|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2019 Матбугат
"Шәһри Казан" газетасында үзгәрешләр"Шәһри Казан" газетасында чираттагы үзгәрешләр: басма яңа адрес буенча күченә. Моңарчы Казанның Чистай урамы, 5 йортта урнашкан булсалар, хәзер Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча төпләнәчәкләр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, "шәһри"леләр Татмедианың биек бинасының 10 катындагы бүлмәләрдә утырачак. Сүз уңаеннан, Гөлнара Сабирова "Ватаным Татарстан"га киткәннән соң "Шәһри Казан" газетасы шактый вакыт баш мөхәррирсез эшләде. "ШК"га кемне куярлар икән дигән интрига озак сакланды. Июнь ахырында "Татмедиа" башлыгы Андрей Кузьмин моңа нокта куеп, баш мөхәррир вазыйфасына Радика Сабировны куйды. Ул моңарчы "Идел" журналын җитәкли иде.
--- |
Иң күп укылган
|