|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2010 Җәмгыять
БӘХЕТ ӨЧЕН КҮП КИРӘКМЕ?Россия үсмерләре дөньяда иң ярлыларның берсе. Taylor Nelson Sofres тикшерү компаниясе ата-аналарның баласына атна саен ничә сум акча бирүен сорашкан. Нәтиҗәдә, Россия, Бразилия, Мисыр һәм Һиндстан үсмерләре иң ярлылары дип табылган. Бездә, мәсәлән, үсмерләргә үз чыгымнары өчен атна саен уртача 700 сум акча эләгә икән. АКШта исә егет-кызларның кесәсендә ким дигәндә 1 мең 500 – 3 мең сум акча йөри. Ә иң бай үсмерләр Норвегиядә, Гарәп Әмирлегендә һәм Финляндиядә яши. Биредә ата-аналар балаларына атна саен 4 мең сум чамасы “кесәлек” акча бирә. Кадрия ШӘРИПҖАНОВА, “Ышаныч” балалар һәм үсмерләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы:
– Үсмерләр турында сүз башлаганчы, мәктәп укучыларын һәм студентларны аерырга киңәш итәр идем. Аларның ихтыяҗлары аерыла. Әгәр үсмергә атнасына уртача 700 сум акча бирсәләр, димәк, аңа көненә 100 сум акча туры килә. Мәктәп укучысына көндәлек ашарга һәм мәктәп өйдән ерак булса, юлга акча кирәк. Казанда, мәсәлән, юлга көн саен ким дигәндә 30 сум акча түлисе. Моңа тагын ашауга киткән акчаны да өстәсәң, 700 сум – аз түгел. Ә менә студентларга бу акча чыннан да җитмәскә мөмкин. Уку йортларының барысында да ашханәләр юк. Шуңа күрә туклануга акча күбрәк китә. Юлга да көн саен акча кирәк. Еш кына көн буена автобуска берничә тапкыр утырырга туры килә. Бүген мәктәп яшендәге балаларның күбесендә озакка сузыла торган авырулар булуын да игътибарга алсаң, тиешенчә туклану өчен 700 сум гына җитми.
Светлана МИННӘХМӘТОВА, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе укытучысы:
– Акчаны төрлечә сарыф итәргә була бит. Балага атнасына 70 сум да, 7 мең сум да тотарга мөмкин. Әлеге мәсьәлә һәр гаиләдә үзенчә хәл ителәдер. Ата-аналарның мөмкинлекләре төрле. Безнең гаиләдә, мәсәлән, балаларга киткән чыгымнарның күләме билгеле һәм үзгәрешсез. Мәктәптә укучы ике баламның һәркайсына көн саен ашарга 30 сум һәм юлга 24 сум акча китә. Шуннан артык та, ким дә түгел.
Денис ГРИШИН, башкаладагы үсмерләр клубы җитәкчесе:
– Әлеге чыгымнарга нәрсәләр керә соң? Әгәр бу – бала үзе өчен генә тота торган акча икән, 700 сум бик күп. Сагыз чәйнәргә, кызларны кәнфит белән сыйларга бу кадәр акча кирәкми. Баланың мөмкинлекләре күбрәк булган саен, ул югарырак сикерә. Акча белән дөрес эш итү – осталык бит ул. Моңа акрынлап кына өйрәтергә кирәк. Кайбер ата-аналарның фәлән-фәләнне эшләсәң, акча бирәм дип кызыктыруларын да аңламыйм. Акча “тәме” яхшыга китерми. Ә менә балага тоткан чыгымнарга килгәндә, ата-аналарның күпме хезмәт хакы алып эшләүләренә караганда, балаларына акча кызганалар дип саныйм. Мәсәлән, каратэ, бокс, бию, рәсем кебек төрле түгәрәкләргә йөрү бәясен дә шул исемлеккә кертсәләр, 700 сум чүп кенә. Бер айлык курсларның иң арзаны да аннан кыйммәтрәк.
Илназ МИНВӘЛИЕВ, җырчы:
– Балага атна саен 700 сум акча бирәләр икән, моны аз дип санамыйм. Бүгенге үсмерләрнең чыгымнары өчен әлеге сумма җитәрлек. Кайбер очракларда күбрәк тә әле. Балага акчаны артыграк биргән саен, ул бозыла гына. Акча үсмерләрне генә түгел, өлкәннәрне дә туры юлдан яздырырга сәләтле. Шуңа күрә безнең үсмерләрне мескен дип уйламыйм.
Ләйсән ВАФИНА, студент:
– 700 сум студент өчен азрактыр. Миңа әти-әнием атна саен 1 мең сум акча бирә. Бик таман гына туры килә. Авылга кайтырга гына 250 сум кирәк. Калганы университетка барырга, ашарга һәм әз-мәз кием-салым алырга китеп бара. Айга бер тапкыр 1 мең 600 сум стипендиям дә үземдә кала. Бәяләр көннән-көн үскәнгә без гаепле түгел.
|
Иң күп укылган
|