поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
18.07.2019 Фаҗига

«Кайтып җитә алмадык...» (ФАҖИГА)

Туристлык сәфәреннән, гадәттә, гомергә җитәрлек истәлекләр алып кайтабыз. Кызганыч, кайберәүләрдән өйләренә-гаиләләренә кайгылы хәбәр генә килеп ирешә.

Чаллы шәһәреннән бер төркем ерак Мисырга да түгел, ә үзебезнең кардәш-күршеләребез булган Башкортстанга туристлык сәфәренә барган. Алар да күңелләре тулы истәлекләр белән 14 июль кичендә кайтыр юлга чыкканнар. Ләкин Башкортстанның Архангельск районында автобус ауган. Салонда 39 пассажир булган. Авариядә алты кешенең гомере өзелгән, 21 кеше сырхауханәгә озатылган.
 
Татарстан Сәламәтлек саклау ми­нистр­лыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Башкортстан җирендәге авариядә зыян күргән биш кеше Чаллыдагы сырхауханәгә күчерелә, ә ике кеше Уфа сырхауханәсендә кала, аларның хәле авыр.
 
Чаллы шәһәр башкарма комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авариядә һәлак булганнарның барысы да «Лидер-Транс» транспорт-экспедиция компаниясендә эшләгән. Алар коллектив белән туристлык сәфәрендә катнашкан. Чаллы шәһәр башкарма комитеты авариядә үлгәннәрнең мәетләрен алып кайтуны үз өстенә алган. Автобус пассажирлары иминиятләштерелгән булган. «Альтекс» компаниясе дә зыян күргән пассажирларга компенсация түләргә ышандырган.
 
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә Башкортстанда Татарстан автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты.
 
«Юл фаҗигасе кешеләрнең гомерен өзде. Зыян күрүчеләр бар, алар арасында балалар да бар. Аларның тизрәк терелүләрен телим! Һәлак булучыларның гаиләләренең һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны саклагыз», – дип язды Рөстәм Миңнеханов.
 
Чаллы шәһәр хакимияте дә авариядә якыннары һәм туганнары һәлак булганнарның кайгысын уртаклаша. Чаллы мэры Наил Мәһдиев матбугат конференциясендә әйткәнчә, Башкортстанга елгада йөзәргә барган туристларның барысы да «Лидер-Транс» компаниясеннән. Авария китереп чыгарырдай юл шартлары булмаган, дөрес, яңгыр яуган. Шушы автобус авариясендә «Лидер-Транс» компаниясе генераль директоры Михаил Устюжанинның да әнисенең гомере өзелгән.
 
Чаллы авария корбаннары белән хушлаша, мәетләрне шәһәр моргыннан туганнарына тапшыру булды. Авыр югалту хәсрәте кичерүче кешеләргә Ходай сабырлык бирсен.

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 17.07.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы