|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2010 Мәдәният
"ҖАНКИСӘККӘЕМ" 200 НЧЕ ТАПКЫР СӘХНӘДӘ18 майда 19 сәгатьтә Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакле 15 ел дәвамында 200нче тапкыр сәхнәдә күрсәтелә. Спектакльне 1995 елда режиссер Фәрит Бикчәнтәев Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының актёрлык курсын тәмамлаучы студентлар көче белән сәхнәләштерә. Спектакльдә катнашучы яшь башкаручылар: Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Рамил Вәҗиев, Миләүшә Шәйхетдинова, Минвәли Габдуллин һәм башкалар хәзерге вакытта театрның әйдәп баручы иң популяр артистлары булып өлгерделәр.
15 ел дәвамында тамашачыларыбызның иң яраткан спектакльләренең берсе булган “Җанкисәккәем” үз сәхнәбездә генә түгел, күп санлы гастрольләрдә, фестивальләрдә зур уңыш казанды.
|
Иң күп укылган
|