|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2019 Фаҗига
Татарстанда кечкенә бала текә ярдан суга егылып һәлак булганФаҗига бүген көндез Актаныш районында булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Берничә бала Татар Суыксу авылы янындагы сулыкта уйнаган. Арадан берсе - җиде яшьлек малай текә ярдан егылып төшкән һәм суга бата башлаган. Янәшәдә аңа ярдәмгә килә алырлык кеше дә булмаган, Һәлак булган баланың мәетен судан җирле халык алып чыга, килгән табибларга малайның үлемен расларга гына кала. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, бу сулык гражданнарның күпләп ял итү урыны түгел һәм анда коену тыела. Тулырак: http://www.tatpressa.ru/news/344925.html Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|