поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
17.07.2019 Язмыш

"Хыянәт иткәннән соң, ирем белән бергә яши алмадым. Ә сөйгәнемне хатыны куып чыгарды"

Бәхетемне дистә еллардан соң гына тапканыма үкенәмме соң? Юк, мөгаен. Хәзер мин – яраткан кешем янәшәсендә. Әйләнә-тирәмдәге бөтен кешегә каршы чыгып булса да...

Дамирның безнең  сыйныфка  укырга килүен  хәзергә кадәр хәтерлим әле... Укытучы апа дәрескә кап-кара чәчле малайны җитәкләп керде. Ул безнең «яңа» классташыбыз иде. Аны минем белән бер партага утырттылар. Матур зәңгәр күзләрен тутырып каравыннан оялганым әле дә истә.  Шул көнне үк без аның белән дуслаштык. Дуслыкның мәхәббәткә әйләнгәнен үзебез дә сизми калдык. Тугызынчы сыйныфтан соң Дамир укырга башка шәһәргә күчте.  Бик авыр иде, тик сирәк очрашулар хисләребезне ныгытты гына, ләкин аның әти-әниләре дә, минекеләр дә безнең мөнәсәбәтләргә җитди карамады.  
 
Мин – университетның беренче курсын, Дамир училищены тәмамлаганда өйләнешергә карар кылдык. Тик бу хакта  әти-әниләребезгә ничек әйтергә  белми йөдәдек. Сюрприз ясарга булдык.  Ике якны да кафега чакырып,  ниятебезне җиткердек. Тик йөзләреннән сюрпризның килеп чыкмаганын аңладык.  Алар  дүртесе дә, беравыздан, өйләнешерегә иртә әле дип, кырт кисте. Кич буе миңа (аңа да, күрәсең) Дамирның безнең гаиләгә тиң түгеллеген  аңлаттылар. Шулай итеп, җиде юл чатында басып калдык, әти-әниләргә каршы барырга кыймадык. Ул вакытта күпме яшь түккәнмендер... Без аерылыштык... 
 
Укуны тәмамладым да, икенче шәһәргә күчеп киттем. Балачак мәхәббәтем хакында бик авыр булса да, искә төшермәскә тырыштым. Берничә елдан акыллы, төпле генә бер егетне очратып, кияүгә чыктым. Яши башлагач, тормыш ага да ага  икән. Балаларыбыз туды. Без бик үрнәк гаилә булып яшәдек. Артык хисләргә бирелеп гомер итмәдек. Бер-беребезне башны югалтыр дәрәҗәгә  җитеп  яратмадык та бугай. Кирәк дип, җиргә нык басып яшәдек.  
 
Әнә шулай 18 ел үтте. Олы кызым белән университетка документлар тапшырырга чыгып киттек. Кабул итү комиссиясеннән чыкканнан соң,  ашыкмыйча гына уку йорты янындагы паркны әйләнеп килергә булдык. (Автовокзалга барырга иртә иде әле.)  Бераз йөргәч, эскәмиягә барып утырдык. Күрше утыргычта бер кыз бала утыра иде. Күз кыры белән генә аны күзәтәм. Борчыла, минут саен диярлек телефоннан шалтырата. Сөйләшү барышыннан аның әтисен көткәнен аңладым.  Ниһаять, әтисе килде. Килде... Дамир!..  Миңа ул бөтенләй үзгәрмәгән кебек тоелды: шул ук уйчан зәңгәр күзләр, йөзендә шундый ук елмаю... Ул да мине танып алды. Бер-беребезне белмәгән кыяфәт чыгармадык, андый теләк тә булмады бугай.  Күрешеп, сөйләштек. Ул үзен бик тыныч тотты. Саубуллашкан чакта  кулымны кысты. Шундый каты итеп кысты ки, бу вакытта  аның эчендә уйнаган бөтен утны сиздем. Ул үзенең визиткасын калдырды. Мин аны башта ыргытмакчы да идем, тик  аның тавышын тагын бер кат ишетергә теләвемне аңладым. Очраштык һәм... үткәннәргә кайтып киттек... Әйтерсең, ансыз үткән еллар булмаган да. Без аның белән һаман да яшь кыз белән яшь егет идек. Гаиләләребезне бик яратсак та, күзләребездә бер-беребезгә карата мәхәббәт уты дөрләгәнен күрдек... 
 
Хыянәт иткәннән соң, ирем белән бергә яши алмадым. Аерылдык. Дөрес, башта ул моңа риза булмады. Уйлыйм әле, диде. Ә Дамир дөресен сөйләгәннән соң, аның  гаиләсендә зур гауга чыкты. Хатыны өйдән куып чыгарды, ә кызы гомерендә гафу итмәячәген әйткән. Дамирның гаиләсе минем аркада таркалганын белгәч, әнисе шалтыратып  ниләр  генә  әйтеп бетермәде. Ләкин миңа инде күптән 20 яшь түгел иде. Балаларым башта минем белән аралашырга теләмәде.  Бигрәк тә  олы кызым, чөнки ул Дамирның кызы белән вузның бер  корпусында укый иде. Очраша калсалар,  бер-берсен күрмәмешкә салышып узганнар.  Бик авыр вакытлар  булды ул. Ләкин  яшьлектә  яраткан ярымнан аерылганда җан ныграк әрнегән иде. Әкренләп  якыннарыбыз безнең бәхетне кабул итә алды. Ә без Дамир белән, тормышның тәмен табып, бер-беребезгә терәк булып, инде сигез ел бергә яшибез. Ул еллар минем тормышымның иң бәхетле чоры.  Гаеп тә итәрсез. Оятсыз дип әрләүчеләр дә булыр, тик күпчелек хатын-кызлар мине аңлар. Җан сөйгән кешең белән яшәгәндә генә тормыш матур бит ул...  
 
                                                                                  Асия. Түбән Кама. Сөембикә 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы