|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2019 Фаҗига
Тагын тәрәзә: Зәйдә өч яшьлек сабый егылып төшеп һәлак булганТатарстан Тикшерү комитеты Зәйдә өч яшьлек малайның тәрәздән егылып һәлак булу фактын тикшерә. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. “Узган якшәмбедә иртән, өченче каттагы ачык тәрәзәдән бала егылып төшкән. Баланың башы яраланган була, аны хастаханәгә озаталар. Ләкин икенче көнне бала вафат булган”, - диде Шептицкий.
Татар-информ язуынча, әни кеше ике баласы белән өйдә булган, йорт эшләре белән шөгыльләнгән, вакыт-вакыт бүлмәдән чыгып китеп торган. Бер мизгелдә малай кечкенә өстәлгә, аннан соң тәрәзә төбенә менгән. Шуннан соң ачык калган тәрәзәдән асфальтка егылып төшкән.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|