|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2019 Җәмгыять
Салкыннарның кайчанга хәтле дәвам итәчәге билгелеКыска вакытлы "көз"дән соң, август ае өчен яхшы һәм тотрыклы һава торышы кайтачак. Бу хакта "Российская газета"га Мәскәү һәм өлкә метеобюросы баш белгече сөйләгән. Метеоролог мәгълүматлары буенча, дүшәмбе көнне, салкын: якынча +18..+20 градус һәм җилле булачак. Атмосфера басымы тотрыксыз.
- Сишәмбе һәм чәршәмбе атнаның иң салкын көннәре булачак, - дип сөйләгән басмага Татьяна Позднякова. - Һава максималь +15 градуска кадәр җылыначак.
2-3 августта акрынлап җылыта башлаячак һәм ял көннәрендә термометрлар +20 күрсәтәчәк. Мондый һава торышы Россиянең урта полосасында август ае өчен хас.
Метеоролог билгеләп үткәнчә, явым-төшемнәр турында сөйләү кыен, фаразлар төрле, әмма җылыту белән бергә яңгырлар да башланачак дип фаразлана.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|