поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
17.05.2010 Җәмгыять

«ФАБРИКА ДЕКОРА»: «ХЫЯЛЫГЫЗНЫ РӘСЕМГӘ КҮЧЕРЕГЕЗ» (ФОТО)

Дөньяда ямьсез җир булмаска тиеш. Шул исәптән сезнең йортыгызда да. Яшәгән җирегезне тылсымлы төсләр һәм яхшы кәеф белән тулыландырасыгыз килсә, безнең тәкъдимне укып карагыз. ДЕКОРАТИВ ЯБЫШТЫРГЫЧЛАР. Алар өегезне заманча дизайнлы һәм яктырак итәр. Аларны ябыштыру һәм, кирәксә, кире кубарып алу бик җиңел. Дивар һәм йорт җиһазларында эзләре калмый. Өегезгә читтән бер карагыз әле. Һичшиксез, бизәүгә мохтаҗ берәр буш почмак табачаксыз.

 

 

 

Йорт диварларын ябыштыргычлар белән бизәү модасы безгә Франциядән килгән. Андагы декор ябыштыру белән шөгыльләнүче компанияләр бик популяр. Чөнки өйне бизәү өчен моннан да уңайлы нәрсәне уйлап табу авыр. Гади обойга винил рәсем ябыштырасың да, вәссәлам! Өегезне танымассыз да!

Мәсәлән, балалар бүлмәсенә мультфильм геройлары сурәтләрен ясатырга була. Йокы бүлмәсенә агач “утыртырга”. Турагентлыкта Эйфель башнясын, ә берәр бутик тәрәзәсенә озын аяклы чибәркәй рәсемен ябыштырырга мөмкин. Кафе интерьерлары өчен дә идеяләр муеннан. 

Россиядә декоратив ябыштыргычлар көннән-көн күбрәк танылу ала. Моның белән шөгыльләнүче компания хәзер Казанда да бар. «ФАБРИКА ДЕКОРА» тәкъдим иткән ябыштыргычлар сыйфатлы, уңайлы, модалы һәм бик матур.

Декоратив ябыштыргыч нәрсә ул?
Синтетик пленкадан торган аппликация. Бер ягы ябыша. Шуның белән дивар, түшәм, тәрәзә, йорт җиһазын, хәтта көнкүреш техникасын бизәргә була.

Декоратив бизәк нинди материалларга ябыша?
Теләсә нинди шома материалга. Мәсәлән, пыяла, обой (шул исәптән шелкографияле һәм флизелин обойлар да), буялган дивар, плитка, пластик, агач һ.б.

Ябыштыргычны юарга ярыймы?
Ярый. Ул дымга чыдам.

Ябыштыргыч ничә ел тора?
Ким дигәндә 5 ел.

Бизәкне кубарып алгач, эзе калмасмы?
Юк. Аны фен белән җылытып алалар һәм бернинди эз калмый.

«ФАБРИКА ДЕКОРА» сыйфатлы винилдан сезгә теләсә нинди ябыштыргыч эшләп бирер. Йорт бизәр өченме, реклама өченме, машинагызга яңа төс бирер өченме – мөһим түгел. «ФАБРИКА ДЕКОРА» белән дизайн җиңелләшә һәм бөтенләй башка төсмер ала. Экспериментлардан курыкмагыз! Барлык ассортимент, бәяләр һәм киңәшләр www.fabrikadekora.ru cайтында. Сораулар туса, бик теләп җавап бирерләр.

Телефон: (843) 258 39 84 (тәүлек буе)
Е-mail: contact@fabrikadekora.ru


Декоратив винилны үз күзләрегез белән түбәндәге адреслар буенча күрергә була: 
- “Галерея Антураж” салоны (Казан, Чистай урамы, 62)
- “Академия интерьера” дизайн-студиясе (Казан, Бутлеров урамы, 31)
- “Савиново” сәүдә үзәге (Казан, Ямашев проспекты, 93, 2 кат, “1001 ковер”)

Һәм «ФАБРИКА ДЕКОРА» офисында: Казан, Мөхәммәдияров урамы, 31Б (Воровский урамы тукталышы)

Иҗатыгызга ирек бирегез – декоратив ябыштыргычлар Сезнең өчен!

 

 

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.05.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы