|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2019 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе тамашачыларын 2019-2020 яңа концерт сезонында нәрсә көтә?«World music» - һәр халыкның үз уникаль тарихы һәм мәдәниятен чагылдырган этник музыканы бөтен дөньяда әнә шулай атау кабул ителгән. Этник музыканың төп өстенлеге шунда ки, гасырлар аша узып, ул халыкның индивидуальлеген һәм характерлы сыйфатларын саклап кала. Бу музыка, үз чиратында, берничә юнәлешкә бүленә. Тыңлаучылар арасында иң танылган этно-поп: румба Куба биюләре, мамбо һәм ча-ча-ча. 2нче абонементта этно-музыка жанрының иң яхшы вәкилләре җыелган, алар филармония тамашачыларына аргентин тангосын, босса нованы һәм фламенконы тәкъдим итә 2нче санлы абонемент составындагы концерт программасы түбәндәгечә: 1) «Аргентинское танго». Solo tango orquesta (14.12.2019)
2) «Вечер в Рио-де-Жанейро». Квартет Жоандера Сантоса (26.01.2020)
3) «Трио из Андалузии». Оскар Гузман, Изабель Муньос, Лукас Ортего (23.03.2020)
Концертлар үткәрү турында тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук абонемент билетын түбәндәге сайтта сатып алырга мөмкин: https://tickets.tatfil.ru/event/110
--- |
Иң күп укылган
|