|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2019 Шоу-бизнес
Айгөл Зәйнуллина вакыйгасында нокта куелды?"Болгар кызлары"ның җырчысы Айгөл Зәйнуллина элеккеге ирен үзенә янап, газ баллоны белән куркытып, балаларны алып качуда гаепләгән иде. Ул ике улы Тамерлан һәм Әмирханның әтиләре белән Казахстанда Кушмурун бистәсендә булуын ачыклый алган. Елаудан шешенеп беткән Айгөл Инстаграмда видео аша хәтта Рөстәм Миңнехановка да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. "Матбугат.у" моңа кадәр хәбәр иткәнчә, аны яклап бик җырчылар постлар язды. Бик озак вакыт дәвамында ачыргаланып "Балаларымны кайтарырга ярдәм итегез", дип ялварган ана бүген, ниһаять, сөенече белән уртаклаша. Бүген Айгөл Зәйнуллина үзенең балалары белән бергә. Бу хакта ул үзенең Instagram челтәрендә хәбәр итә. "Без бергә! Аллага шөкер!" ди җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|