|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2019 Җәмгыять
Җылы һава торышы әлегә көтелми, әмма...9 августка кадәр җылы һава торышы әлегә көтелми. Беренче декадада чагыштырмача салкын булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте. Августта уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан түбәнрәк булачак. Уртача 17-18 градус тәшкил итәчәк. Беренче декадада һава температурасы нормадан алты градуска түбәнрәк булса, уртача айлык температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.
Явым-төшем июльгә караганда әзрәк булыр дип фаразлана. Профессор июльдә температура нормадан 1,5-2 градуска түбән булганын әйтте.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|