|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2019 Әдәбият
Зөлфәт Зиннуровның әтисе истәлегенә китап чыкканСаба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннуровка багышлап “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!” дип исемләнгән китап нәшер ителгән. Саба районы Сатыш авылы урта мәктәбе Шамил әфәнденең исемен йөртә, аңа багышланган музей бар. Барлык материалларны Зөлфәт Зиннуровның сеңлесе Алия туплаган.
Зөлфәт Зиннуров сүзләренчә, Шамил Зиннуров Саба районы мәгариф бүлеген 21 ел җитәкләгән. «Әтинең якты истәлегенә багышлап язылган китапта гаиләбез зур хезмәт куйды. Анда безнең хатирәләр, истәлекле фотографияләр дә бар», — ди ул.
Китапның тиражы – 1500 данә. Аны нәшриятның фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин: www.tatkniga.ru. Казандагы фирма кибетләребез:
Декабристлар ур., 2.
Бауман ур., 19
Баумана ур, 51. (ГУМ сәүдә үзәге, 3 кат).
--- |
Иң күп укылган
|