|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2019 Шоу-бизнес
Рэпер Шәкүр икенче тапкыр әти булган (ФОТО)Шәкүр псевдонимы аша чыгыш ясап, бик күп кызларны үзенә гашыйк иткән, татар эстрадасының иң "бруталь" егетләренең берсе булган Әмирхан Корбанов икенче тапкыр әти булган. Сөйгәне Алсу Хөснуллина бүген кыз бала алып кайткан. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, сабый 4 кг авырлыкта, 55 см буйлы булып туган. 2016 елның февралендә өйләнешкән Корбановлар гаиләсендә Айлин исемле кыз да үсеп килә. "Бүген икенче тапкыр әти булдым. Ни дияргә дә белмим. Күңелдә тулы гормония. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез!" дип уртаклаша Шәкүр.
--- |
Иң күп укылган
|