкәт, тавышның кабатлануы (шык-шык, бак-бак, шыгыр-шыгыр), фамильярлык, пародия максатында хис төсмере (карт-коры, чокыр-чакыр, карчык-корчык), абстракт җыелмалылык (уку-укыту, күз-колак, ашау-эчү), тискәрелек, түбәнсетү (бүләк-санак, артык-портык), билгесезлек (кеше-мазар, күрше-фәлән) (“Лексика и стилистика татарского языка” дигән китапта, Казан, 1982, 22–26 б.).
   
Парлы сүзләрнең мәгънәви мөмкинлекләре болар белән генә бетми, әлбәттә. Кирәкле төшенчәне конкретлаштырганда бик күп мәгънә төсмере чыганагы буларак парлы сүзләр –  татар теленең иң үзенчәлекле, иң бай категориясе.
   
Шулай да башта парлы сүзләр арасында бер мәгънәлеләре дә барлыгын күрсәтеп китик. Мәсәлән: 1) битараф төркем (ат-ат уйнау, буйдан-буйга, кара-каршы, кирәк-ярак, баштан-аяк), 2) терминнар (әкәм-төкәм, мал-туар, кием-салым, тимер-бетон, тормыш-көнкүреш, урман-тундра, көньяк-көнбатыш). Алар термин ясау өчен әле дә файдаланыла. Ике юнәлеш күзәтелә: термин функциясенә битараф парлы сүзләр җәлеп ителә: гореф-гадәт, киҗе-мамык, тимер-томыр. Әйтик, гомуми мәгънәле битараф берәмлек ипи-тоз кунак каршы алганда тантаналы рәвештә тапшырыла торган бүләк символы атамасына әверелгән; яңа берәмлекләр дә ясала: атом-төш, күн-галантерия, нефть-химия һ.б.
   
Шулай да, кабатлап әйтәбез, парлы сүзләр мәгънә төсмерләренең бихисап күплеге белән аерылып тора. Алар гомуми мәгънәле сүзләрнең мәгънә төсмерләрен ачыклау, конкретлаштыру өчен файдаланылалар да. Сөйләм барышында аларны кулланып мәгънәне тулыландыру, ягъни конкретлаштыру берничә юнәлештә бара: 1) мәгънәви төсмерләр белән, 2) хисси төсмерләр белән конкретлаштыру, 3) яңа сүз ясау.
   Мәгънәви конкретлыкка ирешү: 1) предметны, күренеш яисә вакыйганы белдергәндә: а) мәгънә күләме зурайтылып конкретлаштырыла: – предметны атаган гомуми сүзгә конкретрак исем-атама өстәлә (ир-егет, өс-баш, буй-сын); предмет, күренешне аңлаткан гомуми сүзгә шул мәгънәгә якын синоним, вариант сүз өстәлә (дан-шөһрәт, бәлә-каза, корым-сөрем, таныш-белеш, җан-бәгырь, елмаю-көлү); гомуми сүзгә якын мәгънәле, мәгънәләре белән бер-берсенә керешкән сүзләр өстәлә: (дәрт-дәрман, гореф-гадәт, белгән-күргән, куак-агач, нәсел-ыру); мөстәкыйль мәгънәле төрдәш, гаиләдәш ике берәмлектән бер лексема барлыкка килә (әти-әни, әби-бабай, агалы-энеле, кода-кодагый, нарат-чыршы, кәгазъ-каләм, орден-медаль, тавык-чебеш, сакал-мыек); гомуми битараф сүзгә мәгънә белдерми торган компонент өстәлеп тә конкрет берәмлек барлыкка килә ала: (эңгер-меңгер, малай-шалай, тәм-том, күрше-күлән, карт-коры, савыт-саба, тирә-юнь); өстәмә компонент мәгънәле сүзнең алдыннан да килә ала: (ал-ял); компонентларның икесе дә мәгънә белдерми торган берәмлекләр була ала: (ыбыр-чыбыр, ыгы-зыгы); капма-каршы мәгънәле сүзләрне (антоним) берләштереп тә конкрет мәгънәле бер лексема ясап була: (ут-су, көн-төн, аллы-артлы, керәле-чыгалы). Кызганыч ки, телебезнең шушы үзенчәлекле байлыгы әле җитәрлек файдаланылмый – ачлы-туклы, туыр-туймас диясе урынга ярым ач, диләр, караңгылы-яктылыны ярым караңгы, диләр.
   
