поиск новостей
  • 06.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.03 "Син бит минем бергенәм" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 07.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.03 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 08.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Март
  • Мәрьям Йосыпова - актриса
  • Айдар Хәлиуллин - журналист
  • Мансур Мозаффаров (1902-1966) - композитор
  • Гүзәл Гарәпшина - актриса
  • Нурбәк Батулла - биюче
  • Илдар Рәхмәтуллин - автоузышчы
  • Илмира Нәгыймова - җырчы
  • Фазыл Искәндәр (1929-2016) - язучы
  • Рәис Ханнанов - композитор
  • Мурат Гайсин - җырчы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
18.07.2019 Язмыш

"Төпчегебез бигрәк кечкенә, монысы да исән калмас"

Сугыш чыгып 8 көн үткәч, әнинең алтынчы баласы булып дөньяга килгәнмен. Өч айлык чагымда – әти сугышка киткәндә (кизү чыгып, дүрт абыем да вафат булгач) мине кулына алып: “Рәхимә, бу төпчегебез бигрәк кечкенә, монысы да исән калмас. Сиңа ялгызың авырга кала инде”, – дип саубуллашкан.

Ләкин мин ачлыкка да, кизүләргә дә бирешмичә исән калганмын. Тылдагы халыкка авыр хәсрәт, нык ачлык һәм киемсезлек китергән сугыш елларында үземне белә башладым. Мае хөкүмәткә озатылганнан соң калган сепарат сөте белән тамак туймады. Бәрәңге дә язга җитәр-җитмәс кенә кала иде. Орлыклык бәрәңгеләре калмагач, бәрәңге кабыгын утыртучылар да булды. Халык киемгә дә тилмерде. Мичкә ягарга утын юк, малларга азык хәзерләү ифрат авыр, чөнки бер җирдән дә әзерләргә рөхсәт ителми. Малларны бетергәнгә ничек чыдагандыр әни. Өстәвенә апа белән мине дә тәрбияләп үстерәсе бар бит әле. Чыдаса чыдый икән адәм баласы.
 
Кием тегү өчен кибеттә ситсы юк, булса да алырга акча юк, киемсез дә йөреп булмый бит. Әни сәке асты (туку станогы) сугып әзерләгән материядән киндер күлмәк белән ыштан тегә иде. Әниләрнең үзләренә дә, безгә дә ситсы күлмәкне бәйрәмнәрдә генә киясе булды. Күпме үрмәләп, шуышып йөрсәк тә киндердән тегелгән киемнәребез тиз генә тузмады, бик нык иде. Ир-атлар өстендәге кием бер төстә булды, хәзерге кебек чәчәкле күлмәк-ыштан кимәде. Чәчәкле озын итәкле күлмәкләрне бары тик хатын-кызлар гына киде.
 
Бала чагымда яңа кием кияргә яратмадым. Ямаулы, тузган кием белән дә йөрмәдем, тәртипне, чисталыкны ярата идем. Хәзер дә шулай. Еллар үтеп, икътисадчы булып эшләгәндә чиста киенеп йөрергә тырыштым. Узган гасырның 80нче елларына кадәр юньле юлдан йөрелмәде. Күп вакыт йөрисе юлыбыз Түбән Шөн авылыннан уза иде. Язгы пычракта, басу юлы бөтенләй йөри алмаслык хәлгә килгәнлектән, сәфәрдән болын юлыннан кайтып киләбез. Монда да техникалар йөреп бозып бетергәнлектән, юлның рәте юк. Баткаклыкларны әйләнә-чолгана узып авылыбызга кайтып җитәрәк, безнең белән булган бер апа иренең чалбар балакларына күзе төшеп: “Карале, сазга баткансың бит син. Әнә, Хәсәннең чалбарын кара, тамчы да пычрак тимәгән”, – дигән булды. Киемем кебек, үзем утырып йөри торган техникаларымны да һәрчак юып, сөртеп тордым. Шулай эшләгәндә аларның какшаган урыннарын да күрәсең, аннан ныгытып борып куясың. Болары хәзерге заманда булды. Кабат бала чагыма кайтыйм әле.
 
Әтисез бала булып кимсенеп йөрмәсеннәр дип, апа белән икебезнең өс-башыбызны гел карап, яңартып торды әни. Яңа киемгә киеп таушала башлагач кына ияләшә идем, тәнгә якын була иде.
 
Бөек Ватан сугышы елларында туганыбыз Хәмдениса апаны нәрәд белән фронтка окоп казырга җибәргән булганнар. Сугыштан соң илгә кайткач, аны ни өчендер “комиссар” дип атап йөрттеләр. Тыйнак, сабыр холыклы Хәмдениса апа бу сүзгә исе китмичә: “Әйдә, әйтсеннәр”, – дия иде елмаеп. Әни иртә таңнан кичкә кадәр эштә. Җәй көне басуда, кышын фермада үгез җигеп инештән мичкә белән су ташып, аны терлекләргә җылытып тора иде. Хәмдениса апа вакыт табып, кош-кортларыбызны күзәтә, безне дә карый иде. Укырга керергә яше җитә, хәстәрен күрергә кирәк дип, әни Хәмдениса апаны иптәшкә алып, үзләре белән мине дә ияртеп, Шүләнгер авылына тегүче Миннехан абый янына киттек. Әни кибеттән алган ситсысын Миннехан абыйга биргәч, ул: “Моннан кәчтүм дә, чалбар да чыга. Улыңа бик әйбәт булыр”, – дип, минем үлчәмемне алып машинасы каршына утырды. Тегеп әзер булгач, миңа киертеп карадылар. Әни киемне ошатып, Хәмдениса апа да мактагач, төенчегенә төенләп, кайтырга кузгалдык.
 
1948 елның 1 сентябре. Урамга уйнарга чыктым. Иптәшләремнең берсе дә күренми әле. Бераздан ни күрим, яңа киемнәрен киеп, кулларына чүпрәк букчаларын тотып, Габделхай, Рафыйк, Галәлетдин (хәзер аларның берсе дә юк инде, авыр туфраклары җиңел булсын) мәктәпкә китеп бардылар. Бу турыда бер дә сөйләшкәнебез булмады югыйсә. Очыбызда уйнарга иптәш калмагач, мин дә мәктәпкә китеп бардым. Мәктәптән кайткач Хаҗуафа апам (ул өченче класста укый) әнигә: “Нигә Мансурны мәктәпкә җибәрдең? Киеме начар, җитмәсә яланаяк. Кеше көлкесе бит!” – дип, елый-елый зарланды. Миннән сорап китмәде бит ул дип кенә куйды шул чагында әни тыныч кына.
 
Аннан соң кичке якта әни укытучы Саимә апаларга барып кайтты. Саимә апа аңа: “Яше җитеп җитми, шулай да укырга омтылышлы күренә. Йөрсен мәктәпкә, сүз әйтмә”, – дип киңәшен биргән әнигә. Шуннан соң әни ныклап торып мине мәктәпкә әзерләп җибәрү чарасына кереште. Тиз генә кемгәдер барып яңа чабата алып кайтты. Миннехан абый теккән кәчтүм- чалбар да сандыктан чыкты. Кич утырып, иске арыш капчыгыннан әни букча тегеп бирде. Иртәгесен Саимә апа Әлифба китабы һәм язарга китап битләре алып биргәч, аларның барысын – китап, кара савыты һәм дәфтәрне букчама салып куйдым. Әле уку барышында Пушкин рәсемле дәфтәр ала башлап, аңа 11нче номерлы каләм белән язачакбыз. Бу турыда да әйтте укытучыбыз.
 
Ярмасыз, аз гына бәрәңге турап салып пешерелгән иписез, кычыткан ашы тамакны туйдырмады әлбәттә, буйга да үстермәде. Шуңадыр, буйга әллә ни үсмәдем. Кыска буйлы кешеләр өчен хәзер дә кибет-базарлардан кием табарга кыен. Соңгы елларда Кукмарада бер ательеда үзем ошаткан материалдан киемнәр тектереп алдым да, рәхәтләнеп киям.
 
Сәер холыклы булдым. Сатуда җиңелчә фуражкалар булмагач, күпләр түрәләр кия торган елтыр йонлы кепкалар киеп йөрсә, күңелем моңа да тартмады. Ничек итсәм иттем, элекке фасон белән тегелгән фуражка табып, шуны киеп йөрдем. Мәрхүм кызым: “Әти, бу әрмән фуражкаңны сал инде”, – дип әйтә иде. Нишлисең инде, күңелгә сеңеп калган гадәтне үзгәртеп булмый, үз дигәнчә киенәсең, яшисең.
 
Мансур ХӘСӘНОВ. Кукмара районы, Татар Толлысы авылы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.07.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы