|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2019 Шоу-бизнес
Айгөл Зәйнуллина балаларын кайтаруда ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәт әйттеИке ай дәвамында улларын кире кайтару өчен көрәшкән Айгөл Зәйнуллина, ниһаять, 24 июльдәге суд утырышыннан соң кичә балалары белән күреште. «Шалтыратуларга, хәбәрләргә җавап бирә алмадым, балалар белән һавада йөрдек һәм һәрбер минуттан ләззәт алдык! Аллага шөкер,балалар минем белән! Бу зур бәхет!!!» ди Айгөл. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчы аңа ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәтен белдерә. "Ярдәмегез, җылы һәм кирәкле сүзләрегез, киңәшләрегез, хәбәрләрегез, шалтыратуларыгыз, борчылуыгыз өчен, һәр кешегә, барлык туганнарыма һәм якыннарыма, артистларга һәм хезмәттәшләремә, дусларыма һәм танышларыма, проблемага битараф булмаган барлык кешеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм!
Безнең республика җитәкчелегенә, шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Министрлар Кабинетына рәхмәт. Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре һөнәри берлеге рәисе Сәхәбетдинов Руслан Дамир улына һәм аның хезмәттәшләренә аерым рәхмәт! Рамазановский Сергей Юрьевичка рәхмәт! Һәм күп кенә башка кешеләр: "Татарстан-Яңа Гасыр" телекомпаниясе, Эфир, Татар-информ, Интертат, "Матбугат"ка рәхмәт!
Сезгә сәламәтлек, иминлек, күңел җылысы һәм тынычлык телим!!! Балаларыгыз ,оныкларыгыз һәрвакыт сезнең белән янәшә булсын!" ди җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|