|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2019 Криминал
Берүзе юл буенда ташлап калдырылган сабый вакыйгасының ДӘВАМЫ билгеле
25 июль төнлә Казанда Җиһанов урамы буенча юл кырыенда 1,5 яшьлек кыз бала табыла. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсеннән хәбәр итәләр. Баланың янәшәсендә олылар булмаган, киеме дә урамдагы һава шартларына туры килмәгән. Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 125 маддәсе (гомерне куркыныч астына кую) буенча җинаять эше кузгаткан, дип яза Татар-информ.
Тикшерү версиясе буенча кичен кызның әти-әнисе низаглаша, шуннан ана кеше өйдән чыгып китә. Ир, баласын машинага утыртып, хатынын эзләргә чыга. Аны тапкач, баланы машинадан төшереп, ир белән хатын талашуын дәвам итә.
Нәтиҗәдә, ир-ат үз юл белән китә. Ике сәгатьтән телефон аша язышканда, баланы берсе дә алмавы ачыклана. Ә юлдан узып баручы автомобилистлар ашыгыч хезмәткә нәни баланың ялгыз булуын хәбәр итә. Хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Гаилә учетта тормаганлыгы билгеле.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|