поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
17.05.2010 Медицина

«МИНИСТР ҮЗ КОНТРОЛЕНӘ АЛДЫ»

Газетабызның 29 апрель санында яшь журналист Айнур Галимовның «Хисләрнең хәтере тирән» дип аталган язмасы дөнья күрде. Анда мәкалә авторының үз фикерләре бәян ителгән иде.

Әлеге язмага җавап итеп, редакциягә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника хастаханәсенең баш табибы Михаил Васильевич Кормачевтан хат килде. Аның тарафыннан әлеге очракка карата түбәндәгечә бәя бирелгән.

«Басма матбугатта медицина хезмәткәрләре эшенә карата тәнкыйть аз басылмый. Әмма күп очракта алар бары тик җентекле тикшерүдән соң гына дөнья күрә. Клиниканың бер генә медицина персоналы да (табиблар, шәфкать туташлары) бүләкләмичә берни дә эшләми, дип, дәлилсез генә язу мондый хөрмәтле газетага килешә торган эш түгел.

 

Медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты буенча үткәрелгән тикшерү мәкаләдә бәян ителгән фактларның дөреслеккә туры килмәвен дәлилли.

 

Умыртка баганасындагы шешләрне дәвалау онкология, нейрохирургия һәм тернәкләндерү өлкәсендә авыр һәм ахырга кадәр өйрәнелеп бетмәгән мәсьәлә булып тора. Әлеге пациенттагы (Айнур Галимов. — Ред.) шеш, органнар бәйләнешен бозып, умыртка баганасы һәм арка миенең тукымасына үсеп чыккан. Нәкъ менә шуңа күрә мондый төр авыруны дәвалау һәрвакытта да канәгатьләндерерлек нәтиҗә бирми: зарарланган участокны алган вакытта сәламәт урынга да зыян килә. Арка-баш мие каналына шеш үсеп чыккан очракта бары тик операция генә арка миенең котылгысыз бозылуын туктатырга һәм коточкыч нәтиҗәне (ахыргы нәтиҗә үлемгә кадәр дә алып килергә мөмкин) булдырмый калырга өмет һәм мөмкинлек бирә. Ә әлеге авыруның аскы очлыклары (нижние конечности) функцияләрендә үзгәрешләр бар иде инде. Бу исә арка миенең зарарлануы турында сөйли. Операциядән соң аның хәле начарланды, чөнки кан белән тәэмин итү арка миендәге шеш участогы аша уза һәм шешне алу органнар функциясен бозарга мөмкин иде.

 

Диагностик чаралар һәм оператив катнашу күрсәткечләр буенча һәм вакытында эшләнде. Табиблар эшчәнлеге мондый очраклардагы гомумкабул ителгән тактикага каршы килмәде һәм авыруның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән иде. Без нәрсә булдыра алдык һәм нәрсә эшләргә тиеш идек — барысын да эшләдек.

 

Авыру янына өч көн буена беркем дә килеп карамады, дип гаепләү — акылга сыймаслык. Пациентны һәр көнне, хәтта ял көннәрендә дә палата табибы С.В.Огурцов карады. Бу хакта авыру тарихында да язылган. Операциядән соңгы чорда контроль һәм дәвалауга төзәтмәләр кертү максатыннан, невролог, терапевт, хирург белән консультация уздырылды, авыруларны караган вакытта Айнурны да баш фәнни хезмәткәр, профессор, медицина фәннәре докторы Е.К.Вәлиев өч тапкыр карады. Бүлек мөдире м.ф.д. И.Е.Вәлиев тә берничә тапкыр тикшерде.

 

Анестезия таләпләр нигезендә эшләнде. Операция алдыннан авыруга табиб-анестезиолог консультация ясады.

 

Хөрмәтле Мансур Газизҗанович! Авырудан акчалата бүләкләр алу турындагы уйдырма безнең хәтеребезне калдырды. Бу Республика клиника хастаханәсенең һәм белгечләренең дәрәҗәсен генә түгел, ә Татарстанның барлык медицина хезмәткәрләренең, табибларының да халык алдында абруен төшерә.

 

Әгәр әлеге пациент безнең хастаханә хезмәткәрләре тарафыннан медицина ярдәме күрсәткән вакытта хокуклары бозылган дип санаса, ул судка шикаять бирә ала.

 

Югарыда телгә алынганча, мәкаләдәге фактлар дөреслеккә туры килми».

 

***

 

Әлеге мәсьәлә уңаеннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнара Сабирова болай дип белдерде:

 

«Әлеге мәсьәләне сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов үз контроленә алды, аның кушуы буенча Республика клиника хастаханәсендә тикшерү уздырылды. Министр барлык тикшерү нәтиҗәләре, дәвалау процессы белән үзе танышты. Экспертиза нәтиҗәләре барлык дәвалау чараларының стандартлар буенча дөрес башкарылуын күрсәтте. Кызганычка, бу – әлегәчә өйрәнеп бетелмәгән, катлаулы авыру. Әлбәттә, без яхшыга өметләнәбез. Җомга көнне Айнур Галимовны Республика клиника хастаханәсенең неврология бүлегенә салабыз. Аңа нейродиагностика уздырылачак, авыруны медицина фәннәре докторы профессор Әнвәр Богданов караячак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Мәскәүнең Бурденко исемендәге нейрохирургия институты яки Санкт-Петербургның Поленов исемендәге нейрохирургия институты белән элемтәгә керү планлаштырыла.

 

Ә мәкаләдә телгә алынган игътибарсызлык, ришвәтчелек очракларына килгәндә, «сигнал» кабул ителде, фактлар тикшерелде һәм расланмады, һәр табиб белән аерым сөйләшү уздырылды. Кызганычка, бүген табибларны ришвәтчелектә гаепләү инде гадәткә кергән һәм еш кына ул гаепләүләр исемсез, адрессыз, «бүген бөтен табиблар шундый инде» дигән төсмердә була. Әмма бөтенесен бер чыбыктан себермисе иде. Җитмәсә, тикшерә башлагач, зарланучыларның 80 проценты үз шикаятьләреннән баш тарта.

 

Без бөтен проблемаларны уртага салып ачыктан-ачык сөйләшү яклы. Сәламәтлек саклау министрлыгы ришвәтчелек мәсьәләсенә аерым игътибар бирә. Министр Айрат Фәррахов үзе дә халыкка ришвәтчелек очраклары турында хәбәр итүләрен сорап еш мөрәҗәгать итә, чөнки безгә тәртип урнаштыру өчен объектив мәгълүмат кирәк. Шунысын да ассызыклыйсы килә – ришвәтчелектә табибларны гына гаепләү дөрес түгел. Еш кына моның инициаторы – авырулар үзләре, димәк, җаваплылык алар өстендә дә. Әгәр сезгә ришвәтчелек шаһиты булырга туры килгән икән, бу хакта безгә хәбәр итсәгез иде. Шулай ук моны медицина оешмасы җитәкчелегенә, иминият компаниясенә дә хәбәр итәргә кирәк. Министрлыкның ришвәтчелеккә каршы көрәш сәясәтен тормышка ашыру буенча эшче төркеме бар. Медицина оешмаларында ришвәтчелек очраклары турында хәбәрләрне (843) 231-79-44 номерына шалтыратып яки 8-9872-994603 номерына смс җибәреп хәбәр итәргә мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында (www. minzdrav. tatar. ru) медицина оешмаларында ришвәтчелеккә каршы көрәш планы урнаштырылган, анда бөтен мәгълүматны алырга мөмкин».

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы