поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.08.2019 Милләт

Гакыйль Сәгыйровның вафатына 10 ел тулды

"Самое дорогое у человека - это жизнь.
Она дается ему один раз, и прожить ее надо так,
чтобы не было мучительно больно
за бесцельно прожитые годы,
чтобы не жег позор за подленькое и мелочное прошлое..."
Николай Островский.

Татарстанның Әхмәт районында туып, гомеренең зур өлешен Самара өлксенең Иске Җүрәй авылында үткәргән Гакыйль Сәгыйровның язмышында Николай Островскийның шушы сүзләре төп рольне уйнагандыр, мөгаен. Гакыйль, рус язучысы кебек, нерв системасының органик зәгыйфьләнүе нәтиҗәсендә, 17 яшеннән бер хәрәкәтсез тү-шәктә ятарга мәҗбүр була. Ләкин бирешми. Әнисе, туганнары, авылдашлары ярдәмендә белем ала, укый, яза, авызына каләм кабып, рәсем ясарга өйрәнә, үзенең язучы, шагыйрь, рәссам, Кеше булуын исбатлый...
 
Менә шундый батыр якташыбыз әле ун ел элек кенә арабызда яши иде. Күпләребез аның шул хәлендә дә иҗат итә алуына, тормыш сөючәнлегенә, аек акылына, зирәклегенә, алдан күрүчәнлегенә соклана иде. Кызганыч, Гакыйль Сә-гыйров 2009 елның 29 июлендә, җитмеш бер яшендә, дөнья куйды. Аның җәсаден күмәргә Татарстан, Самара, Ульян якларыннан мәртәбәле түрәләр, иҗатташ дуслары, фикердәшләре кайтты, ялкынлы шигырьләрен укып, ышанычлы сүзләрен әйтеп, аның истәлеген саклау кирәклеге турында матур-матур фикерләр калдырып, үз төбәкләренә таралыштылар...
 
Менә инде ун ел гомер ун көн кебек кенә үткән дә киткән. Һәм үткән якшәмбедә без, бер төркем татар оешмалары вәкилләре, Иске Җүрәйгә, Гакыйль Сәгыйровны искә алу кичәсенә юнәлдек. Юл буе әдипнең бер ел элек кенә Самараның Тимерюлчылар сараенда 80 еллыгы уңаеннан гөрләп үткән чараны искә төшереп бардык. Ул вакытта Гакыйль иҗатына мөкиббән киткән редакторыбыз Рәфгать Әһлиуллин да исән иде бит әле. Ул, чын идеалист буларак, Иске Җүрәйдә Гакыйль абыйга музей ачарга йөрде. Шул очракта авылга халык та кайтыр, мәктәп тә торгызылыр, кырларда игеннәр дә шаулап үсәр иде, дип хыялланды. Моның өчен, картон тартмада тишек тишеп, ничә еллар Гакыйль Сәгыйровка музей ачу өчен акча да җыеп йөргән иде, мәрхүм.
 
Аның шушы сүзләрен истә тотып, Иске Җүрәйгә килеп кергәч тә башта мәчеткә кереп, садакаларыбызны биреп чыктык та, 2007 елда ябылган мәктәпне барып карарга дип кузгалган идек, өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровның аннан бер кочак Әлифба һәм башка дәреслекләр күтәреп чыгып, каршыбызга килүен күреп алдык. Клуб янында җыелып торган халык янына җиткәндә, аның күзләреннән яшьләр генә акмый иде. Ул ачынып кычкыра ук башлады: “Без әллә кайлардан дәреслекләр эзләп йөрибез, ә биредә Әлифба китаплары ташландык мәктәп идәнендә аунап яталар! Кемгә кирәк, барып алыгыз!”
 
Без, Азат ага Надиров, Таисә Галәветдинова һәм мин, мәктәпкә таба йөгердек. Котокыч хәл! Мәктәпнең ишекләре бөтен җилләргә дә ачык, тәрәзәләре ватык, ә эченә керсәң, анда ниндидер вәхшиләр туй иткән булып тоела. Ун ел элек, Гакыйль Сәгыйровны күмгәндә, мәктәп инде 2 ел эшләмәсә дә, мондый хәлдә түгел иде әле. Шушы мәктәптә аң-белем алып йөргән балалар таш бәреп тәрәзәләрен ватканнар, үзләренә кирәк әйберләрне йолкып алып өйләренә ташыганнар, кирәкмәгәннәренең астын-өскә әйләндереп ташлаганнар. Китап хәсрәте мени анда! Без, Ильяс Гомәрович кебек үк, яшьләребезгә буылып, кабат клуб янында җыелдык.
 
 
Эчке халәтемә түзә алмыйча, Степная Шентала (Иске Җүрәй авылы шушы җирлеккә керә) башлыгы Рөстәм Абделганиевка: “Консервация ясап булмадымыни мәктәп бинасына? Хәзер инде ишелә бит! Ничек түзәсез моңа!” – дип ябыштым. “Мин авыл башлыгы вазифаларына керешкәндә, ул инде шундый хәлдә иде”, - дип җавап бирде бәйрәм оештыру мәшәкатьләре белән мәшгуль булган Рөстәм Сираҗетдин улы.
 
Моның белән генә тынычланмадым, әлбәттә. “Кармала” авыл хуҗалыгы производствосы директоры Җәмил Идрисовны сәдәфеннән эләктереп алдым. Директор – директор инде: “Мәктәп бинасы мәгариф министрлыгы карамагында. Без бу эшкә кысыла алмыйбыз”, - дип, бөтенесен дә үз урынына куйды Җәмил әфәнде. Бездә шулай инде: ватучы һәм җимерүчеләргә сүз әйтүче юк, ә берәр яхшы эш эшлим дисәң, шундук хуҗасы да килеп чыга, башбаштаклык эшләгәнең өчен судка бирергә дә күп сорамый.
 
Хәер, директор сүзләренә караганда, Кармала җирлегенә кергән Иске һәм Яңа Кармала, Юмратка, Иске Юреево, Ульяновка һәм Иске Фәйзулла авыллары кырлары инвестор тарафыннан арендага алынып чәчелгән, авыл хуҗалыгы производствосында шушы авылның 13 кешесе хезмәт итә. Яңа Кармалада элеватор, өлкәдәге бердәнбер орлык җитештерү заводы бар. Иске Җүрәйдә яшьләр дә кала. Мәсәлән, элеваторда электрик булып эшләүче Рәшит Абделганиев һәм автокарчы Рәшит Халитов хезмәт карьераларын әле башлаганнар гына. Ә әрмән милләтендәге фермерның хуҗа-лыгында 75 баш мөгезле эре терлек мөгрәп тора. Шулай булгач, авыл бетә, монда картлар гына яши, дип әйтерлек түгел. Ә менә мәктәп яшендәге балалар дүртәү генә булу – аяныч хәл, әлбәттә. 2007 елда мәктәп ябылганда монда егермедән артык бала мәктәпкә йөри иде...
 
Бәлки, шулай каты бәрелүебезнең сәбәбе хәзерге заман кануннарын белеп бетермәүдәндер дә. Уйлап карасаң, кайда мәгариф министрлыгы да, кайда Иске Җүрәй?! Онытканнар, баланстан төшереп калдырганнар, дөньядан сызып ташлаганнар... Төрле сәбәпләр була. Хәзерге заманда бернәрсәгә дә гаҗәпләнмибез инде. Шулай да, авыл халкы кая караган соң? Һич тә булмаса, язгы шимбә өмәсе оештырып, шул бичара белем учагының ишекләрен бикләп, тәрәзәләрен кадаклап була иде бит инде. Хуҗалыклы авыл кешесе: “Кирәгеп чыгар әле, диварлары нык. Бәлки иске клуб урынына Мәдәният йорты, йә Гакыйль Сәгыйровка мемориал ясап булмасмы”, - дип авылдашларын котырткан булыр иде. Юк, шуны да эшләмәгәннәр.
 
