|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2019 Җәмгыять
Милли Музейда - «Казан адмиралтействосы: Россия флоты хөрмәтенә» күргәзмәсе26 июль көнне Милли Музейда Казан адмиралтействосы тарихы һәм Татарстанда суднолар төзү традицияләре белән таныштыручы күргәзмә ачылачак. Күргәзмәне ачу Россия Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган. Күргәзмәнең нигезен Татарстан Республикасы Милли музее һәм Казанның ведомство музейлары коллекцияләре, Хәрби-Диңгез Флоты Россия дәүләт архивы, Россия борынгы актлар Дәүләт архивы, Россия дәүләт тарих архивы, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Лобачевский исемендәге КФУ Фәнни китапханәсе фондларыннан документлар һәм планнар тәшкил итәчәк.
Иң кызыклы экспонатлар арасында-урман әзерләү һәм корабль урманнарын саклау турындагы документлар, навигация һәм оптик приборлар, артиллерия пушкалары, истәлекле медальләр, карта һәм литография, XVIII-XXI гасыр корабльләре модельләре.
--- |
Иң күп укылган
|