поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.08.2019 Авыл

“Җиңелнең кадере юк”: Интернет йолдызы “тракторчы-профи” Василийның бер көне

Еш кына миннән: “Кайчан “права”лы булырсың инде?” – дип сорыйлар, ә мин, җавап итеп: “Минем үз йөртүчем булачак, шуңа укып тормыйм”, – дип шаярта идем. Татар юрап китерә, ди. Ми­ңа йөртүченең ниндие – халык арасында “тракторчы-профи” ди­гән аты таралганы эләкте! Машинасы да гадәти генә түгел – комбайн!

Таш каладан – басу кочагына

Кукмара районының Иске Чура авылында яшәүче Василий Иванов турында күп сөйләп тору да кирәкми. Ул Вахит хуҗа­лы­гында механизатор булып эшли. Аны беренче тракторчы-блогер дип атыйлар. 2018 елның җәендә авыл тормышын яктырткан кыска гына видеоязмалары Василийдан “йолдыз” ясады. Үзенең яраткан эшен башкаларга “тәм­ле” итеп, министр Марат Әхмәтов әйтмешли, фәл­сәфи яктан төше­реп күрсәтә алганга күрәме, халык та үз итә Кукмара блогерын. Хәзер аның Ин­стаграмдагы сәхи­фәсенә язылучылар саны 20 меңнән артып кит­кән. Кар эт­терергә, тирес түгәргә чыкса да, җир сөрсә дә, ватылып, ремонтка туктаган арада да, трактор торбасына бәрәңге тыгып пешерсә дә, Василий тизрәк видео төшерә, эшенә аңлатма бирә, зарланып та, мактанып та ала.
 
Василий Ивановның үз җир­легенең чын ватанпәрвәре икән­леген әллә каян чамалыйсың. Эшкә дә ул район атамасы язылган һәм герб төшерелгән баш киеме белән футболкадан килде. Хезмәт кешесе белән үзе­безчә кул биреп, хәл-әхвәл сорашканда: “Марат Әхмәтов бү­ләк иткән сәгатегез кайда соң?” – дип сорамый кала алмадым.
 
– Бу арада журналистлар күп килә, еш төшерәләр. Тиз-тиз генә өйгә кайтып, юынып, киенеп килгән арада, сәгать онытылып кала, – дип аңлатты Василий.
 
– Ә башка көннәрдә сәгатьне кулдан салмыйм. Вакытны төгәл күрсәтә, яхшы йөри, бик кадерле бүләк ул.
Техникага якын килү түгел, автомобиль маркаларын да чамалы гына белгән кыз өчен комбайнчы һөнәрен үзләштерү, билгеле инде, җиңелләрдән булмады. Әмма, күз курка, кул эшли, дигәндәй, янәшәдә генә “трак­торчы-профи”ның утыруы шик­ләнүләрне юкка чыгарды. Шулай итеп, Вахит авылыннан шактый еракта урнашкан басуга, комбайн иярләргә чыгып киттек.
 
“Җиңелнең кадере юк”
 
“Аллага тапшырдык, эшебез уң булсын!” – диде дә тугры дус­тына әйләнгән “тимер ат”ның кабинасына менеп утырды Василий Иванов. Нинди эшкә тотынса да, шушы сүзләрне әйтә икән ул. Аның артыннан шул ук сүзләрне кабатлап, мин дә иярдем. Комбайн дигәч тә, куркып калырга кирәкми икән. Кабинасына кереп утыргач, кыр тузаныннан бер­ничә тапкыр төчкерәсең, биеклектән аз гына башың әйлә­неп ала да ияләшеп китәсең. “Берүзегезгә генә күңелсез булмыймы соң?” – дигән сорауга Василий: “Эш турында гына уйлагач, күңелсезләнергә вакыт калмый. Моңсу булса, җырлап алырга да була”, – диде.
 
Василий Иванов Инстаграмда аны көтеп зарыккан язылучылары өчен туры эфирга кергән арада (техника җене кагылган кеше генә түгел, блогер да булгач, ике куянның койрыгын берь­юлы тотасың икән!), комбайн руле берничә мизгелгә минем кулларга эләкте. “Руль бик нәз­берек, каты борма, сизгер ул”, – дип, киңәшләрен биреп тор­ды тәҗ­рибәле кыр уңганы. Ул арада: видеога “Сәлам, дуслар! Бүген кормосмесь басуында…” – дип, эш көнен шәрехләргә дә өлгерде.
 
Дүрт аяклы ат та абынганны, беренче тапкыр зур техникага утырган кеше абына да абына инде. Комбайн туры юлыннан кырыйгарак авыша башлагач, Кукмара басуларына сизелерлек зыян китерүдән куркып, комбайнны иярләүне үз эшенең остасына тапшырдым. Ул арада Василийга әзерләнгән сорауларны яудыра башладым.
 
Бу көннәрдә Василийга төнге сменалар эләгә икән. Һөнәре буенча комбайнчы булмаса да, хайваннарга азык-төлек әзерләү чорында, кемнедер алыштырып, бу төр техниканы да иярләргә туры килә, ди ул. Сенаж әзерләүдә ике “Макдон” маркалы, урдыруда тагын өч трактор катнаша. “Сенажда күп эшлисе калмады, берничә көндә җиңеп чыгарга исәп. Җитешергә тырышабыз”, – ди кыр уңганы.
 
Василий Иванов сөйләвенчә, ул үзен белгәннән бирле техника белән мавыга.
– Яшьтән үк: “Үскәч, кем буласың?” – дигән сорауга, сары “К-700” тракторында эшлим, дип җавап бирә идем. Бу эшкә күңе­лем ята. Башка һөнәрдә үземне күз алдына да китерә алмыйм. Авыл тормышын бер нәрсәгә дә алыштырмас идем. Монда туган, монда үскән, картлыкны да шушында каршыларга язсын, – диде Василий.
 