 
Кыскасы, читтән килгән кешеләргә бу хәл һич тә аңлашылмады. Мәктәп хәсрәте белән, чара башланганын күрми калганбыз бит. Искеҗүрәйлеләр юлдан килгән кунакларны (арабызда Нурлаттан, Ульян өлкәсеннән килгән кешеләр дә бар иде) мул табыннарга утыртып сыйладылар. Хуш исле пылау да, өчпомаклар да, алма һәм корт бәлешләре дә бик уңган иде. Рәхмәт сезгә, Рәфисә ханым һәм Равил әфәнде Миңнебаевлар! Бүгенге чараны оештыру эшләренең авыр башы Рөстәм Абделганиевка һәм сезгә, шулай ук авылның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына төшкәндер, дип беләбез.
 
Искә алу программасы зиратта, Гакыйль Сәгыйровның рухына Коръән сүрәләре уку, каберенә чәчәкләр кую тантанасыннан башланды. Кабер өстендәге таш та, яз башында утыртылган чәчәкләр дә биредә нурлы, ихтирамлы кешенең җәсаде күмелгәнне раслый, авыл халкы һәм Кошки районы администрациясе тырышлыгы белән кыркылган үләннәр зиратка ниндидер тантана, бакый дөнья тынычлыгы өстиләр иде.
 
Мөфти Талип хәзрәт Яруллин мәрхүм турында яхшы сүзләр сөйләгәннән соң, Иске Җүрәй мәчете имамы Габделхак хәзрәт Халитов Коръән укып, кабер тирәсендә җыелучылар дога кылганнан соң, кешеләрнең бер өлеше намазга китте, икенчеләре Гакыйль Сәгыйров һәм Хәбибҗамал апа Сәгыйровларның йорты тирәсендә җыелдылар.
 
Өй күзгә күренеп чүккән, ишеге кыйшайган, Гакыйль тәрәзәсе каршындагы сирень тагын да киңәйгән иде. Башта ишек ачкычы кемдә булуын ачыклый алмадык. Чарасызлыктан, ирләр, күршеләрдән фомка алып чыгып, ишекне ачып җибәргәннәр иде, ул бөтенләй каерылып төште. Күз алдыбызда ун ел буе ачылмаган өй эче пәйда булды. Шифер түбәсе тишекләренең берсеннән карап торган болыт, бу мескен өйгә яңгыр койыйммы-юкмы, дип уйлана иде, ә ишегалды түбәсе такталары арасыннан татар, рус телендәге китаплар, кайчан безне бу юеш урыннан җылырак өйгә алып керерләр икән дип, саргайган битләрен сузалар иде. Өй эчендә барысы да 10 ел элек ничек калган – шулай. Тик тузан, түбәдән коелган чүп-чар, тычканнар кимергән газета кисәкләре, өйнең аскы бүрәнәләрендәге гөмбә чире генә еллар узганын дәлилли... Бу күренеш мәктәп бинасыннан да авыррак тәэсир итте. Берәү яши, батырлык эшли, кешеләргә яхшы мирас калдырырга тырыша, аннары әкренләп картая, чүгә, үлә, чери... Өен дә шул ук язмыш көтә, дигән фикер йөгереп узды башымнан. Кичектермичә, кулга алырлык әйберләрен, тузаннарын каккалап, каядыр илтеп куясы, кулсыз-аяксыз, тулысынча хәрәкәтсез кешенең фотография ясау, радио җыю, шигырь язу һәм рәсем ясау белән шөгыльләнүе, Казан, Самара, Ульян шәһәрләрен, тирә-як авылларны бер итеп йөрүе, халык белән аралашып, аларның язмышларын тасвирлый белүе, хәтта вакыт-вакыт мәхәббәт ялкынында янып яшәве турында сөйлисе килде...
 
 
Өйлә намазыннан соң халык тагын клубта җыелды. Анда инде Гакыйль Сәгыйровның иҗатын пропагандалаучы Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар җырлыйлар, шигырь сөйлиләр иде. Димитровградта яшәүче Рәйсә ханым аның утызлап шигырен яттан белә, ә Гакыйль әфәнде аның шигырьләренә унбишләп җыр язган. Менә аларны Гакыйль Сәгыйровның иҗатын гомер буе халыкка күрсәтүчеләр, дип атарга да була. Самараның “Дуслык” оешмасыннан килгән Идеал абый Галәветдинов та шагыйрьнең “Әти гармуны” поэмасыннан зур гына өзек укыды, гармун уйнап, борынгы җырлар җырлап, Шәрифулла абзыйның сугышка киткән мизгелләрен тасвирлады. Чөнки алар Муса Галәветдинов белән бер чорда яшәгәннәр, бер көнне сугышка да киткәннәр бит. Шулай ук чарада Нурлат шәһәре администрациясе котлаулары яңгырады, авыл администрациясенә, Наил абый һәм Халидә апа Сәгыйровларга, хөрмәт йөзеннән, бүләкләр тапшырылды. Шулай ук тарихчы Шамил Галимов район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Сергеевка “Самара төбәге татарлары” очерклар китабын бүләк итте, Иске Җүрәйнең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары, Орловка авылыннан килгән трио бик матур чыгышлар ясадылар. Чараның бу өлешендә Нурлат шәһәренең Кама арты төбәкне өйрәнү музее мөдире Флера Морзаханова сүзләре истә калды: “Музей ясарга телисез икән. Тик сез инде күп нәрсәне югалткансыздыр, дип фикерлим. Баштан ук бөтен әйберләрен җыештырып, тиешенчә сакларга кирәк иде. Музей ясау - бер эш булса, аны саклау, тәртиптә тоту, кешеләр килеп йөрерлек кызыклы итү – тагын да зур проблема. Зур башлангычыгызда уңышлар телим”, - диде музей белгече.
 
Нәкъ шунда, Иске Җүрәй авылы клубында, региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин “Как закалялась сталь” романы авторы Николай Островскийның югарыдагы сүзләрен искә төшерде дә инде. Аларның мәкалә эпиграфы итеп алынуы да очраклы түгел, әлбәттә. Чөнки бу сүзләр биредә Гакыйль Сәгыйров турында гына түгел, ә бәлки аның истәлеген саклый алмаган без - татарлар турында әйтелгән кебек яңгырады: “...чтобы не было мучительно больно за бесцельно прожитые годы, чтобы не жег позор за подленькое и мелочное прошлое...”
 
Шулай бит инде, бер-беребезгә сылтап, акча, вакыт булмауга салышып, йә “Бу безнең эш түгел, авыл халкы эше, туганнары эше”, йә “Туган авылында түгел, Самарада! Юк, Самарада түгел, авылда музей ясыйк”, дип бәхәсләшә-бәхәсләшә, ун ел вакытны “бесцельно” уздырдык түгелме? Бәлки җитәр?! Безнең буын кешеләре китеп беткәч, үзе укыган мәктәп тәрәзәләренә таш бәргән буын кешеләре Гакыйльне дә белмәс, музейлар да кормас, дип уйлыйм. Аларның балалары өчен булса да, “Филантроп” премиясе иясенең музеен ясап калдырыйк. Бәлки, балалары игелеклерәк булыр.
 
Җүрәйдә булмаса, Самарада тиз арада һәм аз чыгымнар белән музей ачу “җае” да килеп чыкты бит әле. Волгарь бистәсенең Халыклар дуслыгы паркында төзелеп ятучы татар йортында (ул безгә бушлай биреләчәк) Гакыйль Сәгыйровның сәкесен, китапларын куеп, картиналарын элеп, экскурсиягә кергән кешеләргә аның батырлыгы турында сөйләсәк, Самара һәм тирә-яктагы авыл-шәһәрләрдә укучы балаларны экскурсияләргә йөртсәк, Гакыйль Сәгыйров өлкәбезнең, Россиянең горурлыгы булып китәр иде.
 
“Туган тел” җәмгыятенең аксакалы Азат абый Надиров, һичшиксез, Иске Җүрәйдә дә музей ясарга кирәк, дип саный. Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов күптән инде моның өчен бура бирергә вәгъдә итә икән. Җирле эшкуарлар исәбенә төзү материаллары юнәтеп, өмә ясап, башта нигез салынса, аннары бура күтәрелсә, түбәсе ябылса, калганы әкренләп кенә эшләнер иде. Тик монда да бер хикмәт бар: йорт һәм җир хуҗасы – Гакыйль Сәгыйровның бертуган энесе Наил абый яисә аның улларыдыр, дип уйлыйбыз. Ул аны халыкка бушлай бирәме, акча сорыймы - анысы инде гаилә карамагында.
 
Чарада ахыргы сүзне “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров алды:
 
- Кеше нәрсәгә лаек, аңа шул бирелә”, “Шыгырдамаган тәгәрмәчне майламыйлар” дигән әйтемнәр бар. Сорамыйсыз, йөрмисез, тырышмыйсыз. Бәлки сезгә музей кирәкмидер дә? Кирәксә, әллә кайчан булдырган булыр идегез. Моның өчен бөтен хокукларыгыз да бар. Әнә, сезнең мәктәп идәнендә аунап яткан Әлифба китабының авторы Сәләй Вагыйзов музее ике ел дигәндә эшләнде. Рус Байтуганы авылында яшәүче гади татар хатыны Нурания Абзалова, аның ире Фәрхәт һәм авыл кешеләре, Татарстан хөкүмәтенә хат язып, ярдәм сорадылар, һәм аларга 1.2 миллион сум акча бүлеп бирелде. Хәзер инде Камышлы якларында шундый музей булуын, Сәләй Вагыйзовның безнең як кешесе булуын бөтен татар дөньясы да белә.
 
 
Мөфти, татар оешмалары җитәкчеләре үзебездән килгәннәрнең барысын да эшлибез – “Самара татарлары” журналында авылыгыз турында зур мәкалә язып бастырдык. Тагын да шәхесләрегез турында язмаларыгыз булса, аларны да бастырырга вәгъдә итәбез. Үткән елда Сәгыйровның 80 яшьлек юбилеен уздырдык, бүгенге чарага җыелып килдек, музей ясау теләгегезне хупладык. Ләкин арагыздан башлап йөрүче табылмаса, авылыгызда музей булмаячак, шуны аңлагыз! Үзегезнең Гакыйль авылыннан булуыгызны исбатлагыз! Якташыгыз үзе турында әнә нинди истәлек калдыра алган, ә сез музеен гына да булдыра алмыйсызмы?..
 
...“Бетерде бу”, - диде залдан берәү. Юк, бетерү түгел, дәртләндереп җибәрү өчен әйтелде бу сүзләр. Авыл кешесе үз җирендә үзен хуҗа итеп хис итсен, ниятләгән эшләрен җиренә җиткереп эшләсен, үзе булдыра алмаса, ике өлкәнең губернаторларына, Татарстан президентына мөрәҗәгать итсен, чарасын тапсын иде, дигән фикерне авыл халкына җиткерү өчен әйтте бу сүзләрне Ильяс әфәнде.
 
Хәер, бетерде, дип аңласалар да, “Таш белән атканга аш белән ат” мәкален исләренә төшерсеннәр, үпкәләп утыру урынына, Гакыйль авылы кешеләре икәнлекләрен исбатласыннар иде.
 
Ә милли оешмалар аларга ярдәм кулы сузмыйча калмаслар.
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
 
Автор фотосурәтләре.
 
P.S. Августның егермеләрендә Гакыйль Сәгыйров музеен оештыру буенча Попечительләр советы утырышы булуы көтелә. Газета укучыларыбызны бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштырып барачакбыз.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 05.08.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»