поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.07.2019 Җәмгыять

Күп балалы гаиләләр өчен шатлыклы хәбәр бар

Күп балалы гаиләләр өчен шатлыклы хәбәр: күптән түгел аларның бюджетына йогынты ясый торган яңа законнар гамәлгә керде.

«Путин түләүләре»
 
Быелның 12 маеннан беренче һәм икенче бала алып кайтучыларга пособиеләр билгеләү кагыйдәләре үзгәрде. Халык аны “Путин түләүләре” дип атый. Ул 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалары булган гаиләләргә карый. Пособие узган елдан бирле түләнеп килә һәм ул төбәктә билгеләнгән бала өчен яшәү минимумы күләмен тәшкил итә. Төбәкләргә карап суммасы да аерыла, ә ил буенча уртача алсаң, бу аена ун мең сум тирәсе.
 
Әгәр элек пособие өчен гаризаны даими теркәлү урыны буенча гына тапшырырга кирәк булса, хәзер вакытлыча яшәү урынына да бирергә рөхсәт ителде. Бу пособие җан башына уртача керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга кимрәк булган гаиләләргә генә карый.
 
Пособиене яңача түләү кайбер гаиләләр өчен отышлы булачак. Мәсәлән, гаилә Буа районында теркәлгән ди, ә үзләре Мәскәүдә яшәп эшлиләр. Мәскәү күрсәткечләре буенча гаиләнең кереме яшәү минимумыннан азрак, ә Буаныкы исә киресенчә – күбрәк килеп чыгачак. Элек исә алар гаризаны бары тик Буада гына бирә алалар иде. Хәзер вәзгыять үзгәрде.
 
– Гаилә тиешле пособиене вакытлыча теркәлгән төбәктә алачак, – дип аңлата Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Андрей Исаев. Тик түләүне ике җирдән дә алырга ярамый. Алынган пособиеләр Русия буенча теркәлеп барылачак. Әгәр дә ике урынга гариза язучы тотылса, аерманы кире кайтартачаклар.
 
Ипотекага 450 мең
 
2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә туган өченче һәм аннан соңгы балалар өчен (шул исәптән уллыкка алынган балаларны да кертеп) ипотеканы каплау өчен 450 мең сум акча биреләчәк. Ипотекага түләүдә ана капиталын да тотарга мөмкин (2019 елда ул 453.026 сум).
 
Шартлары: бу программада баланың ата-анасы гына катнаша ала һәм шул ук вакытта алар Русия гражданнары булырга тиеш. Ипотекага түләү бары тик Русия банкында яки “ДОМ РФ” АҖ генә рәсмиләштерелә.
 
Бу яңалыкны хәл ителгән дип санарга мөмкин. Әмма 16 майда Думада әлеге закон проектының укылышы кичектерелде.
 
– Бу мәсьәләнең закон кабул итмичә генә, хөкүмәт карары нигезендә генә җайга салынуы да ихтимал, – дип аңлатты Андрей Исаев.

Салымнар буенча ташламалар
 
Күп балалы гаиләләргә (керемнәренә карамыйча) салым ташламалары да гамәлгә керде. Алар 6 сутый мәйдандагы җир салымыннан тулысынча азат ителде. Моңа кадәр күп балалы гаиләләр фатирның 20 кв метрына, йортның 50 кв метрына салым түләмиләр иде. Хәзер өч һәм аннан да күп балалы гаиләләрне тагын 15 кв метр (җәмгысе 35 кв метр) торак мәйданына салым түләүдән азат иттеләр.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.07.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»