Парлы сүзләр ярдәмендә предметның, күренешнең предметлык төшенчәсе генә түгел, башка яклары да тасвирлана: билгесе, сыйфаты (аллы-гөлле, азган-тузган, тимгел-тимгел); саны, микъдары (аз-маз, бер-ике, азлап-азлап, мең-мең).
   
Парлы сүзләр ярдәмендә хәрәкәт төсмерләре дә конкретлаша: хәрәкәт, эшнең рәвеше (абына-сөртенә, гөлдер-гөлдер, зыр-зыр), юнәлеше (өйдән-өйгә керү, каннан-канга күчү); урыны (ишекле-түрле йөренү, әрле-бирле сугылу); вакыты (азмы-күпме, әледән-әле, көпә-көндез, борын-борыннан).
 
Хәзер хисси төсмерләрне конкретлаштыру мөмкинлекләренә тукталыйк. Парлы сүзләр – бу яктан да чын-чыннан гаять бай хәзинә. Хис-тойгы белдергәндә дә парлы сүзләр төрлечә ясала: ике компоненты да синоним, төрдәш йә гаиләдәш хисси сүзләрдән тора (каушау-оялу, кызыгу-көнләшү, айкалу-чайкалу); бер компоненты битараф сүз булып, икенчесе хисси берәмлек тәшкил итә (уйлана-моңлана); Хис-тойгы белдерә торган грамматик формалар күп. Мәсәлән, кабатлаулар (сызлана-сызлана, леп-леп, ничәме-ничә, тып-тын, иксез-чиксез). Әгәр чыннан да моңа ирешә алсаң, миңа бик-бик рәхәт, бик-бик җиңел була (М.Вәлиев); Һәр күңел үзенчә тетрәнеп-кузгалып каршылый (Ш.Галиев).
   
Хәзер килеп, парлы сүзләр кулланып яңа берәмлекләр ясауны карыйк. Мәгънәгә тәңгәл берәмлек эзләү – иҗади эш. Төгәл, конкрет төшенчә табу бурычы кешене тел берәмлекләренә төрле-төрле мәгънә, хис-тойгы төсмерләре эзләргә, тел формаларын үзгәртергә, яңаларын эзләп табарга, яңаларын ясарга мәҗбүр итә. Неологизмнар, алынма сүзләр, троп-метафоралар менә шулай туа.
   
Яңа берәмлекләр (яңа дигәндә без әлеге телнең төрле катламнарында киң куллану тапмаган, шуңа күрә сүзлекләргә дә кертелмәгән, конкрет ситуация, контекстта гына тулы мәгънәсе аңлашылган лексемаларны күздә тотабыз) менә мондый ысул-алымнар белән ясала ала (Мисаллар Шәүкәт Галиевнең “Илһамым – мәхәббәтем” китабыннан. Казан, 1986):
   – компонентлар синоним, төрдәш,  гаиләдәш сүзләрдән тора, башлыча, моңарчы телдә булмаган яисә сирәк кулланылган синонимнар сүз ясауга җәлеп ителгән була: ачылу-чишелү, ачылу-чәчелү, бөрешү-чиркану, елау- сыктау, шан-шөһрәт, кызыгу-көнләшү; Монда ике төрле схема күзәтелә: а) гомуми мәгънәле сүзне икенче бер гомуми мәгънәле яки конкрет мәгънәле компонент ачыклый, тулыландыра (бүре-ерткыч, боз-сөңге, киенү-бизәнү) һәм, киресенчә, ә) конкрет мәгънәле берәмлеккә гомуми мәгънәле берәмлек ияреп, яңа мәгънә төсмере барлыкка килә (бакча-урман, онытылу-югалу, кыру-бетерү). Монда иҗатка киң мөмкинлекләр ачыла: Тукай–тургай халыкның күңел күгендәге гомерлек җырчысы; Тормыш-келәмнең дә күп очракта җеп очларын күрмибез; Кыз бала яулык-канатын селки.
   
Яңа берәмлек мәгънәне конкретлаштыру өчен дә, хис-тойгы төсмерен бирер өчен дә ясала. Шулай да иҗатчылар бу мөмкинлекне күбрәк хис-тойгы төсмерләрен җиткерү өчен файдалана. Хис-тойгы төсмере грамматик, лексик чаралар белән бирелә. Менә кайбер чаралар: гомуми сүз хисси, контраст, тәэсирле синоним яисә төрдәш, гаиләдәш компонент белән көчәйтелә, конкретлаштырыла: Чыршыны кисеп-үтереп алып кайт та, түреңә куй, нинди бәйрәм булсын инде ул! Пыскып-төтәп яткан йөрәк; черки-черки кар; Каламбур, сүз уйнату, охшашландыру формаларын кулланып, хисси төсмерле сүз ясау: Маңаена миң төрткәндә кыз, икенчесен каярак урнаштырырга дип тора. Миң-миңлек уянган; Балакаем-балкаем; Мәгънә төсмере ачык булмаган компонентларны да автор үзенчә ясый ала, моның өчен телдә элек-электән кулланылган үрнәк-калыпларны сайлый яисә үзе ясый: кыек-мыек, кисәк-косак кәгазь, чакы-чокы, кәгазь-мәгазь; антоним составлы берәмлекләр ясау: ачылу-ябылу, дус-дошман, кабыну-сүнү, яхшылык-яманлык; Мәхәббәтнең татлы-ачы дулкыны.
   
Парлы сүз белән иҗади эш иткәндә форма төрлелекләре дә барлыкка килә. Мәсәлән, өчле сүзләр ясау мөмкинлеге: гап-гади-гадәти, иксез-чиксез-кырыйсыз, моңлы-сагышлы-үкенүле.
   
Шул ук вакытта телдә инде күптән ясалган берәмлекләргә дә иҗади карарга кирәк. Мондый караш татар әдип, шагыйрьләре иҗатында күптән күзәтелә. Нури Арслан, мәсәлән, бер шигырендә ут-күз берәмлеген ике сүзгә аерып “уттан сакландым, күздән саклана алмадым” дип, тәэсирле гыйбарә ясый алган. Ир-ат берәмлеге дә аның икенче бер шигырендә шигъри сурәткә әйләнә алган.
         
Сугыш аты кебек мин, мөлдерәп
Күзләреңә карап яшәдем.
Авыр чакта бергә була Ир, Ат
Бергә түгә әрнү яшьләрен.
   
Күренекле журналистыбыз да иксез-чиксез парын, кем әйтмешли, “ватып”, иксез һәм чиксез тезмәсе ярдәмендә фикерен көчәйтү өчен файдалана. Тик мондый трансформация чыннан да иҗат җимеше булырга, уңай нәтиҗә бирергә тиештер. Югыйсә, көндәлек аралашуда без әле, аеруча әйтмә сөйләмдә, парлы сүзләрне сәбәпсез, урынсыз вату очракларына юлыгып торабыз. Кичәле-бүгенле генә Казан радиоларының берсендә бәла-казаны бәлә, каза дип һәр икесен мөстәкыйль сүз кебек аерым-аерым, мөстәкыйль басым белән әйттеләр. Һәрхәлдә парлы сүзләр белән эш иткәндә дә язу белән әйтү аермасын тоемларга, сакларга кирәк.
                                           Илдар Низамов,
                        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 09.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»