|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2010 Спорт
МӘКТӘПТӘН БАШЛАНЫРГА ТИЕШКышка чананы җәйдән әзерләгән кебек, 2013 елда узачак Универсиадага спортчыларны бүгеннән үк әзерли башларга кирәклеге беркемдә шик уятмый. Кайбер төрләрдән катнашучыларны спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнүче өметле яшьләрдән сайлап алсалар, калганнарын, инкубатор чебиләре кебек, Универсиадага дип махсус әзерләп чыгарачаклар. Гади исәпләүләр буенча, 2013 елда студентлар бәйгесенә хәзерге көндә I курста белем алучылар һәм аннан да яшьрәк егет һәм кызлар катнаша алачак. Әлбәттә, бу очракта медаль алырлык күп кенә спортчыларыбызны да «студентлар» рәтенә кертү артык мәшәкать тудырмаячак. Универсиадада чыгыш ясау һәм медаль китерү мөмкинлеге бар икән, нигә әле аны берәр югары уку йортына кабул итмәскә? Хәер, монысы һәр кешенең үз эше... Тик язмада сүз әзер спортчылар турында түгел, ә мәктәпләрдәге физкультура дәресләренең бүгенге торышы турында барачак. Ил җитәкчелеге мәктәп укучыларының сәламәтлеген яхшырту проблемасы турында күп сөйли. Тик физкультура дәресләрен атнага өч сәгать укыту белән генә балаларның спортка, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуын арттырып булыр-мы икән? Юктыр. Физкультураны «тозлаучылар» саны көннән-көн арта, югары квалификацияле укытучы кадрлар бик аз, аеруча районнарда һәм авыл җирлегендә. Күпчелек спорт залларының мескен хәлдә булуын әйтеп то-расы да юк. Әйтик, узган җәй Әлмәт районының Яңа Кәшер авылы мәктәбенә баргач, спорт залын бөтенләй сүтеп ташланган хәлдә күрергә туры килде. Финанс мөмкинлекләр булмау сәбәпле, яңа залны кайчан салачаклары да билгесез. Шундый шартларда балалар, спортны яратып та, физкультура дәресләрен урамда яки парта артында үткәрергә мәҗбүр. Мәктәп директоры министрлыкка мөрәҗәгать иткән, дистәләрчә җитәкчегә кергән, ләкин берсе дә уңай җавап кайтармаган. Чынлыкта исә бу эш белән директорлар, физкультура укытучылары түгел, ә югарыда утыручылар ныклап шөгыльләнергә тиеш. Бары тик шул чакта гына чемпионнар тәрбияли алачакбыз.
Укучыны сәламәт яшәү рәвешенә мәҗбүри күндереп булмый. Монда төрледән-төрле кызыксындыру чаралары уйлап табарга кирәк. Мәсәлән, яңа уку елы башыннан кайбер мәктәпләрдә дәресләр алдыннан ун минутлык күнегүләр үткәрүне гадәткә кертмәкчеләр. Белгечләр фикеренчә, катлаулы булмаган күнегүләр бала организмын уятып җибәрергә һәм уку процессына әзерләргә тиеш. Икенчеләре исә егетләр өчен футбол сәгатьләре бүлеп биргән. Мөм-кинлекләре зуррак булган мәктәпләрдә йөзү, фехтование, тренажер залында шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясе оригинальлек ягыннан башка мәктәпләрдән һәрвакыт аерылып торды. Би-редә инде менә ничәнче ел рәттән балалар, директор Камәрия Хәмидуллина белән берлектә, уку көнен яланаяк йөгереп башлыйлар. Һәм, ни гаҗәп, салкын тидереп, грипп эләктереп чирләүчеләр саны күзгә күренеп кимегән. Гимназиядә эксперимент рәвешендә башланган милли көрәш дәресләре дә бүген, барлык егетләрне берләштереп, тулы бер спорт сәгатенә әверелгән. Профессиональ тренер Николай Крылов дәресләренә йөргән егетләр, көрәш секцияләрендә дә өстәмә шөгыльләнеп, республика күләмендәге ярышларда призлы урыннардан төшкәннәре юк. Башка мәктәпләрдә дә оештырып буламы моны? Әлбәттә, була. Спорт федерацияләре кызыксыну күрсәткән мәктәпләрне келәмнәр, манекеннар белән тәэмин итүгә каршы килмәсләр иде, мөгаен.
Санкт-Петербург мәктәпләре шулай ук физкультура дәресләрен төрләндерү ягында. Бүген кайбер белем бирү йортларында укучыга сайлау мөмкинлеге тудырыла. Егетләр гадәти физкультура белән үзеңне саклау күнекмәләре арасында сайлый алса, кызларга спорт биюләренә йөрергә мөмкин булачак. Краснодар өлкәсендә физик әзерләү программасына атта йөрү, фехтование, кул көрәштерү, хәтта хәнҗәр ату кебек төрләр кертелгән. Ләкин бу, кем әйтмешли, һәр мәктәпнең хәленнән килми. Кайберләре гади спорт залына да сөенерләр иде.
Тагын бер мөһим мәсьәлә – укучыларның сәламәтлек ягыннан зәгыйфь булулары. Андый балаларга нагрузкаларны киметергә кирәк, әлбәттә. Тик бу әле укучы бөтенләй физкультурага йөрмәскә тиеш дигән сүз түгел. Бала организмының үзенчәлекләрен белми торып, укытучы үз өстенә мондый бурычны алмый. Нәтиҗәдә физкультурага йөрмәүчеләр сыйныфның күпчелеген тәшкил итүе дә ихтимал. Мәктәптә җәрәхәт алу статистикасын яхшы белгән ата-ана шулай ук баласын, табиблардан төрле белешмәләр җыеп, физкультура дәресенә йөртмәскә тырыша. Борчылу өчен җирлек юк түгел, билгеле. Калининград мәктәпләренең берсендә 11 яшьлек кызның дәрес вакытында йөрәге туктый. Баксаң, баланың йөрәге гадәти мәктәп нормативларын күтәрерлек дәрәҗәдә сәламәт булмаган.
Гомумән, 100 процентка сәламәт бала юктыр ул. Ни өчен дигәндә, 11 сыйныфка җиткән укучыларның яртысыннан артыгы хроник авырулардан, йөрәк җитешсезлегеннән интегә. Андый балалар өчен индивидуаль дәресләр каралмаган. Барысы бергә шөгыльләнә: сәламәт укучы да, саулыкка туймаганы да.
Физкультура дәресләренең файдалы эш коэффициенты бик түбән дәрәҗәдә, ди экспертлар. Чөнки 40-45 минут эчендә укучылар форма алыштырырга, тезелеп басарга, мускулларын җылытырга, норматив тапшы-рырга, әле уйнарга да өлгерергә тиешләр. Бер генә дәрес кы-саларында боларның барысын да тиешле дәрәҗәдә башкару мөмкин түгел. Кышын чаңгыда, тимераякта шуу өчен вакыт тагын да күбрәк сарыф ителә. Шуңа күрә, физкультура дәресен атнага өч сәгать кую белән бергә, дәресләрне берләштерү ягын да карарга кирәктер.
Әзерлексез физкультура укытучылары – яшь буынны сәламәтләндерүне тоткарлаучы тагын бер фактор. Мәктәпләргә күпчелек очракта махсус педа-гогик тәрбия алмаган «укыту-чылар» эшләргә бара. Хезмәт хакын тиеннәр белән түләгәндә, аларда балаларны яратып укыту теләге уянырмы икән? Еш кына мондый укытучылар укучыларга туп бирәләр дә үз эшләренә кереп чумалар. Үзләре шөгыльләнсен, янәсе. Яки тагын да куркынычы – алар балалар «тираны»на әвереләләр.
...Чемпионнар буш җирдән яралмый. Хәзерге шартларда мәктәп укытучысы аерым төрләрдән оста спортчы әзерләп чыгара алмый. Бу аның укыту планына да кермәгән, чемпион әзерләгән өчен өстәмә акча да түләнми. Тик бүгенге мәктәп дәресләренә ярыш төсмере җитеп бетми кебек тоела. Уеннар сыйныфны берләштерергә, командада эшләргә, бер-береңнең җилкәсен тоеп шөгыльләнергә ярдәм итә. Җиңүнең укучы психологиясенә тәэсире бигрәк тә зур. Ул, аны яңадан-яңа уңышларга этәреп, тормышта да һәрвакыт беренче булырга ярдәм итәчәк. Универсиадага һәм аннан соң да җиңүчеләр буынын тәрбиялик дисәк, физкультура дәресләрен төптән үзгәртү зарур. Югары нәтиҗәләргә ирешү өч факторга бәйле: спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, профессиональ педагогик кадрлар булдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бүген, ни кызганыч, өч факторның берсе генә дә үтәлми торган мәктәпләр тулып ята.
Балалар һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Әлеге уңайдан көн саен физкультура сәгатьләрен кую да зыян итмәс иде. Ләкин бу безнең өчен чынга ашмаслык хыял булып кала.
Алмаз ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|