|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2019 Җәмгыять
Милли Музейда "Балалар туган көне"Балагыз өчен онытылмаслык туган көн оештырырга телисезме? Сезне аны Милли Музейда билгеләп үтәргә чакырабыз. Яңа танышулар, сюрпризлар һәм көтелмәгән ачышлар малайларны да, кызларны да битараф калдырмаячак. Яшь геройларның һәркайсына акыл һәм зирәклек күрсәтү мөмкинлеге биреләчәк. Мавыктыргыч уеннар вакытында балалар серле хәзинә табып кына калмыйча, урманда адашкан кызга ярдәм итеп, музей экспонатлары белән дә танышачаклар, туган як, әйләнә-тирә дөнья тарихы һәм мәдәнияте турында күп кызыклы мәгълүматлар беләчәкләр. «Музейда балалар туган көне» алдан гаризалар буенча үткәрелә. Бәясе – 20 кешегә кадәр төркем өчен 6 000 сум (икенче төркем өчен-250 сум).
Дәвамлылыгы 2 сәгать.
Барлык сорауларга да +7 (843) 567-30-35 телефоны буенча җавап бирәчәкләр
--- |
Иң күп укылган
|