Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2019 Шоу-бизнес
Лилиана Ирназарова өченче тапкыр әни булган (ФОТО)Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова өченче тапкыр әни булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Лилиана Назар белән Диарга иптәшкә тагын бер энекәш алып кайткан. "Мин 3 бала әнисе!!!! Өч батыр!!! Язмышның өч иң кыйммәтле бүләге! Мин өч бала әнисе! Аллага шөкер!" - дип сөенече белән уртаклаша җырчы.
Аңарчы ул: "Әни кеше буларак, әлбәттә, кыз бала турында хыялланам. Өченчесе кыз булмаса, дүртенчесе артыннан барабыз. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Кыз туганчы бала табачакмын. Йөклелек чоры, бала табу бик җиңел бирелә, анысыннан куркып торасы түгел. Кызымны матур күлмәкләрдә, чәчендә аллы-гөлле тасмаларда күрәм. Аның белән парлап бертөрле киенер идем", - дип белдергән иде.
--- |
Иң күп укылган
|