поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
26.07.2019 Җәмгыять

Эльмир Низамов: “Үзем тыңларга теләгән көйләрне язам”

Композитор Эльмир НИЗАМОВка танылу вак-төяк җырлар аша килмәде. Сәнгать дөньясына Ренат Харисның “Кара пулат” либреттосы белән килеп керде ул. Хәзер исә Эльмирны спектакльләргә язган көйләре аша да таныйлар. Тәмле итеп ашарга пешерергә яраткан егет, бәхеткә, пешекче булып китмәгән. Юкса музыкаль “ризык”ны кем әзерләр иде соң безгә?! Композитор белән иҗаттагы яңалыклары, татар җырларының язмышы, көй язу эше турында сөйләштек.

– Эльмир, иҗатыгызда нин­ди яңалыклар бар?
 
– Соңгы яңалыкларыма кил­гәндә, Камал театрының узган сезонында ике спектакль премьерасы булды, шуларга музыка иҗат иттем. Күптән түгел чит ил­дә гастроль узды. Әле менә Мексикага җыенабыз. “Әлиф” спектаклен алып барабыз. Август башларында анда фестиваль уза. Мексикага бару өчен Татарстан хөкүмәте финанс ягыннан ярдәм итә. Шул ук иҗат командасы бе­лән, Мексикадан кайтуга, яңа премьера – “Дәрд­мәнд”ны әзерли­без. Анысы 19 августта булыр дип уйлыйбыз.
 
– Тамашачыга “Дәрд­мәнд”­тән нәрсә көтәргә?
 
– Сәхнәдә, “Әлиф”тәге кебек үк, Нурбәк Батулла булачак. Әл­бәттә, Дәрдмәнд сүзе, аның шигъ­рияте яңгыраячак. Ул сүз­ләр җырга салына, шуның өчен махсус көй иҗат итәм. Инструменталь ансамбль, бер җырчы егетебез булачак. Ул – Рөстәм Яваев. Әлеге егет – уникаль тавыш иясе, контртенор. Мондый тавыш еш кулланылмый. Рөстәм Мәскәүдә яши, Әстерхан татары. Спектакльне Заман сәнгате күр­гәзмәсендә күрсәтәчәкбез.
 
– Еш кына чит илләргә концертлар белән чыгасыз. Әле күптән түгел җырчы Эльмира Кәлимуллина белән Гер­ма­ния­дә булып кайттыгыз. Анда татар телендә концерт куй­ды­гыз­мы?
 
– Германиядә ике концерт булды. Беренчесе Брауншвейгта узды. Анда без фестиваль кысасында чыгыш ясадык. Монда бөтен илләрдән җырчылар, иҗа­ди төркемнәр килгән иде. Һәр­берсе үз мәдәниятен күрсәтте. Безнең чыгыш тулысынча диярлек татар телендә булды. Сәй­дә­шев көйләрен дә, халык җыр­ла­рын да, үзем иҗат иткән әсәр­ләрне дә башкардык. Чыгышыбызны бик җылы кабул иттеләр. Ә икенче концертыбыз махсус Германиядә яшәүче татарлар өчен булды. Анда 29 июньдә Сабан туе узды, шуның кичке өлешендә без чыгыш ясадык. Милләттәшләребез безне елый-елый тыңлады. Күбесе туган җирләреннән 15–20 еллар элек киткән, аларда сагыну көчле. Татар моңына да сусаганнар.
 
– “Калеб” берләшмәсе яңа проект – җыр язу лаборатория­сен башлап җибәрде. Мәгъ­лүм булганча, анда шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган төркемнәр бергәләп иҗат итә. Ахырда яңа җырлар тәкъдим ителер дип көтелә. Лаборатория эшчәнлегендә сез дә катнашасыз. Нәтиҗәләр бармы соң?
 
