|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2010 Җәмгыять
ҖИҢҮ ҺӘМ КӨРӘШБыелгы майның ниләр алып киләсен без инде күптән белдек һәм аңа әзерләндек тә. Фашизмның тар-мар ителүенә 65 ел булды, Татарстан автономияле республикасы төзелүенә 90 ел тула. Беренче дата Рәсәй күләмендә зур тантана булып бәйрәм ителсә, икенчесе республикабыз күләмендә билгеләп үткәреләчәк чара буларак әһәмияткә ия. Һәрбер сугыш – кешелек дөньясының камил үк түгеллеген раслаучы аяныч факт. Гаҗәеп парадокс: кешене тудыру ысулы ничәмә йөз мең еллар буе үзгәрми, ә үтерү елдан ел төрлеләнә бара. Кем генә җиңсә дә, кешеләр үлгән җирдә бәхет булмый. Ә Ватан сугышы илле миллионга якын адәм баласының гомерен вакытсыз өзгән тарихи фаҗига. Дөньяны белән идарә итәргә алынган чираттагы кара көч тыныч кына яшәп иген иккән, күмер казыган, чуен койган, балалар үстергән халыклар өстенә ябырылып, дөньяга кан исе таратты. Күп корбаннар сорый торган бу явызлыкка каршы тору өчен зур көч кирәк иде. Андый көч бары тик кол булырга теләмәгән халыкларда гына була. Орыш булган җирдә батырлар, каһарманнар, яу башында тора торган оста әйдәманнар да булла. Әмма җиңүче бары тик халык кына була ала. Сугыш ачучыларның армиясе баштанаяк коралланган булса да, аларда халык дип аталган рухи көч җитенкерәми. Без әнә шул һәрвакытта да җиңүче булып калган халык рухының тантанасына мәдхия җырлап бәйрәм итәбез. Җиңүчеләргә – үрнәк, җиңелүчеләргә – гыйбрәт. Яу кырында һәлак булган шәһитләргә безнең бәйрәм итүебез, дога булып ирешсен иде. Исән калганнарга Ходай сәламәтлектә үткән озын гомер насыйп итсен. Амин.
Татарстан Автономияле республикасы оештырылу турында төрле сүзләр йөри. Татарларны алдау өчен Ленин уйлап тапкан хәйлә дип атаучылар да бар. Белмим, нинди максат күздә тотылгандыр, әмма татар милләте өчен моның әһәмияте зур иде. Дәүләтчелеген югалтып, үлемгә хөкем ителгән һәм инде шуңа ризалашкан татар, автономия дип аталса да, дәүләтле булды, территорияле булды. Чикләре билгеләнде. Әлбәттә, ул чикләр татарлар яшәгән барлык җирләрне дә үзенә сыйдырмады, бик күп милләттәшләребез республикадан читтә калды. Әмма, ни генә булмасын, бу республика безгә кирәк иде. Әгәр заманында ул оештырылмаса 90 нчы елларда суверенитет дип авыз ачарга да туры килмәс иде. Суверенитетка да карашлар төрлечә, анысы икенче мәсьәлә. Ләкин безнең көрәш мәйданыбыз бар. Рух мөстәкыйльлеге өчен көрәш дәвам итә.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|