|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2019 Хәвеф-хәтәр
Йөкле хатыннарны дәваханә коридорына ятарга салаларЙөкле Уфа кызы Евгения Радченкога БДМУ клиникасында, палата урынына, коридорда урындыкка ятарга тәкъдим иткәннәр. Бу көнне ул клиникадан кайтып киткән, ләкин, хәле начарлану сәбәпле, кире килергә мәҗбүр булган. Аның сүзләренчә, хатынны бер сәгать эчендә кабул итәргә теләмәгәннәр. Йөкле хатынның ире кайнар линия номеры буенча һәм баш табибның кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә, шуннан соң гына аны кабул итәләр. Нәтиҗәдә, хатынны коридорда урнаштыралар, дип яза Кызыл таң.
Клиниканың баш табиб вазыйфасын башкаручы Ольга Ефремова, гафу үтенеп, бу хәлнең сәбәбе бала тудыру йортында санитар эшкәртү эше барышы белән аңлаткан. Шулай ук Евгения Радченко коридорда яткыруның медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына уңай йогынты ясамавын билгеләп үткән.
--- |
Иң күп укылган
|