поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.07.2019 Язмыш

"Дәү әнием каберендә әйләнеп яткандыр инде..."

Сеңлесенең азгынлыгыннан гаҗиз булып, оятыннан авылдан чыгып китәргә мәҗбүр замандашым шулай диде. Чыннан да, нинди булган соң безнең әбиләр? Бу хакта башкалада 107 яшенә кадәр яшәгән Тайфә әби болай сөйләгән иде:

“Әткәй якасыз күлмәк киюне, җилбәзәклекне тыйды. Чулпыларым, алка-беләзекләрем дә бар иде. Алар саф көмешкә алтын йөгертелгән. Хәзер андыйлар юк инде, сез таккан алтынны без элек бакыр дия идек. Мин шау актан киендем. Толымнарым озын, кара иде. Печән вакытында мине гел кибән башына куялар, шуннан ак күбәләк булып күренәсең, дияләр иде. Кияүгә чыкканчы бер сандык бирнә әйберләре җыйдым. Мине әнкәйнең туган авылы Исмаелга кияүгә бирделәр. Туйга кадәр булачак ирне күрмәдем. Үземнән рөхсәт сораган булдылар алай да. Әткәй бирсә – ярар, дидем. 1935 ел иде бу. Мөгетабарым бик әйбәт кеше булды, тырнак белән дә чиртмәде.
 
Сугыш чыкканда ирләр юл эшендә иде. Шул ук көнне аларны алып китәргә приказ чыкты. Колхоз персидәтеле Фәйзелгаян безгә туган тиешле иде. Әткәйгә: “Чибәр әткәй, сугыш каты чыкты, сирәк кеше генә исән калачак. Тайфәне алып кайтып кит”, – диде. Шулай итеп, әткәйләргә кайтып киттек.
 
Ирләрне Затонга җыйдылар башта. Анда ирем янына өч тапкыр җәяү барып кайттым. Кырык икенең сигезенче гыйнварында алып киттеләр. Кырык өчнең уникенче февралендә алты тапкыр атакага күтәрелгәннәр. Соңгысы алдыннан мин җибәргән посылкадан күчтәнәчләрне иптәшләренә өләшкән дә, утка чумган. Прохоровка дигән авыл янында һәлак булган Мөгетабарым: “Тайфәкәем, бик яшьли каласың, баланы ятим итмә инде”, - диде бит, башкача кияүгә чыкма дигән сүзе шул булгандыр".
 
Яшь хатын хисләрен җилгә чәчмәгән, кечкенә баласын кочып, чит тупсада түбәнсенмәгән, ваксынмаган. Бәлки, күңел бөтенлеген саклап кала алганга, шулай озак яшәгәндер дә.
...Бер танышым бүген өченчегә кияүгә чыга. Бәхет өмет итәдер инде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»