Миннән комбайнчы чыкмаячагын аңлап алгач, Василийга да моны әйттем. Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы техникасын шәп иярләүче булыр өчен “тимер ат”ларны яратырга һәм курыкмаска кирәк. Шулай ук, авыл тормышын үз итәргә. Кызганыч, соңгысы белән килешсәм дә, беренчесе белән эшләр пешмәячәк икән минем.
 
Бер мәлдә, комбайныбыз ал­га-артка өстерәлеп, яшел массада буталып алды. Василий исә моның сәбәбен, җирнең юеш һәм яшеллекнең калын булуында, дип аңлатты. “Комбайн ургычын ярты көчкә генә көйләдем, болай да техника авыр бара, чөнки печән бик тыгыз һәм калын. Яшел азыкның мондый булуы начар түгел, әлбәттә”, – дип көрсенде.
 
Комбайнга утырган көнне болытлар куерып, яңгыры явам-явам дип торды. Аллаһның рәх­мәтедер, басуны бер урап мен­гәнче, яңгыр яумый түзде, аннан инде чиләкләп койды. Һава то­рышының шулай үзгәреп торуы да кырда эшләүчеләргә йогынты ясамый калмый, билгеле. Әмма Василий Иванов әйтү­енчә, борчылырга кирәкми.
 
– Һава торышыннан зарланган юк. Уңышка әллә ни тәэсир итмәс дип уйлыйм. Тагын бер ай бар әле. Августта көннәр әйбәт булыр дип ышандыралар бит. Кукурузлар белән генә мәшә­кать­ләр булыр, алар гел соңга калып өлгерә, җыела. Кырдагы эшләр, барысын бергә исәпкә алсаң, беренче карларга кадәр дәвам итәчәк, – диде тракторчы-бло­гер.
– Авыр хезмәтегез өчен күп­ме түлиләр соң? – дип сорашам.
– Бер айда азрак та, күбрәк тә эшләргә мөмкин. Кышын, ремонт көннәрендә – 500-700, җәен 1500 сум түлиләр. Бу – бер сменага. Кайчак күбрәк тә чыга. Куелган норманы ничек үтәвеңә дә карый инде, – диде ул.
 
Блогерлык турында да сораштым. “Блогер булып, диванда ятып, акча эшлиләр хәзер”, – дип кызыктырган булдым. Әмма авыл хезмәтчәненең трактор гөрелтесен, ягулык исен, техника эшенең барлык кыенлыкларын җансыз телефонга алмаштырырга теләге юк икән.
 
– Мин эшләп ашарга кү­неккән. Җиңел килгәннең кадере булмый. Эшемне ташлап, блогер булып кына утыруның кирәген тапмыйм, – ди ул. – Эш кешесен хөрмәтли, эшләгән кешене вакытында күрә беләләр. Рәхмәт җитәкчеләребезгә.
 
Социаль челтәрдәге сә­хи­фә­сен карап баручылар Василийдан техникага кагылышлы ки­ңәш­ләр дә сорый икән әле. Кө­ненә йөзәр сорау килә, барысына да җавап бирергә тырыша блогер. “Шушындый тракторның бу өлешен ничек көйлисе, моны ничек төзекләндерәсе?” дигән­рәк сораулар еш килә. Эшләп карамаган техника калмады кебек инде, тәҗрибә бар. Белгән ка­дә­рен әйтергә тырышам”, – ди Василий Иванов. Әллә нигә бер реклама да куя. Анысы инде ипи-чәй­лек булса да акча китерер өчен.
 
Василийны көн буе телефон тотып кына йөри, диючеләр ялгыша. Блогына тәүлекнең 20 минуты, күп дигәндә ике сәгате генә китә икән.
 
– Телефонны ашарга утыргач ачам, шул арада килгән хатларга җаваплар язам. Язылучыларыма рәхмәт. Юлда күрсәләр дә таныйлар, сәлам биреп китәләр. Начар әйберләр турында сөйләргә тырышмыйм, эшнең дә кызык, матур якларын гына күрсәтәм, – ди ул.
 
Сөйләшә торгач, комбайн да күңелгә якыная төсле тоела башлады. Кызганыч, безгә дигән вакыт чыккан иде инде. Тел бистәсе булып утырып йөрүдән басу-кырларга файда юк бит. Шуңа күрә, Василий белән комбайн алдына утырып, фотосурәткә тө­шеп алдык та, хезмәт кешеләренә комачауламаска дип килештек. Көннәре санаулы, эшләре күп бит аларның.
 
Хыяллар турында
 
– Киләчәккә нинди планнар соң, Василий?
– Өйдә үгезләр, кәҗәләр тотабыз. Мал-туарны күпләп тә асрар идем, урын юк. Абзар җиткерергә телим. Фермер ук булып кит­мә­сәм дә, үзем өчен эшләргә исәп. Маллар асрап, үстереп булса, шәп булыр иде. Малайның да техника йөртергә теләге юк түгел. Исән-сау булып, шулай яшәргә исәп, – дип уртаклашты “тракторчы-профи”.
 
Саубуллашканда, Василий Ива­нов белән бергә эшләүче абыйлар: “Әллә Васябызны Казанга алып китәсезме?” – дип борчыла ук башлады. Юк инде, абзыйлар, күренеп тора, сезгә кирәк бит ул! Васи­лийның да әле үз җирендә озак еллар кирәкле булып, кадер-хөрмәт тоеп, имин картлыкка җитәсе бар.
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.08.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»