поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.08.2019 Җәмгыять

Синоптиклар фаразы: бөтен өмет – «әбиләр чуагын»да...

Соңгы араларда иң күп сөйләнгән тема ул – һава торышы. «Көйсез кияү»гә әйләнде бит тәмам, ни кыланырга белми. Июль аенда берсен-берсе этешкән кар болытларына карап, Тукайны да еш искә алдык. «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», дигән бит ул әнә.

Ә без хәзер бик теләсәк тә, болай дип әйтә алмыйбыз. Моның сәбәпләре нидә? Алда безне нинди һава торышы көтә? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә бу хакта сөйләргә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экология­се кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев һәм әлеге кафедраның доценты Тимур Әүхәдиев килде.
 
Профессор быелгы җәй һава торышының сәбәпләрен тәфсилләп аңлатты. Төп сәбәп, билгеле инде, планетабызның глобаль җылынуы, бозлыкларның эрүе. Шул җылыну аркасында без июль аенда куртка киеп йөрергә мәҗбүрбез икән. Көл дә, ела да. Табигатьнең көйсезлеге бер бездә генә дә күзәтелми. Европа илләре: Германия, Франция эсселектән интегә. Анда температура нормадан шактый артык. 40-43 градус эсселеккә алар өйрәнмәгән. Шуңа да олысы-кечесе фонтаннарда коена. Канадада – корылык. Илебезнең Себер ягындагы хәлләрне бөтенләй аңлап булмый. Иркутск, Красноярск якларында меңәрләгән гектарларда урманнар яна һәм шул ук вакытта Тулунны икенче тапкыр инде су баса.
 
– Мондый хәлләр элек тә булган, – дип тынычландырды галим. Корылык та, су басу афәтләре дә кешегә зыян салган. Шулар аркасында ачлыклар булган.
 
Һава торышын бер еллап кына түгел, өч дистә еллар дәвамында өйрәнеп, нәтиҗә ясыйлар галимнәр. Соңгы 30 еллык күзәтүләрдән күренгәнчә, Казанда температураның артуы сизелә. Быелгы җәй генә тотрыксыз, көйсез холкы белән аерылып тора. Сәбәбе – циклоннар активлыгы. Болытлар бергә өелешәләр дә, атмосфера фронтларын узганда, көчле җил һәм яңгырлар китерәләр. Июньнең уртача температурасы климатик нормадан 1,9 градуска югарырак, явым-төшеме азрак булган. Әйе, тиргә төшеп, пешеп йөргәнегезне онытмагансыздыр. «Моның кадәр эссе булмый инде», – дип, әй ачуланган идек июньне. Үпкәләде бугай җәй, күптән инде җылы күргән юк. Июль температурасы да уртача 1,5-2 градуска кимрәк иде. Гадәттә, ул уртача +21 градус булырга тиеш булса, быелгы июль +19 градуска гына менә алган. Бу Арктикадан ультраполяр бәреп керү нәтиҗәсе. Көндезге температура +14-+15, ә төнгесе +9 градус. Җитмәсә, ай буе һава басымы да түбән. Бу кәефе табигатькә бәйле, кояш батареясы белән яшәүче кешеләр өчен кыенлык тудыра. Халык: «Мондый хәлне кем күргән?» – дисә дә, 10-13 елга бер кабатлана икән ул. 1994 елның июле дә салкын булган. Шул елны бит инде өлкәннәр: «Кыш кияргә алган пәлтәләребезне җәен киеп туздырабыз инде», – дип зарланышып йөрделәр.
 
Август җылы, хәтта эссе була дигән сүзләр дә бик дөрес түгел, диде профессор. Августның беренче ункөнлегендә температура нормадан алты градуска кимрәк булачак. Ә, гомумән, август температурасы 2 градуска кимрәк булыр диде. Яңгырлар да көтелә.
 
– Бөтен өмет сентябрьдә булачак «әбиләр чуагы»нда! – диде география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев.
«Яшәрбез, күрербез», – дияргә кала инде.
 
«Себер урманнарын сүндерергә кирәк түгел» дигән фикергә сез ничек карыйсыз?» – дип сорады спикерлардан бер каләмдәшебез.
– Ул урманнар кереп булмаслык җирдә яна. Аларны сүндерү, чынлап та, бик авыр, мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Ләкин сүндерергә кирәк. Алайса бер көнне Казан күген дә сөрем баскан иде. Бу шул Себер урманнарыннан килгән төтен диделәр, – дип җавап бирде галим.
Әйе шул, әйдә янса янсын, бездә түгел, ерак әле, дип булмый. Сулар һавабыз да уртак, суларыбызның да өсте каплап куелмаган. Бер үк Җир бишектә Кояш тирәсендә әйләнәбез.
 
Булгач, булсын
Яз булгач, ул яз булсын –
Кояшы көлеп торсын,
Түбәдән тамчы тамсын,
Җылы ләйсәннәр яусын.
Яз булгач, ул яз булсын!
 
Җәй булгач, ул җәй булсын –
Җиләкләр пешеп тулсын,
Кояш гел көлеп торсын,
Яшенләп яңгыр койсын.
Җәй булгач, ул җәй булсын!
 
Көз булгач, ул көз булсын –
Кояш сирәк күренсен,
Яшелчәләр өлгерсен,
Иләктән яңгыр койсын.
Көз булгач, ул көз булсын!
 
Кыш булгач, ул кыш булсын –
Карлары җем-җем килсен,
Биек көртләр дә өйсен,
Бураннары котырсын.
Кыш булгач, ул кыш булсын!
 
Ләкин хәзер еш кына
Болай булмый нигәдер.
Бәлки, гаеп миндәдер,
Бәлки, гаеп синдәдер.
Кыш көне тамчы тама,
Җәй көне карлар ява.
Табигатькә салдык бугай
Төзәлмәс авыр яра...
 
Гөлнара Зиннәтуллина фотосы

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.08.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»