поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.05.2010 Җәмгыять

ИСТӘЛЕКЛӘР

Мөһер

 

1944 ел. Гадел Кутуйны, Мәдәният министры итеп куяр өчен, сугыштан чакыртып алалар. Ләкин жыелыш башлануга Фатих Мөсәгыйть кинәт әйтеп куя:

 

– Гадел Кутуй ничек итеп татар культурасы белән идарә итәргә тиеш? Ул бит «жидегәнче»!

 

Гадел Кутуйны хөрмәтләп олы урынга утыртып бетерә язган коммунистлар шым булып калалар. Кыен тынлык урнаша. Ни әйтергә белмиләр. Яклап бер сүз әйтелми. Тын гына таралалар. Икенче көнне үк Кутуй сугышка китә. Китәр алдыннан аңа Хәлил Әбҗәлил очрый. Аптыраган, гаҗәпләнгән Хилилгә Кутуй:

 

– Каләм белән сугышырга рөхсәт итмәделэр, хәзер мылтык белән сугышырга китәм! – ди.

 

Бу аларның соңгы күрешүе була.

 

Xәдичә ханым Әбҗәлилдән ишеткәнне

Фәридә ханым Сафа сөйләгәннәрдән.

1983, 1 декабрь.

 

 

ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛЫШ

 

Сугышта бик каты салкын тидергән, авыр хәлдәге Гадел Кутуйны Польшаның Познань шәһәрендәге хәрби хастаханәгә салалар. Аның хәлен белергә дип, хәрби корреспондент Шакир Абилны юллыйлар. Кутуйның хәле бик әйбәт булмый. Шулай да авыру шагыйрь әйтә:

 

– Шакир, тереләм әле мин. Берлинны алганда мин анда булачакмын! – ди.

 

Ләкин Шакир Абил Кутуйның бу дөньяда җыясы ризыгы бик аз калганын сизенә. Ул киткәч, табиблар каршы килүгә карамастан, Кутуй госпитальдән чыга. Редакциягә, штабка бара, алгы сызыкка, Берлин ягына барырга рөхсәт сорый. Шулчак ул өзлегеп китә. Аны яңадан госпитальгә алып китәләр. Бу егерме җиденче апрель көн була.

 

Ә 1945 елның унбишенче июнендә шагыйрь Гадел Кутуй хастаханәдә вафат була.

 

Гариф Гали сөйләгәннәрдән.

1983, 25 ноябрь.

 

 

ВӘХШИЛЕК

 

1938 елда меңләгән тоткын белән бергә, шагыйрь Фатих Кәримне дә йөк ташырга көйләнгән зур бер баржага төяп, Казаннан алып китәләр. Юлда барганда, төнлә, Идел уртасына җиткәч, көймә яна башлый. Йоклаганнар йокыда яна, уянганнар бер-берсен сыта-таптый. Ишекләр, тәрәзәләр бикле була. Ике мең бичара тоткын арасыннан өч кенә кеше исән кала. Шуларның берсе Фатих Кәрим була. Ул суга сикерә дә ярга йөзеп чыга. Ләкин аны яңадан төрмәгә озаталар.

 

Фатих Кәрим бу турыда хатыны Кадриядән башка берәүгә дә сөйләми. Еллар узгач, Фатих һәлак булгач, куркыныч уза төшкәч кенә, Кадрия ханым боларны Сибгат Хәкимгә сөйли.

 

Сибгат Хәким авызыннан.

1983, 29 август.

 

 

ТӨРМӘДӘН – СУГЫШКА

 

Төрмәдә байтак утырганнан соң, Фатих Кәрим Туфанга әйтә:

 

– Хәсән ага, мин озакламый иреккә чыгам, Аллаһ боерса.

 

Мин киткәч, ашъяулыкка төрелгән ипи алсаң, мине иректә, дип белерсең!

 

Чыннан да беркөнне Фатих Кәримне каядыр алып китәләр, хәйран гына вакыт үткәч, Хәсән Туфанга ашъяулыкка төрелгән икмәк китереп бирәләр. Күп мәртәбәләр гариза яза, сугышның иң хәтәр урынына җибәрегез, дип ялвара торгач, Фатих Кәримне сугышка җибәрәләр.

 

Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг шәһәре янында кайнаган сугышта һәлак була.

 

Хәсән Туфан авызыннан.

1968.

 

 

ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮЛЕМЕ

 

Көнчыгыш Пруссия фронтында авыр сугышларда катнашкан татар җегете Габдрахман Гафиятулланы бервакыт штабка чакыртып алалар.

 

– Менә Фатих Вәлиевич Кәримов, – ди майор – шушы солдатны, якташың Гафиятулланы синең карамакка тапшырам.

 

Фатих Кәрим, яшь сугышчыны ияртеп, блиндажга кайта.

 

– Иптәш лейтенант, – ди Габдрахман – мин Сезне беләм.

 

– Ничек? Каян? – ди Кәрим.

 

– Мин Сезнең шигырьләрегезне беләм. Мәктәптә укыган идек, – дип, җегет шагыйрьгә «Яшен яктысы» исемле шигырен яттан сөйләп бирә.

 

Фатих Кәрим сугыш тынган арада, кая туры килсә, шунда – чокырда яисә ачык һавада яки агач төбенә утырып та шигырьләр яза.

 

1945 елның язында Фатих Кәрим үз взводын һөҗүмгә күтәрергә тиеш була. Автоматын тоткан Фатих Кәрим, ура кычкырып, алга ыргыла. Ләкин күп тә китә алмый, шагыйрьнең ядрәләр белән тишкәләнгән гәүдәсе җиргә ава.

 

Габдрахман Гафиятулла аның җәрәхәтле шинелен, биштәрен, шигырь дәфтәрен үзенә ала. Шинель белән биштәрне төреп, Фатих Кәримнең гаиләсенә җибәрә. Шигырь дәфтәрен «Совет әдәбияты» журналына озата.

 

Ул шинель хәзер дәүләт музеенда саклана. Дәфтәр килеп җитә алмый, югала.

 

Габдрахман Гафиятулла авызыннан.

1985, 29 март.

 

 

ИКЕ ПОЕЗД

 

Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, 1941 елда була бу хәл. Канаш стансасына кара-каршы ике поезд килеп туктый. Бер состав – Казаннан фронтка, алгы сызыкка, сугыш кайнаган җиргә бара; поезд эче тулы татар язучылары. Икенчесе – Мәскәүдән тылга бара; эче тулы Мәскәү язучылары. Мәскәү поездының баскычында урыс язучысы Леонид (Соболевмы, Леоновмы шунда) басып тора икән. Казаннан фронтка китүче поезд тәрәзәсендә татар язучысы Нур Баян күренә.

 

– һәй, Нур! Баян! – дип кычкыра Леонид. – Привет!

 

– Сәлам, Леня! – ди Нур. – Кая юл тотасың?

 

– Тылга, дустым, Казанга! – ди Леонид. – Ә син кая китеп барасың, Нур?

 

– Фронтка, Леня, фронтка! – ди Нур Баян.

 

Поездлар икесе ике якка китеп бара.

 

Сибгат Хәким авызыннан.

1983.

 

 

ГАРМУН ТАВЫШЫ

 

Фашист гаскәрләрен куып баручы Совет гаскәрләре составында Баян Гыйззәт Польшаның Слоним шәһәренә килеп җитә. Күпме сугышта булып та ул бер генә тапкыр да татар моңы ишетмәгән була. Сугыш тынган арада бервакыт бөтен шәһәргә гармун уйнаган тавыш ишетелә. Кемдер өздереп татар көен уйный. Баян Гыйззәт көй ишетелгән якка китә. Эзли торгач, таба: бер мәйданчыкта базык кына гәүдәле бер җегет – лейтенант янына төрле яктан сугышчылар агыла. Килүче сугышчыларның барысы да татарлар булып чыга.

 

– Кайсы якныкы син, лейтенант? – дип сорый Баян.

 

– Ульяновскидан, Сембердән мин, иптәш капитан! – ди җегет.

 

– Нигә болай бик моңаясың?

 

– Татарча сөйләшәсем килә! – ди лейтенант. – Безнең полкта татарлар юк. Менә гармунга килмәсләрме, дигән ием.

 

Тора-бара мәйдан татар сугышчылары белән тула; җырлыйлар, бииләр, танышалар. Ләкин бу бәйрәм озакка сузылмый. Куркыныч сирена үкерә башлый.

 

Гаскәр сугышчан маршка кузгала. Бер-ике көннән соң Баян Гыйззәт юл буенда ялгыз кабер күрә: бәлки ул аңа игътибар да итмәгән булыр иде, ләкин кабер өстендә теткәләнеп беткән таныш тальян гармун күреген күреп өнсез кала.

 

Сембер җегете белән бергә гармун да һәлак булган! Кемдер аның сөекле гармунының кысасын кадерләп кабер өстенә утыртып киткән...

 

Авыр туфрагың җиңел булсын, Сембер гармунчысы!

 

Баян Гыйззәт авызыннан.

1985, 12 апрель.

 

 

 

АРТИСТЛАР СУГЫШТА

 

Татарстан хезмәт ияләре сугыштагы якташларына мөрәҗәгать хаты язып, бүләкләр әзерлиләр. Өч вагон бүләкне һәм шушы хатны сугышка илтә баручылар арасында Галия ханым Кайбицкая белән Фәйзулла Туишев та була. Төньяк-көнбатыш фронтка килеп җиткәч, артистлар сугышчыларга бияләйләр, оекбашлар, кулъяулык, тәмәке янчыклары тараталар. Бүләкләрдән соң татар дивизиясенә атап язылган хатны укыйлар. Сугышчылар бу хатка җавап язып, аны артистларга тапшыралар. Соңыннан концерт була. Татар артистлары сугышның күзенә кереп, сугыш тынган араларда иллеләп концерт куялар. Шундый концертларның берсе вакытында дошман очкычларыннан бомба ява башлый. Галия ханым Кайбицкая белән Фәйзулла Туишев арба астына кереп качалар. Бер бомба алар янында диярлек үк төшеп шартлый. Галия ханым контузия ала. Хәрби хәбәрче икенче көнне фронт гәзитәсендә болай дип язып чыга:

 

– Фашистлар бүтән көннәргә караганда бомбаларны күбрәк ташлады. Күрәсең, дошманнарга татар җырлары, бигрәк тә Галия ханым Кайбицкая җырлавы ошап бетмәгән!

 

Галия ханым Кайбицкая авызыннан.

1985, 15 ноябрь.

 

ТАБАГАЧКА ЭШ

 

Сугыш вакытында Камал театры Зур театр бинасында эшли. Урамнар караңгы, маскировка өчен бөтен фонарьлар сүнгән, тәрәзәләр капланган. Спектакль уйнарга артистлар якты күздә театрга килеп калалар икән. Караңгыга калганнар, таякка таянып, капшана-капшана килергә мәҗбүр булалар.

 

Артистка Нәгыймә Таҗдарова театрга беркөнне табагачка таянып килеп керә.

 

– Бәй, Нәгыймә апа, башка таяк тапмадыңмыни? – дип көләләр артистлар.

 

– Тапмадым шул! – ди Нәгыймә ханым. – Коймак пешерергә оны булмаса да, таянырга ярый ул табагач!

 

Рәшидә ханым Җиһанша авызыннан.

1983, 11 ноябрь.

 

 

БЕЛОРУС ҖИРЕ ӨЧЕН

 

Курск сугышы тәмамланганнан соң, лейтенант Фәрит Ярулла кыска ял вакытларының берсендә, урман эчендә киселгән бер агач төбенә чүгәләгән дә, бармаклары белән каккалап, «рояльдә» уйнап тора икән.

 

Командирлар моның сәер кыланмышын күреп, якынрак килеп сорыйлар:

 

– Сез нишлисез болай суккалап? – диләр.

 

– Мин музыкант! – ди Фәрит. – Әле генә яңгыраган сугыш музыкасын хәтеремдә калдырасым килә.

 

Күп тә узмый Фәрит тагын сугышка керә. Бөтен дөньяны әйләнеп чыккан мәшһүр «Шүрәле» балетының авторы, яшь талант иясе бу сугышта һәлак була.

 

РӘЙХАН

 

1943 ел. Татар җегете Габделхак Шаһине солдатка алалар. Ләкин ул утырган эшелон Берлинга таба түгел, Көнчыгышка таба китә. Япония кыймылдый икән. Шулай итеп, унҗиде яшьлек үсмер җегет Габделхак Зур Хинган тауларына кадәр барып җитә. Юл авыр. Эссе. Тамаклар чатнап кибә. Дивизия ялга туктый. Чатырлар корыла. Кинәт кенә таулар арасыннан җыр ишетелә.

 

Аклы ситса күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Әй, Рәйхан, исмең матур, кемнәр куйган,

Сине күреп кем туйган!

 

Зур Хинган тавы өстендә, кыялардан кыяларга бәрелеп, үзәк өзгеч татар моңы агыла. Солдатлар да, командирлар да җыр тыңлый. Ә җырчы кечкенә гәүдәле Габделхак Шаһи була. Шуннан соң өченче пулемет ротасына Габделхакны җыр башлаучы итеп куялар.

 

Совет гаскәрләре, Хинган таулары аша кичеп, Квантун гаскәрен тар-мар итә. Бу сугышлардан соң Габделхакны Унҗиденче армиянең Җыр һәм бию ансамбленә урнаштыралар. Кытай иле буйлап һаман «Рәйхан» җыры яңгырый.

 

1951 елда Габделхак Шаһи Казанга кайта. Аны Татарстанның Җыр һәм бию ансамбленә җырчы буларак кабул итәләр. «Рәйхан» татар халкына әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышы ордены таккан бу җегет, Татарстанның атказанган артисты булып ялга чыга.

 

Ә «Рәйхан» җыры һаман халык күңеленнән китми.

 

Мидхәт Миншин. «Социалистик Татарстан».

1986, 2 апрель.

 

 

ТУТЫРГАН БАЛЫК

 

Сугыш вакытында Камал театры артистлары ярым ач яши. Ләкин беркайчан да бер генә спектакльнең дә өзелеп калганы булмый. Театр буфетына һәр кичне, спектакль башланыр алдыннан, һәр кешегә берәрдән пирожки китереп саталар. Нәрсә инде ул бер пирожки, ул япь-яшь кызларның да кече теленә дә җитми, ә мәһабәт гәүдәле Зәйни Солтан турында әйтеп торган да юк инде. Ләкин Зәйни ага боегып утырмый, өлешенә тигән пирожкины бер генә кабып йота да Әстерханда яшәгән чакларын сөйли башлый.

 

– Их, җегетләр, Идел тармагында балык тота идек без яшь чакта. Елым белән дә, кармак белән дә умыра идек... Ул җәен дисеңме, ул чөгә дисеңме, ул чуртан дисеңме – чуты-хисабы юк иде... Балыкның тиресен салдырып, кылчык-сөякләрдән аерып, тәмләткечләр, тоз-борыч, суган-сарымсак, үләннәр белән бутап, киредән тирегә тутырасың да, тегеп, кайнап торган шулпага саласың... Аннары мәмердәп торган хуш исле балыкны, бисмилла әйтеп, ашый башлыйсың. Их, балык тотуы бер рәхәт булса, аны пешерүе мең ләззәт, ашавы, һай, ашавы... җегетләр...

 

Ач актерлар тәмле балык шулпасы, кыздырылган мәрсин балыгы, тутырылган чуртан турында Зәйни Солтан хикәяләрен тыңлап, авыз суы йотып утырып, сәхнәгә чыгарга соңлаганнан соң гына Зәйни ага Әстерхан балыклары турында сөйләүдән туктаган, диләр.

 

Рәшидә ханым Җиһанша авызыннан.

1983, 11 ноябрь.



Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»