– Оешкан көненнән башлап, “Калеб”нең максаты үзгәрешсез кала. Ул – иҗат кешеләрен таныштыру, туплау, иҗади тандемнар барлыкка китерү. Күп кенә жанрлар, театрмы ул, җырмы, дуслыктан туа. “Калеб” шул ният­тән очрашулар оештыра башлады. Еш кына анда җыр, әсәр премьералары яңгырый иде. Минем дә кайбер музыкаль әсәрләрем шул очрашуларда яңгырады. Ме­нә андый премьераларны туп­лап, зур бер проект оештырырга кирәк дигән фикер туды. Төп максатыбыз – татар профессиональ җыр фондын баету. Минем­чә, соңгы елларда Казанда авторларга бай мохит барлыкка килде. Шагыйрьләр, аз булса да, көй язучылар, җыр­чы­лар бар. Бер яктан, шөкер, татар җыры яң­гырап тора, икенче яктан, һәвәскәр эстрада да бар. Бу начар яки яхшы дип бәяләмим. Әмма татар музыкасы моның бе­лән генә чикләнми, ул тирәнрәк, искиткеч бай. Җиһа­нов, Яхин, Мозаффаров, Сәйдә­шев җыр­ла­ры, дисеңме. Узган га­сырның 90 нчы елларында шул профессиональ җыр иҗат итү эшчәнлеге тукталып, югалды кебек. Безнең тагын бер максат – узган заманнардан элемтәне сак­лап, бүгенге аһәң­нәр­не ишетеп, безнең заман ритмын, карашларны истә тотып, зур концерт оештыру. Концерт дию дә дөрес түгел әле. Лабора­то­рия­дә иҗат ителгән иң асыл җырлар гына ке­рәчәк анда. 30-40 җырдан, дүрт-бише тарихта калырлык бул­са, максатыбызга ирештек, дип әйтә алыр идек. Җырлар төр­ле булачак. Кайсылары җитди, фәл­сәфи, кайсылары җиңел, шаян. Әмма без­нең алда җырларны массага чыгару максаты тормый. Иң мөһиме: җыр сыйфатлы булсын. Лабо­раториядә үзем өчен яңа­лык­лар ачтым. Беренче этап жирә­бә салу булды. Ягъни, мин менә бу кеше белән эшлим дип, теләк­лә­ребезгә карап түгел, иҗа­ди төр­кем­нәр жирәбә белән тупланды. Бер яктан, бу авыр да, икенче яктан, ныграк илһамлан­дыра да. Без­нең төркем шагыйрә Луиза Янсуар, Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзул­линадан тора. Луиза бе­лән эшлә­гәнем бар иде, ә менә җыр­чыбыз минем өчен ачыш булды.
 
– “Өчлек”ләрнең иҗатын кем бәяли?
 
– Аларны жюри дип тә, комиссия дип тә, худсовет дип тә әйтеп булмый инде. Эшебезне, мисал өчен, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева, радиода эшләүче кешеләр, тел, музыка белгечләре бәяли. Җырның, җи­ңел жанр, дип саналса да, авырлыгы бар. Бу авырлык ка­гый­дәләре булмауда чагыла. Берәү дә теге яки бу җырның халык күңелендә, тарихта калуына гарантия бирә алмый. Җыр – серле әйбер ул.
 
– Сезнеңчә, ни өчен өч сүзле такмак җырлар тизрәк кабул ителә дә популярлык казана?
 
– Бу – авыр сорау. Татарлар такмак кына тыңлый, димәс идем мин. Монда ике нәрсәне исәпкә алырга кирәк. Беренчедән, такмак дип саналган җырлар кешене тизрәк ял иттерә. Кеше көне буе эшләп ара, концертта да күңеле белән эшләп утырырга теләми инде ул. Шуңа җиңел кабул ителә торган җырлар аларга күбрәк ошый. Икенчедән, гому­мән, безнең замана шундый. Ул татарларда гына күзәтелә дип уйлыйсызмы?! Режиссер Конча­лов­­скийның әңгәмәсен укыган идем. Безнең заманага бик яхшы диагноз куйган ул. Болай ди: хәзер – тирән мәгънәле иҗат заманасы түгел, ә “хайп” заманасы. Ягъни андый җырлар вирус кебек тарала, кеше аны “ә сез күрдегезме, ә сез ишеттегезме?” дип сөйли. Андыйлар да җыр исе­мен йөртә инде. Замананы сай­ламыйлар, шул заманда яши­ләр, диләр бит. Безгә дә яшәргә генә кала. Әмма, заманага сылтап, халыкны классикага ия­ләш­­терүне, тәрбияләүне туктатырга ярамый. Без – моңлы халык бит.
 
– Спектакльләргә дә көйләр язасыз. Бу эш шигырьгә карап көй язудан аерыладыр?
 
– Спектакльнең уңышында көй зур урын алып тора. Бер яктан, шигырьгәме, сәхнә әсәре­нә­ме музыка язу – икесе ике төрле эш кебек, икенче яктан, алар берсе-берсенә булыша. Минем мөстәкыйль җыр итеп язылган әсәрләрем алай күп димәс идем. Байтак өлеше спектакль өчен язылган. Театр бик ил­һам­лан­дыра. Шуңа да спек­такльгә көй язу җиңелрәк тә кебек миңа. Ә яхшы җыр – үзе спектакль ул, ми­немчә.
 
– Үзегез иҗат иткән әсәр­ләрне тыңлыйсызмы?
 
– Иҗатыма килгәндә, менә мин нинди музыка тыңларга те­ләр идем, шундыйны язам. Татар телендә нәрсә ишетергә телим, шуны иҗат итәм. Үзем иҗат иткән музыкамны тыңлыйм. “Бию пә­рие”нә язылган җырны бик рә­хәтләнеп тыңлап йөрим менә. Әмма бу – иҗатымнан тулысынча канәгать дигән сүз түгел инде.
 
Безнең эштә алтын урталык табарга кирәк. Үзеңне даһи санап, үсештән, камилләшүдән туктау да, “мин беркем түгел”, дию дә дөрес түгел. Ике юл да һәлакәткә китерә. Бер иҗат кешесе дә үзенең иҗатына объектив бәя бирә алмыйдыр ул. Мин, көй язган вакытта, нәрсәнедер ошатмыйм икән, аны башкаларга тыңлатырга ни хокукым бар?
 
– 19 яшькә кадәр урыс мохитендә үскәнсез, шулай да, сезнең татарча сөйләшүегез күпләрне сокландырырлык!
 
– Татар телендә сөйләшүемне тагын да яхшыртырга, шомартырга теләр идем әле. Татар те­лен­дә аралашуыма гаҗәплә­нергә кирәкми. Татар булып та, шул телдә сөйләшмәүгә аптырарга була. Беренчедән, татарча аралашуыма әти-әнием тәэсир иткән. Үзебезнең мишәр диалекты булса да, без гаиләдә татарча сөйләштек. Хәзер дә шулай. Икен­­чедән, мин дүрт ел мәд­рә­сәдә белем алдым. Ул да әти-әни тарафыннан бирелгән нигезне ныгытты. Инде, өченчедән, Казанга килгәч, аралаша торган даи­рәмдә татар телен яхшы бел­гән кешеләр булды. “Калеб” кысасындагы дусларым – шагыйрь­ләр, актерлар, журналистлар – алар тел осталары. Мәсәлән, Резеда Гобәева һәм Илгиз Зәйниев. Аларның гаиләсе белән бик дус мин. Аларның теле чишмә суы кебек агыла бит! Татар телендә минем кебек сөйләшеп кенә калмый, ә бу телдә сулыш ала. Телә­сәм-теләмәсәм дә, телне үзләш­терүдә аларның да тәэсире бар. Аннан, Ренат абый Харисны аерым билгеләп әйтәсем килә. Аның белән бергә иҗат итү дә йогынты ясамый калмагандыр. Либреттоларны, шигырьләрне укыганда, аларны үзем аша үт­кәрәм бит. Телем шомара башлады кебек инде. Кечкенә вакыттан ук ике төрле кешеләргә – күп тел белүчеләргә һәм моңлы итеп җырлый алучыларга кызыктым. Тел белү кешене баета, бизи. Инглиз телендә иркен аралашам. Тагын ун тел белсәм дә, комачау итмәс иде әле.
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.07.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»