поиск новостей
Көн мәзәге
  • Шәһәрдә юллар шул кадәр начар иде ки, “Без аны югалттык бугай” дигән сүзне ишеткәч, “Ашыгыч ярдәм” машинасы шоферы пациентны эзләргә дип кире борылган иде.

Бүген кемнәр туган
  • 06 Июнь
  • Фәнис Фәтхи (1961-2018) - журналист
  • Илдар Хәйруллин - актер
  • Айгөл Сагынбаева - җырчы
  • Әсгать Айдар (1906-1959) - шагыйрь
  • Лилия Газизова - шагыйрә
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
30.07.2019 Криминал

Луиза Хәйруллина эшендәге кайбер вакыйгалар сер булып саклана

Бөтен Рәсәй халкының колагын үрә торгызырга мәҗбүр иткән маҗаралы әкият бик тиз тәмамланды. Күпләр Башкортстаннан 25 миллион акча алып качкан «Россельбанк» бүлеге хезмәткәре Луиза Хәйруллинаны, тоттырмас Зорро кебек, ил чикләрен исән-имин үтеп, берәр чит илдә ак атта пәйда булыр дип көткән иде. Әмма аны туган йортыннан нибары 500 чакрым ераклыкта, Казанда тотып алырлар дип кем уйлаган?

Хәйруллиннар гаиләсе Яңа Савин районындагы бер йорттан вакытлыча фатир яллый. МВД һәм ФСБ оперативникларына Луиза Хәйруллинаны кулга төшерергә айдан артык вакыт кирәк булды. Шымчыларның качак банкирша эзенә ничек төшүләре әлегә сер булып саклана. Закон сакчылары фатирга бәреп кергәндә  гаилә әгъзаларының  барысы да – Луиза, Марат, 8 һәм 12 яшьлек кызлары өйдә була. Акча гына табылмый.
 
Кулга алынганнан соң, Луиза шашынып кычкырырга керешә, мондый җинаятькә баруына  ирен  гаепли. Тотылганчы ук читтән торып кулга алынганлыктан, көч структуралары Луизаны тиз арада Башкортстанга озатты. Шул арада Марат Хәйруллин Андрей Малахов чакыруы буенча Беренче каналдагы «Пусть говорят» тапшыруында катнашырга өлгерде. Анда хатынының әлеге җинаятьне  аның аркасында кылуын әйтте. Моңа кадәр дә комарлы уеннарда катнашып, бик зур суммалар оттыруы,  төрле кредитлар,  ипотека буенча  алган бер бүлмәле фатир өчен шактый гына бурычлары җыелуы турында сөйләде. Шунда ук Казандагы бер уен йортында  банктан хатыны урлаган акчадан да колак кагарга өлгерүен  җиткерде.
 
Тикшерүчеләр Марат Хәйруллинның сөйләгәннәре, ягъни юлдан язган ирнең урланган акчаны комарлы уенда оттырырга өлгерүе дөрес тә булырга мөмкин дип саный. Моны раслау өчен аларга «хәсрәт капчыгының» кайда уйнавын гына белергә кирәк. Кассиршаның әтисе Рамиль кызының тормышы буталуында  баш-аягын комарлы уеннарга бәйләгән ире Марат һәм аның бурычлары гаепле дип бара.
 
Хәзер Луиза Хәйруллинага 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 
Ирек НИГЪМӘТИ, Мәгариф

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы