поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
22.07.2019 Дин

Татарстаннан өч кеше хаҗга бушлай барачак

Быел хаҗ оештыруда ике яхшы яңалык бар. Законга үзгәрешләр кертеп, хаҗ сәфәрен һәм дини туризмны бүлгәннәр. Бу хәл арзанлы хаҗ оештырам дип (ул гадәттә бер-ике йөз долларга очсызрак була), акча эшләргә теләгән кәкре куллы адәмнәрнең юлына киртә булачак. Икенче яңалык виза алуга бәйле.

Мәскәүдә яшәүчеләргә Согудия илчелегенә барып килү кыен булмаса, төбәкләрдәге туроператорларга чит ил паспортларын башта алып барырга, аннары алып кайтырга туры килә иде. Хәзер визаларны электрон рәвештә бирәләр.
 
Бу хакта Мәскәү–Казан–Симферополь видеокүперендә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөхтәсибе Рушан хәзрәт Аббасов җиткерде. Быел Россиядән 25500 мөселман кардәшебез хаҗ сәфәре кылачак. Өстәмә рәвештә биш мең урын бирелгән.
 
ТР Диния нәзарәте каршындагы Хаҗ комитеты рәисе Ранис хәзрәт Вахитов әйтүенчә, быел Татарстаннан, былтыргы кебек, 1800 кеше хаҗга барачак. Иң күп теләк белдергәннәр Дагыстаннан. Аннан быел ун мең кеше барыр дип көтелә. Мәскәү аша ике мең өммәттәшебез изге сәфәргә җыена.
 
– Хаҗ кылырга ниятләгәнсез икән, иң элек сәфәрне оештыручы ширкәтнең Ростуризм агентлыгы исемлегендә теркәлгәнме-юкмы икәнен ачыклагыз. Әгәр сезгә килешү кәгазен бирмәсәләр, “монда ук түләгез” дип әйтсәләр, түләгәнне раслаучы квитанция тапшырмасалар, боларның эшчәнлеге шикле. Шуның өчен диния нәзарәтләре, дини оешмалар каршында оештырылган ширкәтләргә генә мөрәҗәгать итегез. Безнең республикада андый рәсми оешма берәү генә – безнең Хаҗ комитеты. Беренче мосафирларыбыз 24 июльдә юлга чыгачак, – дип сөйләде үз чиратында Ранис хәзрәт.
 
Быел Татарстаннан өч кешегә хаҗ сәфәренә бушлай бару бәхете елмайган. Болар – Ютазы районында уздырылган Коръән уку ярышында беренче урынны алучы кардәшебез, Чаллыда мөселман егетләре арасында уздырылган милли көрәш бәйгесендә һәм Казанда джиу-джитсу ярышында җиңеп чыккан батырлар. Хаҗ юлламасының бәясе 170 мең сумнан 260 мең сумга кадәр. Бәя яшәү шартларына һәм уңайлыкларга карап үзгәрә. Табигый, хаҗ сәфәре матди мөмкинлеге булганнарга гына мәҗбүри. Үзең хаҗга китеп, гаиләң кыен хәлдә кала икән, моны беркем дә аңламас.
 
Фото: islam.ru

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.07.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы