|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2019 Экология
Россия халкы Леонардо Ди Каприоны "штурмлый". Сәбәбе җитдиТанылган актер Леонардо Ди Каприоның инстаграм битен Россия халкы "штурмлаган". Якташларыбыз актердан Байкал күлен саклап калырга ярдәм итүен үтенә. Мәгълүм булганча ил җитәкчеләре биредә завод төзергә ниятли. Россия халкы исә бу эш дөньяның иң зур күлен бөтенләй юкка чыгарачак дип курка. Завод төзелүгә каршы чыккан халык #спасембайкал, #SaveBaikal дигән хештеклар куеп интернетта төрле язмалар урнаштыра. Бер төркем халык Леонардо Ди Каприога да яза башлаган.
Ди Каприо актер гына түгел, ул әле "The Leonardo DiCaprio Foundation" әйләнә-тирә мохитне саклап калырга ярдәм итүче фондка нигез салучы да әле. Үз инстаграмында ул шулай ук табигатьне саклау буенча эш алып бара. Россия халкы сүзләренчә, актер Байкал күленең киләчәк тормышына да битараф калмас. Актер Байкалны саклап калу проблемасын күтәреп чыкса, күл буенда заводлар төзелмәс дип ышана халык.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|